Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Мин шуыштым, ә ул мине кыйнады да кыйнады». Кисәтү ясаган ир-атның башын ярганнар

news_top_970_100

Новосибирск өлкәсенең Калинин районында яшәүче Алексей 3 ир-ат белән низагка кергән, һәм аны имгәткәнче кыйнаганнар. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Алексей сүзләренчә, 16 гыйнварда Земнухов урамында ул кар астыннан наркотик эзләүче 3 ир-атны куып җибәрергә маташкан. 

«Безгә Питердан иптәшебез килде. 10 ел күрешмәгән идек. Гаиләләр белән очраштык. Табын корып утыргач, иптәшемне озатырга чыктым. Беренче подъезд янында чит ир-атлар, клумбаны актарып, кар астыннан нидер эзли иде. Мин кисәтү ясадым, аннары талаш китте. Мин аларны куркытып, хәзер башкача сөйләшбез, дидем. Өйгә кереп бита алып чыктым, куркытам да – бетәр, дип уйладым. Ләкин бер ир-ат артымнан иярде. Мин фатир ишеген ачтым да, битамны болгап, куркытмакчы булдым. Ләкин ир-ат кулымнан битаны тартып алды да фатирга бәреп керде һәм мине кыйный башлады. Мин шуышып бардым, ул мине кыйнады, кыйнады, кыйнады», – ди Алексей.

Аннары Алексей аңын югалткан, хатыны полиция һәм «ашыгыч ярдәм» чакырган.

«Һөҗүм итүче качып китте, акча салынган сумкабызны да эләктергән булган. Аны лифтта таптылар, акча юк иде. Ул минем башымны ярган иде. «Ашыгыч ярдәм» тиз килде. Миңа авыртуны баса торган дару кададылар, хастаханәгә җибәрделәр. Ярага 6-7 җөй салдылар. Бу вакытта теге 3 кеше подъездда йөргән. Мине кыйнаучы «бернидән дә курыкмыйм» дигән», – ди Алексей.

Ул полициягә гариза язган. Гаризаны кыйнау турында түгел, урлау буенча кабул иткәннәр. Аны кыйнаудан соң 8 сәгать узгач кына алганнар.

«Мин полициягә иртәнге4тә килдем. Мин хәмер эчкән булганга күрә, гаризаны аласылары килмәде. Ләкин мин – зыян күрүче бит», – ди ул.

Ул һөҗүм итүчене җәзага тартудан бигрәк, наркотиклар «закладка»сын ясатуны бетерәсе килә. Якында гына балалар бакчасы, балалар йөри, йорт хайваннары да шунда, ди ул.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Новосибирск өлкәсе буенча идарәсе комментарий биргән. «Зыян күрүченең гаризасы тиешле тәртиптә кабул ителде. Тикшерү бара», – дигәннәр ведомствода.

АСТ-54 каналы видеосы:

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100