news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Мин татарча сөйләшәм - 2026»: Галош, Кармак, Ыспайлар мәйданга чыга

Габдулла Тукайның туган көне һәм Туган тел көнендә традицион рәвештә «Мин татарча сөйләшәм» акциясенең гала-концерты узды. «Интертат» хәбәрчесе чарада булып кайтты.

news_top
«Мин татарча сөйләшәм - 2026»: Галош, Кармак, Ыспайлар мәйданга чыга
Фото: «Татар-информ», Михаил Захаров

Бу акциянең гала-концертында мин үзем икенче тапкыр булдым. Үткән елны ул яңа Камал театры янында үткән иде. Хәтерләсәгез, театр эчендә шау-шулы Печән базары да оештырылган иде. Быел концерт Казан Кирмәнендә узды. Ике ел элек тә анда узган иде. Акция үткәрелә торган мәйданда кечкенә генә ярминкә дә эшләде, анда милли бизәкле киемнәр, алкалар һәм башка матур сувенирлар алып була иде. Ярминкәгә күз салып чыккач, нигә милли бизәкле, татарча язулы киемнәр, сумкалар шундый кыйммәт икән ул, дигән сорау туа. Бер уйлаганда, сатылган товарның сатып алучысы табыла.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Күзәткәнегез бармы: Туган тел бәйрәме көнне һәрвакыт диярлек салкын һәм яңгырлы була. Үткән елны ишеп яңгыр яуганы истә, быел алай ук булмаса да, җил җылы пәлтә аша да үтеп кереп, котны алды.

«Мин татарча сөйләшәм»нең гала-концерты сәхнәсендә яшь, дәртле җырчылар заманча җырлар башкарды. Алар арасында күпләргә таныш Milyash, Defne, Хор түгәрәге, АлияНур кебек җырчылар да бар иде. Мин «зумер» аңлатмасына туры килмим, бугай, калган музыкантлар турында ишеткәнем булмады. Рок, хип-хоп, поп һәм башка жанрларда җырлар яңгырады. Тыңладым, үземнең салмак, шул ук вакытта дәртле җырлар башкаручы татар эстрадасы җырчыларын күбрәк яратуымны аңладым.

Сәхнәдә яшьләр милләт, татар теле турында җырлый җырлавын, тик… Тик кайберләре җыр арасында тамашачы белән русча сөйләште. Нәрсәгә кирәк иде инде? «Мин татарча сөйләшәм!» акциясе сәхнәсеннән татарча гына сөйләгез, дигән кагыйдә дә юктыр инде ул, тик шулай, да. Акция исеменә үк каршы килә торган күренеш килеп чыга.

«Сәхнәгә чыгар алдыннан борчылдык»

Казан Кирмәнендә чыгыш ясар өчен яшь музыкантлар арасында бәйге оештырылган иде, бу көнне сәхнәдә 4 җиңүче чыгыш ясады – Ренешка, «Мырау» (сәхнәгә чыккач «мияулап» күрсәтте), Зөлфия Хөсәенова һәм «Galush» BAND.

Җиңүчеләрнең кайберләре белән аралашып алдым. Кукмара кызы Зөлфия Хөсәенова:

Бу акция турында Казанга күчеп килгәч, дүрт ел элек белдем. Дус кызларымнан ишеткәнем, социаль челтәрләрдән күргән генә бар иде. Үзем күптән җырлар язам, ләкин эчемдә кеше аларны ничек кабул итәр, дигән курку бар иде. Бер елдан, үз өстемдә, куркуымны җиңеп, конкурста катнашырга булдым. Концертның мохите миңа бик ошады.

Сезне иҗат итәргә нәрсә илһамландыра?

Минем тормышым, очраган кешеләр, авыр вакытлар, кызык вакытлар илһамландыра. Иҗатымда күбрәк үзеңне алга этәрү, бу дөньяда үзеңне табу һәм мәхәббәт темаларына кагылышлы җырлар, – диде ул.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

«Galush» BAND төркеменең исеме оригиналь. Чыгышлары да матур, кызыклы булды. Аларга кадәр булган җырчылардан соң, килгән тамашачыны уятып җибәрде яшьләр. Төркемнең солисты Динә Зарипова белән сөйләштем.

Төркемегезнең исеме шәп, аны нидән чыгып сайладыгыз?

Бэндның исеме җыр сүзләре белән бәйле. Анда авылдан килеп, шәһәрдә галошларны ботинкага алыштыру турында сүз бара. Ләкин ахыр чиктә, шәһәрдән авылга кайткач, ботинкалар кабат галошка алмаша.

Тексты үзенчәлекле, авторы кем?

Сүзләре Айзат Вахитовныкы, көе минеке.

Бу чыгышны күпме вакыт аралыгында әзерләдегез?

Бер ай да китмәгәндер әзерлеккә. Беркөнне Айзат килде дә, «Әйдә, Динә, бу шигырьгә көй язып кара әле», – диде. Һәм шулай спонтан рәвештә килеп чыкты бу чыгыш.

Ә төркемгә кешеләрне нинди принцип буенча җыйдыгыз?

Төркемдә үзебезнең Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты студентлары. Без үзара таныш, кемнең нинди сәләте бар икәнен беләбез, шуңа бу авыр булмады.

Конкурста катнашыр алдыннан борчылдыгызмы?

Бүген сәхнәгә чыгар алдыннан борчылдык. Моңа кадәр андый мандраж булганы юк иде. Тик без барыбер булдыра алдык, тамашачылар безне бик җылы каршы алды, аларга алкышлары өчен зур рәхмәт.

Бэнд белән тагын чыгышлар ясарга исәп бармы?

Әйе, безнең планнар зурдан. Айзат безгә текстлар язып тора, аңа бергә җыелып көйләр язабыз. Аллаһ боерса, барысы да әйбәт булырга тора.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Чаллыда яшәп иҗат итүче Рената – Ренешка акция турында быел гына белгән икән.

Сез «Мин татарча сөйләшәм» акциясе турында күптән беләсезме?

Юк, быел гына белдем, һәм конкурста катнашып карарга булдым. Бер җыр язган идем, аны тамашачыларга ничек чыгарырга, дип баш ваттым. Һәм социаль челтәрдә миңа бу акция турында мәгълүмат чыкты, шуннан файдаланып, катнашырга булдым.

Башка җыр конкурсларында да катнашасызмы?

Юк, мин 7 ел җырламадым. Шуңа күрә бик көтелмәгәндә генә кабат иҗатка кайттым.

Нигә иҗатны 7 елга калдырырга булдыгыз?

Минем өчен ул җитди һөнәр булып тоелмады. Бәләкәй чактан ук җырлый идем, күп җырлагач туйдырды. Аннары укырга кердем, шуның белән җыр калды.

Үзегезнең җырларыгыз күпме?

Өч җырым бар. Беренчесе конкурска җибәргән мәхәббәт турында, икенчесе – туган авыл, өченчесе татар милләте турында.

Чаллыдан Казанга күчәргә теләк юкмы?

Ике айдан уку бетә, бәлки, монда күчәрмен.

Кемгә укыйсыз?

Физкультура һәм ОБЖ укытучысына укыйм.

Киләчәктә бу һөнәр буенча эшләячәксезме, я иҗат итәргә уйлыйсызмы?

Иҗат итәргә исәп.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Гомумән, җырчылар арасында кызык кына яңгыраган тәхәллүслеләре бар иде: Кармак, Ыспай бит, Алтын бит… Иң мөһиме – татарча.

«Мин татарча сөйләшәм» акциясе кысаларында тапшырыла торган «Тяжело с татарским» антипремиясе быел татар телен үз эшчәнлегендә иң аз кулланган министрлыкларга бирелде. Әлеге исемлеккә Татарстанның Икътисад, Юстиция, Гадәттән тыш хәлләр, шулай ук Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыклары кергән. Алар татар телен бик аз кулланган.

– Без министрлыкларга хатлар яздык, шалтыраттык, сайтларын тикшереп чыктык, социаль челтәрләрдә татарча язмаларны барладык, – диде сәхнәдән Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Райнур Хәсәнов.

Алар татар телен актив кулланган министрлыкларны да барлаган, әлеге исемлеккә Мәдәният, Сәламәтлек саклау, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыклары кергән.

Шулай ук оештыручылар татар телен үз теләкләре белән эшчәнлекләрендә актив кулланган шәхси оешмаларга – «ЮВТ Аэро» аэроширкәтенә, «Мәскәү базары»на, «Түбәтәй» оешмасына һәм дизайнер Илдар Әюповка Рәхмәт хатлары тапшырды.

Фото: © «Татар-информ», Фирүзә Гыйниятова

«Мин татарча сөйләшәм» акциясе кысаларында дизайнерлар бәйгесе да оештырылган булган. Аның җиңүчеләре – Азат Әхмәтҗанов, Миләүшә Гыйлметдинова, Илдар Хәсәновка 10 мең сум акча тапшырдылар.

Салкын булуга карамастан, сәхнә алдында яшьләр күп иде. Яраткан җырлары астына биеделәр дә, сикерделәр дә, әйлән-бәйлән дә йөрделәр. Җырлар да нык төрле иде, һәркем үзенә якынын тапкандыр. Татар телендә җырлаучылар гына түгел, ә сөйләшүчеләр күбәер, дигән өметтә калам.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар