Мин иремнең олы кызын 10 яшьтән бирле үстерәм. Инде 6 ел узды. Безнең 2 уртак кызыбыз да бар. Һәм шул 6 ел буе мин кешедән бер сүз ишетәм: имеш, мин Алинәне яратмыйм, чөнки ул – миңа чит бала. Янәсе, үзең тапмаган баланы яратып булмый.
Булмыймыни?
Бала кечерәк булса – җиңелрәк, рәхәтрәк. Ә үсмерне ярату – авыррак, әмма мөмкин. Тик кешеләр моңа ышанмый. Мине еш гаеплиләр: Алинәне орышсам – сәбәбе бер: «Үз баласы түгел бит ул!»
Ә нигәдер, кечеләрен орышканда, бер сүз дә әйтмиләр. Аларга да бит шул ук таләпләр – өйне җыештыру, дөресен сөйләү, дәрес әзерләү. Ләкин әби-бабай Алинә өчен утка-суга керә: ниләр генә эшләсә дә, ул хаклы. Ничек кенә ялганлап бирсә дә – алар шуңа ышана.
Кыз:
– Әни (әйе-әйе, башкаларга шулай ди, тик миңа исемем белән мөрәҗәгать итә) мине куркытты, инглиз теленнән «2»ле алган өчен әрләде, телефонымны алды… – дип зарлана.
Ә мин нәрсә эшлим? Бу инде – дүртенче, бишенче «2»ле бит! Өй эшен эшләми, миңа исә «эшләдем» ди. Үз кызларым шулай итсә – аларга да шул ук тәртип. Әгәр аңламаган булса – утырып аңлатабыз. Ә ялган өчен җавап тотасы бар.
Беркөнне түзмәдем дә сорадым:
– Нигә сез кечеләре өчен шулай көрәшмисез? Аларга да эләгә бит!
Җавап урынына – уфтану авазлары…
13 яшендә Алинә:
– Әтием мине яратмый! – дип, әбисенә барып зарланган.
Һәм әби-бабай моны раслаган. «Сине кызганабыз», – дигәннәр.
Аларча, әз генә шелтәләсә – яратмый, теләгән әйберен алмасаң – яратмый, савыт-саба юдырсаң – бөтенләй нәфрәт…
Ә барысының тамыры шул ук: «Ул бит синең үз балаң түгел». Әйе, мин аны тудырмадым. Ә нишлик соң?
Мин аны яратам. Үз кызым түгел, әмма бу – иң кадерле туганга булган мәхәббәттән катлаулырак, тирәнрәк хис. Бу мәхәббәтне аңлатырлык сүз юк әле.
Хәзер Алинәгә 16 яшь. Ул педагогия көллиятендә укый. Үзе сайлады, чын күңелдән теләп йөри. Аны староста итеп куйдылар. Аңа бик авыр, без еш сөйләшәбез: ничек төркемне дуслаштырырга, каршылыкларны ничек чишәргә…
Ул булдыра. Мин моны аның елмаюыннан ук аңлыйм.
Авыр булса – сизәм. Еласа – яныма килә. Сөйгән егете белән кыенлыклар – минем белән бүлешә. 2 көнгә меню уйлыйбыз – бергә.
Ә беркөнне, мин эштә чакта, ул үзе аш пешереп куйды. Мин аның белән горурланам. Мин аны яратам.
Әйе, минем хаталарым булды. Бик күп. Тәҗрибәсезлек, белмәү – әмма беркайчан да начар ният белән түгел. Мин аңа яра салырга түгел, терәк булырга, өйрәтергә теләдем.
Чит бала дип түгел – үз балам дип…