26 апрель көнне «Мин татарча сөйләшәм!» сәхнәсендә чыгыш ясарга теләүчеләрне яңа җанлы музыка бәйгесендә катнашырга чакыралар. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итте.
Моның өчен үзең иҗат иткән җырны тере уен коралларына, минуска яки а-капелла башкарып, видеога төшерергә кирәк. Профессиональ камера яки телефон камерасы — аерма юк. Башкаручылар саны чикләнмәгән. Җыр сүзләрен татар классик шагыйрьләре иҗатыннан алу рөхсәт ителә (һәм хуплана!). Язмада тулы бер җыр булырга тиеш, өзекләр кабул ителми. Клиплар бәйгедә катнашмый, ди оештыручылар.
Җиңүче(ләр) үз чыгышын Yummy Music белән бергә әзерләячәк һәм «Мин татарча сөйләшәм!» сәхнәсендә чыгыш ясаячак. Ике атна дәвамында аранжировканы эшләргә, репетицияләргә йөрергә һәм тере яңгырашта чыгыш ясарга әзер булыгыз, диелә хәбәрдә.
Өстәмә белешмәне оештыручыларның сәхифәсеннән таба аласыз.