Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Мин үләм, һәм барысы да минем нинди яхшы булуымны сөйләрләр»

Имтиханнар, мәктәптәге буллинг яки тирә-юньдәгеләрне җәзага тартырга тырышу – болар барысы да балаларны үз-үзләренә кул салуга этәргән сәбәпләр. Моңа популяр артистлар да, интернет та йогынты ясый, дип саный медицина фәннәре докторы, КДМУ психиатрия кафедрасы профессоры Ләйлә Шәйдукова. Авыр вакытларда яшүсмернең башында нинди уйлар кайный?

news_top_970_100
«Мин үләм, һәм барысы да минем нинди яхшы булуымны сөйләрләр»
2022 елда 22 бала үз-үзенә кул салган, 2021 елда 11 бала, аларның иң кечесенә нибары 11 яшь булган.
Рамил Гали / «Татар-информ»

«Ул моңа сәләтле дип беркем дә уйламады»

Куркыныч саннар: балалар арасында суицидлар саны 100 процентка артты. Бу статистиканы Татарстанда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец узган ел ук китергән иде. Бу хакта балалар омбудсмены республика Дәүләт Советы утырышында белдерде, дип яза «Татар-информ»га Елена Фенина.

2022 елда 22 бала үз-үзенә кул салган, 2021 елда – 1 бала, аларның иң кечесенә нибары 11 яшь булган. Быелгы очраклар саны турында мәгълүмат әлегә юк.

Медицина фәннәре докторы, КДМУ психиатрия кафедрасы профессоры Ләйлә Шәйдукова, балаларның суицидка омтылышын тану җиңел түгел, шулай да сизгер һәм игътибарлы ата-аналар моны аңлый ала, дип сөйләде.

«Миңа үз-үзенә кул салган кызның әбисе һәм әнисе мөрәҗәгать итте. Кыз яхшы һәм бай гаиләдән, бик яхшы укыган. Беркем дә аның мондый адымга барырга мөмкин булуын уйлап та карамаган, чөнки ул тирә-юньдәгеләргә бернәрсә дә сөйләмәгән. Ләкин ул 2 ай дәвамында һәр төн саен ышаныч телефонына шалтыраткан, һәм анда аңа киңәшләр биргәннәр, ләкин барысы да аноним булган. Ышаныч телефоны аша ул психолог белән сөйләшкән, ләкин аларның яшүсмерләрне препаратлар белән дәвалау вәкаләте юк, сөйләшү дә аноним рәвештә генә барган. Ахыр чиктә, кыз барыбер үз-үзенә кул салган», – дип сөйли Ләйлә Шәйдукова.

Хәзерге вакытта суицид темасы беркайчан булмаган кебек актуаль, ди профессор. Моңа китерүче проблемалар бик күп. Ләкин беренчесе һәм иң мөһиме – тышкы мохит тәэсире, дип сөйли Шәйдукова.

«Мәктәп кайвакыт балага укытучылар тарафыннан да, сыйныфташлар тарафыннан репрессив тәэсир итә. Буллинг, моббинг кебек күренешләр еш очрый, ягъни баланы бөтен төркем белән яисә бер кеше тарафыннан эзәрлекләү күзәтелә. Кайвакыт хәтта укытучылар үзләре дә эзәрлекләүләр оештыра, алар үзләренә ошамаган яшүсмерне башка укучыларга яманлый. Күпчелек очракта исә моны укучылар үзләре эшли», – дип аңлата психиатр.

Моннан тыш, гаилә эчендәге атмосфераның тәэсире дә мөһим роль уйный. Татарстан, рәсми статистика буенча, Идел буе федераль округында аерылышулар саны буенча өченче урында тора – гаиләләрнең 70 проценты таркала. Димәк, шул ук сандагы балалар деструктив һәм дисфункциональ гаиләләрдә яши. Әлеге гаиләләрдә даими рәвештә талашлар чыгып тора, традицияләр юк һәм, мөгаен, төрле бәйлелекләр бар.

Гаиләнең таркалуы яшүсмер өчен мөмкин булган иң көчле психотравматик вакыйгаларның берсе булып тора, ди Ләйлә Шәйдукова.

«Интернет та зур роль уйный. Соңгы вакытта яшүсмерләр селфхарм кебек аутодиструктив гамәлләр кыла башлады, үзләрен пычак, лезвия, төрле үткен предметлар белән кисә. Алар кулларын да, аякларын да, хәтта тәннәрен дә кисәләр», – дип сөйли ул.

Җәмгыятьнең төп бурычы – суицидны профилактикалау, ди Ләйлә Шәйдукова.

Фото: © стоп-кадр видео

«Үлем культы алга сөрелгән Аниме безнең яшүсмерләр арасында да үсеш ала»

Ләйлә Шәйдукова фикеренчә, үз-үзеңне бетерү модасы Япония, Көньяк Корея һәм Кытайдан килгән.

«Бу культура Россиянеке түгел. Исегезгә төшерәбез, бу – харакири модасы, ул – Россиягә хас булмаган тематикадагы төрле мультфильмнар. Үлем культы һәм үлемгә мәхәббәт җырланган Аниме безнең яшүсмерләр арасында да тарала. Мәсәлән, Япон, Көньяк Корея һәм Кытай айдоллары яки икенче төрле әйткәндә идоллары бар. Яшьләр өчен алар зуррак әһәмияткә ия, алар безнең яшүсмерләрнең акылларын һәм фантазиясен биләп ала», – дип сөйли профессор.

Шәйдукова билгеләп үткәнчә, бу артистлар арасында суицид тенденциясе бик популяр. Соңгы 3 елда гына 4 идол үз-үзләренә кул салган, шулай итеп, алар үзләрен шашып күзәтеп баручы яшь җанатарларына үрнәк күрсәткән.

«Яшүсмерләрнең үз-үзләренә кул салуының чираттагы сәбәбе – психик тәңгәлсезлек чоры: бала да түгел, олы кеше дә түгел. Бу – 11 яшьтән 15 яшькә кадәрге чор, хәзер бу сан 18 яшькә кадәр җитә. Бу – озын яшүсмерлек чоры: 18 яшькә кадәр организм әле үсә, гормоннар арта. Малайларда тестостерон арта, адреналин көчәя, шул исәптән кызларда да. Бу – агрессия өчен җаваплы гормон. Кайвакыт бу агрессия читкә юнәлергә мөмкин. Үз-үзеңә юнәлтелгән агрессия суицидка китереп җиткерергә мөмкин», – дип аңлата психиатр.

Җәмгыятьнең төп бурычы – суицидны профилактикалау, ди Ләйлә Шәйдукова.

«Баланың бу адымга барырмы, юкмы икәнен алдан әйтү бик авыр. Чөнки аның бердәм билгеләре юк. Бу – ярлы гаиләдән булган яшүсмер дә булырга мөмкин, яисә бик бай гаиләдән дә булырга мөмкин. Характерлаучы портрет юк. Бу шулай ук имтиханнарда алган балларыннан канәгать булмаган яхшы укучы кыз да булырга мөмкин, әти-әнисе эчеп, баласына бернинди игътибар булмаган яшүсмер булуы да ихтимал. Җәмгыятьтә бертөрле мавыгулар, омтылышлар, хоббилар юк. Барысы да төрле. Ә суицид бер. Суицидның сәбәпләре бик күп һәм һәркемнең үзенеке», – дип сөйли психиатр.

Психиатр фикеренчә, яшүсмер озак вакыт үз-үзенә кул салуга әзерләнгән очракларны гына фаразларга мөмкин.

«Мондый очракларда баланың үз-үзен тотышында суицид билгеләре барлыкка килә. Ул үз-үзенә бикләнә, караңгы эчтәлекле китаплар укый, йокысызлыктан интегә. Интернетта шундый эчтәлектәге сайтларга керә, суицидентлар өчен чатларда аралаша. Бу чатларда ул үз хисләре, тәэсирләре белән уртаклаша һәм кемгәдер үз-үзенә кул салу нияте турында әйтә дә ала. Әмма суицидларның бер өлеше – тулысынча импульсив. Алар мәктәптәге мыскыллаулар, БДИдан курку, ата-аналар белән нинди дә булса конфликтлар аркасында килеп чыга», – дип аңлата профессор.

«Суицидларның бер өлеше – тулысынча импульсив. Алар мәктәптәге мыскыллаулар, БДИдан курку, ата-аналар белән нинди дә булса конфликтлар аркасында килеп чыга».

Фото: © Михаил Захаров / «Татар-информ»

«Яшүсмер үлемнең төзәтеп булмый торган күренеш икәнен аңламый»

Өченче вариант – нәрсәгә дә булса протест белдерү буларак кылынган суицид. Тирә-юньдәгеләрне җәзаларга тырышу, аларга оят булуын теләү өчен кылына, ди Шәйдукова.

«Том Сойер феномены бар. Исегездә тотыгыз, Том Сойер болай дип уйлаган: «Менә мин үләчәкмен, һәм апам Полли һәм башкалар минем нинди яхшы булуымны сөйләячәкләр». Яшүсмер үлемнең төзәтеп булмый торган күренеш икәнен аңламый. Шуңа күрә аның үлем турында уйлары тормышны туктатачак күренеш буларак түгел, ә тирә-юньдәгеләрне җәзалау коралы буларак барлыкка килергә мөмкин. Кызганыч, яшүсмернең үлемгә мөнәсәбәте хәтта шундый булырга мөмкин. Үлем – тирә-юньдәгеләрне җәзалау коралы буларак яки үз хаклыгын исбатлау буларак», – дип сөйли Ләйлә Шәйдукова.

Яшүсмерләрнең аерым категориясе – шизофрения һәм биполяр бозыклыклар кебек психик авырулары булган кешеләр, дип аңлата ул.

«Шизофрениядә нинди дә булса гамәлләр башкарырга боерык бирүче тавышлар ишетелә, ә биполяр аффектив бозыклык вакытында депрессия фазасы һәм меланхолик депрессия барлыкка килә. Ул – үз-үзенә кул салуның нигезе, сәбәбе булып тора. Суицид уйлары – депрессия бозыклыклары өчен критерий», – ди психиатр.

Яшүсмернең үз-үзенә кул салу омтылышы еш кына яшерен була, тирә-юньдәгеләрнең берсе дә, бала шундый кискен адымга барачак, дип уйлап та карамый.

«Ата-ана баласының суицидка әзерләнүен ачыкларга тырышырга тиеш. Калганнары, шул исәптән тәрбия дә, баланың гомере булганда башкарылачак. Гомере булмаса, тәрбия дә юк», – дип нәтиҗә ясады профессор.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100