Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Мин сугышам, бар да әйбәт. Әнигә генә әйтмә!» – дип үтенде. Мин әйтмәдем...»

news_top_970_100
«Мин сугышам, бар да әйбәт. Әнигә генә әйтмә!» – дип үтенде. Мин әйтмәдем...»

Мамадыш районының Сикәнәс авылында туып-үскән Виктор Сафиуллинны җирләделәр, дип хәбәр итә http://mamadysh-rt.ru Аңа 39 яшь булган. Мамадыш мәктәп-интернатында укыгач, авылына кайткан, авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләгән. Аны күршеләренә, әбиләргә булышкан әйбәт кеше дип беләләр. 
«Ул һәрвакыт әйбәт, кайгыртучан иде. Кышын кар көрәде, утын ярды. Беркемгә дә «юк» димәде», – дип сөйләгән Викторнең сеңлесе Екатерина Петрова.

Абыйсының махсус операция зонасына китүе турында ул беренче белгән. Яңа ел алдыннан Виктор «Ватанны сакларга китәргә телим» дип әйткән булган.

«Мин аны орыштым, кире уйларга өндәдем, «ул турыда уйлап та карама!» дип әйттем», – дип сөйләгән аның әнисе. Әмма Виктор гыйнвар аенда хәрби хезмәткә китә, гаиләсенә бу хакта әйтми. «Ул башта төзелештә эшләячәген, җимерек шәһәрләрне торгызачагын әйтте. Без ышандык», – дигән Екатерина.

Берничә атнадан Виктор шалтыратып, үзенең махсус операциядә булуын әйтә.

«Ул 4 айга миңа нибары 2 генә шалтыратты. Апрель аенда: «Мин сугышам, бар да әйбәт», – диде. Миннән: «Әнигә генә әйтмә!» – дип үтенде. Мин әйтмәдем», – дигән Екатерина.

2 атнадан, 19 апрельдә, Виктор Бахмут-Артемовск шәһәре өчен барган бәрелешләрдә һәлак була. Туганнары бу хакта ай ярымнан соң гына белә.

«Абый элемтәгә чыкмый башлагач, мин аны һәлак булучылар исемлегеннән эзләүне сорадым. Миңа: «Җавап бар, әнисе шалтыратсын», – дип әйттеләр», – дип искә ала Екатерина.

Шунда гына ул әнисенә Викторның чынында кайда булганын әйтә, серне ача. Нина Фатеева шалтыраткач, улының батырларча һәлак булуын әйтәләр.

Виктор Сафиуллинны Сикәнәс авылында җирлиләр. Мәрасимгә туганнары, дуслары, авылдашлары, якташлары һәм Мамадыш башлыгы Анатолий Иванович, хәрби комиссар Андрей Синкевич килә. Аны хәрби оркестр белән һәм күккә атып җирлиләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100