Илсөя Бәдретдинова якын кешесе турында: «Мин синең белән еларга да көләргә дә әзер»
Җырчы Илсөя Бәдретдинова ел саен, күңеленә бик якын булган кешесе – концерт директоры, дусты Гүзәл Карамиеваны туган көне белән котлап, матур сүзләр яза. Быел да җырчы Гүзәл Аликовна адресына үзенчәлекле котлау сүзләре юллаган.
Аликовна, туган көнең белән, нык кадерле кешем! Дустым, сердәшчем, түзүчем. Күпмене бергә уздык... Төрлесе булды... Таңга кадәр акырып елап чыккан һәм бәхеттән хисләрне тыя алмыйча сикергән чаклар да булды. Әле күпмесе алда! Мин синең белән еларга да көләргә дә әзер, дустым! Үзең әйтмешли: « Әйдә исән булабыз ә...» Яратам һәм нык рәхмәтлемен! Кипиш, директор апа, власть! – дип, социаль челтәрләр аша хөрмәтен белдергән Илсөя Гүзәл Карамиевага.