Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Мин татарча сөйләшәм»: онлайн формат, көмеш билге, «Тукай квест», альтернатив музыка

Иртәгә Габдулла Тукай туган көнендә унбишенче тапкыр «Мин татарча сөйләшәм» акциясе узачак. Быел нинди яңалыклар кертелгән? Ни өчен концертка Ришат Төхвәтуллин җәлеп ителгән? Яңа премия кемнәргә биреләчәк һәм акчалата булачакмы? «Татар-информ» хәбәрчесе болар хакында хәрәкәтне оештыручылардан сорашты.

news_top_970_100
«Мин татарча сөйләшәм»: онлайн формат, көмеш билге, «Тукай квест», альтернатив музыка
Салават Камалетдинов

«Мин татарча сөйләшәм» һәрвакыт яңалыкны сынап караучы хәрәкәт буларак үсте»

«Мин татарча сөйләшәм» акциясен башлап җибәрүчеләренең берсе, оештыручы Тәбрис Яруллин хәрәкәтнең яңалыкларын һәм үзенчәлекләрен санап чыкты.

Башка елларга караганда, быел барлык чаралар да аерылып тора дип саныйм. Авыр шартлар, кыен вәзгыять булуга карамастан, унбиш ел дәвамында оештырылып килгән хәрәкәт барыбер үткәреләчәк, әмма онлайн форматта узачак. Минемчә, бу — татарлар өчен бик файдалы. Булган чараны онлайн күрсәтү бар иде, ләкин нәкъ менә социаль челтәрләр өчен онлайн-проект ясау әлегә булмады. Мондый форматны сынап, гадәткә кертеп җибәрүне дөрес дип саныйм.

Дүрт ел буена яңа башкаручыларны эзләгәндә интернетта конкурслар уздырып килдек. Бу — таныш формат. «Мин татарча сөйләшәм» һәрвакытта да яңалыкларны сынап караучы хәрәкәт буларак үсте.

Алай гына да түгел, «Татар-дозор» квест уены да быел онлайн узды, «Татарча Википедия»гә дә тарих, мәдәният, шәхес темаларына багышланган материаллар килде, җиңүчеләргә акчалата бүләк каралган. Элек без элмәләрне, фотога төшереп, тикшереп чыга идек, үз-үзеңне изоляцияләү вакытында ул эшне башкарып булмый. Шуңа күрә барлык дәүләт учреждениеләре, министрлыклар, федераль дәүләт органнары оешмаларының Татарстанда эшләүче бүлекчәләре, муниципалитетларның социаль челтәрләрен ике теллелеккә онлайн тикшереп чыгачакбыз. «Тяжело с татарским» антипремиясе быел да булачак.

Тел темасына күп сөйләшәчәкбез. Фән, тел, иҗтимагый эш һәм яңа мәдәниятне үстерүдә өлеш кертүчеләргә үзебезнең рәхмәт билгесен булдырдык. Әлегә ул акчалата түгел. Үз билгебезне көмештән ясаттык. «Мин татарча сөйләшәм» акциясен уйлап табучылар, оештыручылар арасында яшьләргә шундый премия тапшырасыбыз килә. Безнең арада гына да бик күп кеше бар, бәлки алар танып алуны да көтмидер, ләкин алар күләгәдә кала кебек. Шул ук вакытта алар игътибарга лаек: сәнгать, фән, мәдәният өлкәләрендә күп эшләп, эш дип янып йөреп, күренми дә калалар. Шуңа күрә без «Мин татарча сөйләшәм» хәрәкәте исеменнән аларга көмештән ясалган рәхмәт билгесе тапшырачакбыз. Алар өчәү булачак. Сайлаган вакытта төрле хәлләр килеп чыга, шуңа да номинантларны алдан әйтеп тормыйбыз.

«Ришат Төхвәтуллин тулысынча бөтен кысаларга туры килде»

Унбиш ел элек сәхнәгә үзләренең беренче адымнарын ясаган кешеләр чыккан иде. Илгиз Шәйхразиев, Ittifaq төркеме һ.б. күп еллар дәвамында «Мин татарча сөйләшәм» хәрәкәте сәхнәсендә чыгыш ясады. Аларны хөрмәт итәм, яратам, рәхмәт әйтәм. Мин аларны гел сагынам, күп тапкырлар тыңлыйм. Әмма унбиш ел элекке кебек үк, быел да зур аудиториягә яңа исемнәр чыгачак.

Аларга ярдәмгә эстрада җырчыларын да чакырдык. Үзенчәлекле, җанлы чыгыш ясый алсын, аудиториясе яшьләр булсын дип сайладык. Фирдүс Тямаевка мөрәҗәгать иткән идек, ләкин без программаны февраль аенда ук төзи башладык, ул вакытта чараларны ябу турында сүз булмады. Анда Фирдүснең концерт туры билгеләнгән иде, бөтенләй башка шәһәрдә чыгыш ясарга тиеш иде.

Ришат Төхвәтуллин исә тулысынча безнең кысаларга туры килде. Мин аның белән танышканда ук ул: «Тәбрис, мин сезнең берләшмәне беләм, чөнки Башкортстаннан делегат булып килеп, татар яшьләре форумында чыгыш ясаганым булды», — дигән иде. Ришат безнең хәрәкәтне яхшы белә, аудиториясе — яшьләр, тере тавышка җырлый…

«Альтернатив музыка — бер элемент кына»

«Мин татарча сөйләшәм» экспериментларга гел ачык булды. Ул кешеләргә, аны оештыруда катнашучыларга, килүче кунакларга, күреп белүчеләргә тәэсир итә торган чара. Ул киләчәктә дә ачык булып калырга тиеш.

«Мин татарча сөйләшәм» — музыка өлешеннән генә тормый, ул — тел активизмы. Хәрәкәтне үз иткән, татар теле өчен җан аткан кеше аны нәкъ менә татарча һәм заманча булганы өчен ярата. Әлбәттә, альтернатив музыка моңа зур йогынты ясый, ләкин ул аның бер элементы гына.

Альтернатив музыка белән эстрада музыкасын кабул итәрләрме-юкмы — аудитория өчен җавап бирәсем килми, ләкин күз күрер. Унбиш чыгыш ясаучы төркемнең бер-икесе эстрададан булу — чара эстрада концертына әйләнәчәк дигән сүз түгел.

Үз-үзеңне изоляцияләү чоры бетәр, вакыт узар, бәлки без аның кыска форматын урамда да кабатлап алырбыз. Анысын күз күрер, көч-дәрт кенә җитсен.

«Безнең белән булыгыз!»

Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Ленария Мөслимова хәрәкәтне кайдан карап булуы турында әйтте:

Елның, язның иң күңелле концертында көндезне сәгать икедән киче сигезгә кадәр бөтен кешене дә көтеп калабыз. «Вконтакте»да «Мин татарча сөйләшәм» төркемендә, TMTV телеканалының ютуб каналында, Татар яшьләре форумы (@forumtatar) аккаунтында һәм Рәсми Татарстан (tatarstan_official) каналында туры трансляция булачак.

Җир шарын яулап алган коткыларга карамастан, быел «Мин татарча сөйләшәм» акциясен кар яуса та, таш яуса да тотрыклы рәвештә уздырабыз. Безне бернинди вәзгыять тә куркытмады. Тиз арада җайлаштык. Оффлайн уза торган чараларны болай да акрынлап онлайнга күчерә башлаган идек. «Ачык университет» — моңа ачык мисал. Курслар, квалификация күтәрү белән бәйле дәресләр булганнан соң, видеоларны интернетка урнаштыра барабыз. «Мин татарча сөйләшәм»нең дә шундый вакыты җитте.

Быел татар эстрадасы артистларын да, яшь музыкантларны да сәхнәгә чыгарачакбыз. Лилия Хәйруллина, Айдар Сөләймановлар чыгыш ясарга тиеш. Кайсы артистларның рок, хип-хоп, рэп юнәлешләрендә эксперимент ясаганнарын әйтмим, аны 26 апрель көнне күрә алачаксыз. Безнең белән булыгыз!

Дәүләт телләре турындагы канунның тигез хокукта үтәлүе буенча мониторинг уздырдык. «Тяжело с татарским» антипремиясе узган ел «Казан Экспо»га тапшырылды, ә рәхмәт хатына «Лента» сәүдә үзәге ия булды. Быел әлеге исемнәрне шулай ук 26 апрель көнне белербез.

Казандагы министрлыкларның, районнардагы администрациянең социаль челтәрдәге аккаунтлары тикшерелде, чөнки бөтен дөнья бер интернетка күчте. Шулай ук «Татар дозор» квест уены да үтте, анда егермедән артык мәктәп катнашты. Google Maps картасы аша Казанда булган татар урыннарын билгеләп чыктылар. Җиңгән командалар да 26 апрель көнне билгеле булачак.

«Акция өчен афишалар эшләүне сорагач, каршы килмәдем»

«Мин татарча сөйләшәм» афишаларын рәссам Радик Мусин эшләгән. Аның сүзләренчә, әлеге хәрәкәт аша ул заманча татар мәдәнияте белән таныша алган:

Беренче тапкыр «Мин татарча сөйләшәм» акциясендә 2017 елда катнаштым, - диде Радик Мусин. - GAUGA төркеме белән ике кавер («Килә ява» һәм «Яз килә») башкардык. Быел исә миңа акция өчен афишалар ясарга кирәк дип мөрәҗәгать иттеләр. Ике төп афишаны Иван Пивоваров һәм Азат Басыйров белән бергә эшләдек, калган уналтысын үзем ясадым (башкаручылар сурәтләнгән афишалар).

Миңа Казандагы чаралар өчен афишалар ясарга туры килгәне бар иде. Шул ук «Әлифба» китабын тоткан малай рәсемен, «КУ» (режиссеры — Илшат Сәетов) рок-спектакле өчен афиша һәм «Печән базары» фестиваленә бер-ике тапкыр Арт объект ясадым.

«Мин татарча сөйләшәм» акциясен яратам һәм ел саен Казанга концертка кайтырга тырышам. Шушы хәрәкәт булганга күрә, туган телемдә альтернатив музыка башкаручыларны үзем өчен ачтым һәм заманча татар мәдәнияте белән таныштым.

Регионнарда акция ничек узачак?

«Мин татарча сөйләшәм» акциясе кысаларында башка регионнарда «Тукай квест» дип исемләнгән онлайн уен узачак. Санкт-Петербургның «Тамга» дип аталган заманча татар мәдәнияте үзәге директоры Альбина Ишморзина әлеге квестта дөрес җавап биргән кешегә акчалата бүләк биреләчәген әйтте:

Әлеге квест 2016 елдан бирле татар бистәләре буйлап оештырылган иде. Аның сораулары татар теле, мәдәнияте, Тукай биографиясе белән бәйле булды. Кроссвордлар чишү, пазллар җыю, төрле сорауларга җавап бирү кебек биремнәр чиштеләр. Узган ел квестны экскурсия рәвешендә ясадык. Быел барыбыз да өйдә утырганга күрә, аны онлайн эшләргә булдык.

«Тукай квест» уенын @tamga_tatar аккаунтыбыздагы сторизларда уйнатачакбыз. Сорауларны әзерләгән вакытта, нигә әле бөек шагыйребез Габдулла Тукай булган шәһәрләр белән бергә уйнап карамаска, дигән фикер туды. Төрле шәһәрләр белән элемтәгә кердек. Барлыгы унбер шәһәр катнаша: Казан, Санкт-Петербург, Җаек, Нурсолтан, Түбән Новгород, Ульяновск, Әстерхан, Самара, Мәскәү, Уфа, Чиләбе.

Оештыручылар белән сөйләшеп, уртак фикергә килдек: һәрберебез биш йөз сум җыешып, дөрес җавап бирүчеләр арасында бүләк уйнатачакбыз. Шулай ук һәр оешма үзеннән нинди дә булса бүләк бирергә карар кылды (җирле язучылар, шагыйрьләр китаплары һ.б.).

Квестта катнашыр өчен, һәр аккаунтка язылырга, өч лайк куярга һәм пост астына дустыңны билгеләп, «катнаш» дип язарга кирәк. Төп максатыбыз — татар телендә аралашу, татар телен яшьләр арасында популярлаштыру, күбрәк татар телле яшьләрне җәлеп итү. Санкт-Петербургта татар җанлы яшьләр бар, әмма алар күп түгел. Без аларны акрынлап җыеп, үзебезнең оешмабызны оештырып җибәрдек.

Квест 26 апрель көнне Мәскәү вакыты белән 10.00 сәгатьтә башланачак. Квестның нәтиҗәләре 27 апрельдә 15.00 сәгатьтә ясалачак.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100