Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Мин сынатмам, Әти, бирешмәм!» Маузир Гыйниятуллинга бердәнбер улыннан соңгы хат

Татар дөньсындагы күренекле шәхес Маузир Гыйниятуллин 21 декабрьдә Чаллыда вафат булды. Аның улы Артур әтисенә соңгы хат язган.

news_top_970_100
«Мин сынатмам, Әти, бирешмәм!» Маузир Гыйниятуллинга бердәнбер улыннан соңгы хат
Гаилә архивы

«Улыннан пост. 21.12.2019. 57 яшь.

Үлү сәбәбе. Әти һәрвакыт шаян, көчле рухлы, пөхтә, елмаючан һәм аралашучан иде. Шимбә кич белән алар әни белән театрга бардылар. Ул кырынган, үзенең яраткан костюмын кигән. Торт сатып алган. Ул, артистларны премьера белән, ә драма театрын туган көне белән котларга теләгән. Спектакль башлангач, әтием әнигә: «Миңа чыгып торырга кирәк, мин хәзер керәм», — дигән. Кире кермәгән, әни холлга чыккан. Әти ярым яткан килеш утырган булган, кешеләр аның янында йөгерешкән, ашыгыч ярдәм машинасын көткән. Әти паникага бирелмәгән. Ул: «Күкрәктә бераз чеметеп ала», — дигән. Аның әти белән сөйләшүе тыныч булган. «Кайчан ашыгыч ярдәм машинасы килә инде?» — дип сораган. Әни «скорый»га шалтыратып торган.

Ашыгыч ярдәм машинасы килгән. Әтигә беренче ашыгыч ярдәмне күрсәткәннәр. Аны носилкага салып машинага алып киттеләр, әни әти янында утырган. Алар реанимациягә юл тоткан. Сөйләшкәннәр. Әти шулай ук тыныч булуын саклаган. Ул бер дә безнең арадан китәр дип уйламаган. «Хастаханәгә кадәр еракмы әле?» — дип сораган. Әни аңа: «Тагын өч минут калды», — дигән. Берничә секунд үткәч, әти әнигә караган да һәм аның күзләре йомылган.

Ул тыныч кына, җафа кичермичә үлде. Чын ир-ат. Театрдан соң матур костюмда. Әтием инфаркт кичергән. Ул беркайчан да сәламәтлеге турында зарланмады. Эчмәде, тартмады, спорт белән шөгыльләнде. Әгәр дә берәр нәрсә борчыса, ул табибларга күренә иде. Сәламәтлеген гел кайгыртып торды. Ул яшәешнең тәмен белде. Энергиясе гел ташып тора иде, ул позитив рәвештә фикер йөртте. Көн саен кешеләр белән аралаша иде. Ул матур, лаеклы яшәде, әмма гомере генә кыска булды.

Кешеләр аның турында яза, сөйли. Хәтта зур абзыйлар да елый. Туган ягында (Азнакай район — ИТ) аны бөтен кеше дә белә иде. Шәһәрдә дә (Чаллы — ИТ) аның турында сөйлиләр. Әтиемне җирләгәндә кеше күп иде. Ул һәрвакыт кешеләр белән аралаша, һәр кешегә игътибар итә иде. Ул тормышның кадерен белде.

Берсендә мин әтидән: «Нишләп син мине гел өйрәтәсең?» — дип сорадым. Ул: «Син әлегә аңламыйсың. Мин бу дөньядан киткәч аңлаячаксың һәм тормышка башка күзлектән карый башлаячаксың. Ә әлегә мин исән, шуңа күрә сиңа барлык үзем белгән белемне бирәсем килә, чөнки мин синнән күбрәк яшәдем», — дип җавап кайтарды.

Ул елмая иде. Ул барысын да аңлый иде. Аның әтисе, минем бабам да иртә китте. Аңа 62 яшь иде. Әти гел үзенең әтисе искә алды. «Иртә китте», — дия иде. Бабам, мунча кереп чыккач, йокларга яткан җиреннән башка уянмаган. Әти гел: «Әтиемнең үлеме матур булды», — дия иде. «Минем дә матур итеп китәсем килә. Сезгә авырлык күрсәтмичә…» — ди иде. Аның бер дә картаясы килмәде.

Әтием белән минем арада булган мөнәсәбәтләр җылы иде. Мин моның өчен мең рәхмәтле. Әтием әйткән сүзләрдән, аның адымнарыннан кино төшереп була.

Әти-әниләрегезне саклагыз. Аларга көн саен шалтыратыгыз, языгыз. Мин үз әтием турында әле күп сөйләячәкмен. Аның идеяләрен дәвам итәчәкмен. Фотоларын, видеоларын күрсәтәчәкмен. Ул видеога, фотога төшерергә ярата иде. Бездә әтиемнең тормышы, аның эше турындагы фотолар һәм видеолар күп.

Әти, зур хатирә калдырганың өчен рәхмәт. Тормыш өчен рәхмәт. Истә калырлык мизгелләр өчен рәхмәт. Син идеал идең. Мин яраткан «Интерстеллар» киносын карагач, ул бер сүзне исендә калдырды. «Без җиргә балаларыбызның хәтирәсе булыр өчен килгәнбез» дигән сүзләр ул. Мин барлык биргән вәгъдәләремне үтәргә сүз бирәм. Көчле булырмын. Мин сине сөендереп торырмын. Тагы күбрәк туганнарыма ярдәм итәрмен. Иң яхшысы булырмын. Аның безне күзәтүенә ышанам. Әнине саклаячакмын, аңа ярдәм итәчәкмен. Хәзер без — мин, сеңелләрем, онык һәм Алла боерса туачак оныклар аңа көч биреп торучылар. Әни дә миңа көч биреп тора. Сеңелләрем, туганнар. Сеңлемә әтигә бабай булу бәхетен бүләк итәргә өлгергәне өчен рәхмәт. Ул барыбызны шатландырды. Безнең гаиләбез зур, без дус гаилә, гел бер-беребезгә ярдәм итеп торабыз.

Минем әти искиткеч кеше иде Ул бөек кеше. ӘТИ, барысы өчен дә рәхмәт. Аллаһы Тәгаләмә шундый әтием өчен һәм безнең бергә үткәргән гомеребез өчен рәхмәт. Әти гел хаклы иде. Мин аның бар теләкләрен дә, идеяләрен дә чынга ашырырмын. Ул гел минем җырлавымны, Дубайда төшерелгән клибымны күрергә тели иде. Ул клипны мин үз юбилеема чыгарырга планлаштырдым. Әти минем белән горурлана иде. Мин сынатмам, Әти. Мин бирешмәм. Мин барысын да эшләрмен!» — дип язган Артур.

Маузир Гыйнитуллин хакында истәлекләр.

Артурның бу хаты, ни кызганыч, әтисенә барып җитмәс. Ул дөньяга хатлар барып җитми шул… «Ишексез һәм тәрәзәсез» йортка бара диләр бары догалар. Урының оҗмах түрендә булсын, Маузир абый! Тыныч йокла.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100