Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Мин телик карадым, әти коверга төрелгән килеш ятты». Нәни малай атасын үтергәнне күргән

news_top_970_100
«Мин телик карадым, әти коверга төрелгән килеш ятты». Нәни малай атасын үтергәнне күргән
"Татар-информ" архивы

Пермь краеның Соликамск шәһәрендә яшь әтине баласы каршында вәхшиләрчә үтергәннәр. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.

8 майда Соликамск шәһәре янында 8 яшьлек малай әтисен үтергәнне күреп тора. Анна исемле хатын абыйсы үлгәнен 2 атна узгач кына белә. Башта Константинны югалган дип уйлыйлар, ул берничә көн өйдә дә, эштә дә күренми, телефонына да шалтыратып булмый. Башта Анна аны үзе эзли, аннары социаль челтәрләрдә хәбәр тарата.19 майда Константинның үлүе билгеле була.

39 яшьлек Константинның 3 хатыннан 3 баласы була. Олылар әниләре белән яши, кечесе Филиппны ул үзе үстерә. Елена белән Константин магний заводында эшләгәндә таныша. «Мин тулай торактагы бүлмәмнең ачкычын бирдем, Костя белән Елена шунда күчте, Филя да алар белән яши иде. Филя Костяны яратты. Елена Филиппны тәрбияләгән кыяфәт чыгарды. Гел талаштылар. Костяның акчасы беткәч, Елена чыгып китә иде. Аннары акча алган көнне кайтты. Мин аңа, Еленаны ташла, дип гел әйттем, ә ул, яратам, диде», – ди Анна.

Талашкач, Костя Еленаны кыйный, Елена пычакка ябыша торган була. Чираттагы талаштан соң, Елена әйберләрен җыеп чыгып китә. Туганнарына бара. Костя улын алып, Елена белән татуланышырга дип, бирегә килә.

«Анда Ленаның туганнары күп була, эчәләр. Талаш чыга, Костяны кыйный башлыйлар. Моны Филипп күреп тора. Абыйның кабыргаларын сындыралар, башын тишәләр, каблук белән муенына басалар», – ди Анна.

Аннары Костяны коверга төреп, сарайга чыгарып аталар, шунда ул 1 атна ята, аннары мәетне урманга алып китәләр. Филиппны куркыталар, дәшмәскә кушалар.

Үтерүдән соң икенче көнне Филяны Надежда апасы эзли, Еленага шалтырата. «Ул Филипп үзе белән булуын әйтте, имеш, Костя аны кичен китергән, үзе чыгып киткән һәм югалган. Мин Филяны телефонга чакырдым. «Надя апа, мине алып китегез моннан», – диде. Мин балигъ булмаган балалар инспекциясенә шалтыраттым, икенче көнне аны балалар йортына алып киттеләр», – ди Надежда.

Ул чакта Константинның мәете коверга төрелгән килеш сарайда ятуын беркем дә башына китерми. 16 майда Филяның биологик анасын ана булу хокукыннан мәхрүм итү турында комиссия була. «Мин аны үзем үстермәкче идем. Анасы бик каты эчә. Костяга да ышанып бетә алмыйм. Комиссия Костя кирәк булуын әйтте. Мин Аннага аны эзләү өчен полициягә барырга куштым. Аннары оперативниклар Филипп янына балалар йотына бара. Бала, күз яшьләренә буыла-буыла, атасын үтерүләре турында сөйли», – ди Надежда.

«Әтигә пычак кададылар. Алар минем күргәнне күрмәде. Кухнядан чыктылар, кем бита, кем дубинка, кем табуретка тоткан. Аннары алар бөтенесе йоклады, мин телик карадым, ә әти коверга төрелгән килеш иде», – ди бала.

Костяның мәетен тапкач та, Елена үзенең катнашы булуын танымаска маташа. Аннары, берничә көн узгач, барысын сөйли. «Мин аны яраттым, ләкин ул мине кыйнады, бөтен кеше белә. Мин ярдәм сорадым. Шулай килеп чыкканга үкенмим дә. Җитте инде мине кимсетүләр, кабыргаларымны сындырулар. Аллага шөкер, котылдым», – дигән Елена танышларына.

Еленаның сеңлесе сүзләренчә, алар тулы, яхшы гаиләдә үсә. Ләкин 1997 елда әтиләре каты эчә башлый, аналарын кыйный, төрмәгә утыра, тормыш тәмугка әверелә. «Башта олы апа өйдән китте. Аннары Лена, аңа 16 яшь иде. Әти белән әнине ата-ана хокукыннан мәхрүм иттеләр, мине көчләп кияүгә бирделәр. Миңа 16 яшь иде. Мин апаны акламыйм, ул куркыныч кеше», – ди Еленаның сеңлесе.

Костяны җирлиләр. Еленаның ике туганын тоткарлыйлар. Тикшерү бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100