Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мин - әти-әнинең колы

Мин һәрвакыт өйләрендә бәйрәм рухы һәм шатлык хөкем сөргән гаиләләргә көнләштем. Һәрчак зур гаиләләргә кызыктым, һичьюгы абыем булуын теләдем. Әмма мин өлкән яшьтәге әти-әниемнең бердәнбер баласы идем.

news_top_970_100

Мин әти-әниемнең колы булдым. Алар мине балачактан ук бик кырыс тәрбияләделәр. Урамда озак уйнарга, өйгә дусларымны алып килергә ярамады. Әни һәрчак безнең гаилә белән идарә итәргә, әтинең гел үзенең кагыйдәләренә буйсынуын, килешүен теләде.

Әтинең холкы йомшаграк булды, шуңа күрә ул бөтен кайгысын аракы белән басты. Ул бервакытта да әни белән талашмады, әмма аның белән килешмәде дә. Чираттагы низагтан соң ул өй янындагы кафега дуслары янына китте. Эчеп исергән дә төн уртасында гына кайтты. Әни шундый ачуланды. Ә әти үзенең бөек музыкант була алмый калуында әнине гаепләде. Минем әни бик көчле хатын-кыз иде һәм безнең зәгыйфь гаиләне ул гына тотып торды. Кайчан килеп чыккандыр, әмма үзенең көче һәм абруе белән әни минем шәхесне, миндәге потенциалны һәм үз-үземне күрсәтү теләген басып, изеп-сытып юкка чыгарды. Әле дә исемдә, мин ясаган беренче рәсемнәрдән шулкадәр көлгән иде әни. Мин макияж ясау курсларына язылырга теләк белдергәч тә, «Бу сиңа ярдәм итмәячәк, чөнки син әтиеңә охшагансың», - диде. Миңа бик авыр булды, гарьләндем. Әни әйтә икән, димәк, бу чыннан да шулайдыр дип уйладым.

Мин үз эчемә бикләнгән бала идем, дусларым да аз булды. Хәтта туганнар белән дә җылы мөнәсәбәттә түгел идек. Әни сүзләренчә, алар безнең белән аралашудан ниндидер файда гына эзли, әмма хәзер без бик фәкыйрь яшибез һәм алар безгә мохтаҗ түгел. Хәзер, еллар узгач аңлыйм, әни бу сүзләрне булдыксызлыктан һәм көнләшүдән әйткән булган.

Мин мәктәпне алтын медальгә тәмамладым һәм университетка керергә әзерләнә башладым. Яшьтәшләрем егетләр белән очрашуларга йөргәндә, мин өйдә утырырга һәм ирек турында хыялланырга мәҗбүр идем. Без кечкенә шәһәрдә яшибез, имеш-мимешләр, гайбәтләр бик тиз тарала, шуңа күрә әни үзен тыңламавын белгәч, бөтен шәһәргә адәм хуры буласым килми иде.

Университетка кердем. Монда минем тормыш әзме-күпме үзгәреп китте. Яңа кешеләр белән таныштым һәм тормыш ул кадәр үк ачы, төссез булып тоелмый башлады. Әмма әни мине кулда тотудан туктамады. Мин параларда тоткарланып калсам, ул университетка килеп, мине кечкенә бала кебек сөйрәп алып кайта, бөтен кеше ишетерлек итеп ачулана иде. Аңлашыла инде, мондый хәлләрдән соң бер генә егет тә миңа игътибар итмәячәк дип уйладым.

Мәхәббәт миңа өченче курста укыганда килде. Ул миннән зуррак иде. Күз явын алырлык чибәр егет. Мондый мәхәббәткә ничек лаек булуымны аңламадым. Бар нәрсәдә дә аңа ярарга тырыштым. Шулай итеп аның мәхәббәтен яулармын дип уйладым.

Әлбәттә, бу хакта әти-әни белмәде. Берникадәр вакыттан соң егетем миңа үзе белән йокларга тәкъдим итә башлады. Өйләнешәчәкбез, мине үзебезнең өйдән алып китәм һәм безнең чынлап та бәхетле гаиләбез булачак дип вәгъдә итте. Барысы да нәкъ мин хыялланганча. Берара аның шартларын ризалашырга да уйладым.

Әмма берсендә безне урамда әни очратты. Ә анда ниләр булганын искә төшерергә дә оят. Ул бөтен кеше ишетерлек итеп, миңа начар кыз, фахишә дип кычкырды. Мондый кыяфәт белән миңа беркем дә өйләнмәячәк дип әйтте. Бу тавышка безнең янга кешеләр җыелыша башлады. Әни яңагыма сугып җибәрде һәм еламаска кушты. Егетемнән гафу үтенергә дип борылганда аның эзе суынган иде инде. Ул китте. Бәлки бу яхшыгадыр да, мондый туган-тумача кемгә кирәк инде?

Әни мине өйгә алып кайтты һәм җәнҗал куптарды. Ул миңа егетем белән күрешүне тыйды. Бу кирәк булгандыр дип уйламыйм. Шуннан соң ул егетне бер тапкыр да очратмадым. Әмма шушы вакытта калган яра һаман да мине газаплый. Бу хәлләр турында әни бөтен туганнарга сөйләп чыкты һәм алар безгә килгән саен мине шелтәләмичә калмыйлар. Шул көнне бер нәрсә аңладым: миңа китәргә кирәк һәм ераккарак китәргә! Бу хыялымны университетны бетергәч чынга ашырдым. Күрше илдәге университет магистратурасына документлар тапшырдым. Мине анда кабул итүләре миңа гына түгел, ә гаиләмә дә яңалык булды.

Әти һәм әни иртәдән кичкә кадәр минем белән ачуланышты. Әни мине рәхмәтсез бала дип тиргәде, янәсе, аның хуҗалыкны алып барырга көче юк, ә мин ярдәм итәсе урынга аларны ташлап китәм. Әле туганнар да килеп, миңа берни дә барып чыкмаячак дип әйтеп торды. Әни алар яклы иде.

Әмма мин киттем.

Инде берничә ел чит илдә яшим. Ә әти-әни һаман да мине контрольдә тота. Алар миңа һәр кич шалтырата. Әгәр мин трубканы алмасам, әнинең истерикасы башлана, кан басымы күтәрелә, ә соңыннан чирләвендә мине гаепли. Әти-әнине ташлый алмыйм, чөнки мин аларның бердәнбер терәге. Чынлыкта мин аларны кайгыртырга тиеш тә инде, әмма алар әле дә мине акча белән тәэмин итеп тора. Мин моннан бик туйдым. Ышанычлы, тугры кеше табып, кияүгә чыгасым килә. Ләкин мине һәм гаиләмне һәркем кабул итә алмаячак. Чөнки миңа өйләнсә, миңа «ияреп» бер кочак проблема киләчәк: минем комплексларым, өлкән әти-әнием һәм финанс мәшәкатьләре.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100