Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Мин уйнарга тиеш» – Айгөл Бариеваның улы Камил беренче спектаклен әтисенә багышлаган

news_top_970_100
«Мин уйнарга тиеш» – Айгөл Бариеваның улы Камил беренче спектаклен әтисенә багышлаган
Айгөл Бариеваның телеграм каналыннан

Айгөл Бариеваның улы Камил үзенең беренче премьерасын мәрхүм әтисенә багышлаган. Бу хакта җырчы телеграм каналында хәбә итә.

«Кичә Мәскәүдә «Коломбо» спектакленең премьерасы булды. Улым, Камилем, сине чын күңелдән котлыйбыз! Үзеңнең беренче спектаклеңне син әтиеңә багышладың. 

Әтиең синең белән горурлана. Ул сеңлең белән сиңа һәрвакыт ярдәм итеп, сезне яклап-саклап торачак. 

Камил спектакльдә төп рольдә иде. Аңа бу зур югалтудан соң уйнавы би-и-ик авыр булды. Әмма зираттан соң Мәскәүгә киткәндә ул: «Мин уйнарга тиеш! Әтием минем уйнавымны теләде! Бу спектакль һәм алкышларны мин әтиемә багышлаячакмын», – диде. 

Котлыйм, улым. Син әтиеңнең исемен, Юсиповлар фамилиясен танытырга, дәвам итәргә тиеш!» – дип яза ул. 

Телеграм каналны укып баручылар Камилгә иҗади уңышлар тели. «Котлыйбыз, Айгөл, искиткеч акыллы, инсафлы балаларны сезнең кебек зәвыклы әти-әниләр генә тәрбияли ала», «Камил, синең белән барыбыз да горурлана», – дип язганнар.  

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100