Мин шаяртып кына танышу сайтында теркәлдем һәм мәхәббәтемне таптым. Бу хикәяне язуымның сәбәбе – минем тормышымдагы зур үзгәрешләр һәм шул ук вакытта күңелне җылыткан мизгелләр.
Көллиятне тәмамлап, яңа тормышка аяк баскан чагым иде. Дус кызларымның егетләр белән очрашып, күпчелегенең кияүгә чыгуын күреп, көнләштем. 2021 елга кадәр минем романтик мөнәсәбәтләрем бөтенләй булмады. «Минем кайсы җирем начаррак?» – дип уйлап, шаяру өчен һәм бераз өметсезлектән танышулар сайтында анкета тутырдым һәм егетләр белән актив аралаша башладым.
Минем булачак егетем лентада башкалар арасында күренде. Ул мине тышкы кыяфәте белән түгел, ә акыллы итеп тутырылган анкетасы белән җәлеп итте. Анда мәгънәсез шаярулар яки кыздан нәрсә көтүе турында озын исемлекләр юк иде. Ул да, минем кебек, гади аралашу эзләгән. Аңа аш-су пешерү, театрга бару, җәяү йөрү ошый иде, музыкаль зәвыгыбыз да туры килде. Мин аңа лайк куйдым һәм «сәлам» дип яздым.
Ул миңа тиз җавап бирмәде, хәтта исәнләшмәде дә. Дустым бу мизгелне яхшы хәтерли, мин аны «чираттагы ахмак» дип атаган идем. Хәзер ул шаяртып: «Бөек мәхәббәт тарихлары шулай башлана», – ди. Аның язуында начар берни дә юк иде, исәнләшмәвеннән башка...
Без көндәлек темаларга языштык, уртак әйберләр эзләдек, тормыштагы хәлләребезне сөйләштек. Башта иртәләрен генә языштык, аннан иртә һәм кич, тиздән көн буе аралаша башладык.
Ике атнадан соң очрашырга булдык. Без бер шәһәрдә яшибез, шуңа бу – проблема түгел иде. Мин бик дулкынландым, чөнки бу – минем тормышта беренче очрашуым иде. Ләкин берничә минуттан дулкынлану басылды, һәм без күңелле генә вакыт уздырдык. Көлештек, күп төрле темаларны сөйләштек, хәтта үбешергә дә теләдек, ләкин икебез дә, беренче очрашу өчен бу – артык, дип уйладык.
Мөнәсәбәтләребез әкрен генә үсеп барды. Егетем башта саклык һәм бераз салкынлык күрсәтте, ләкин бу – мине борчымады. Без ачыктан-ачык сөйләштек, һәм мин аның нигә шулай эшләвен аңладым.
Без күп вакытны гади аралашуга багышладык, әкренләп бер-беребез өчен ачылдык, бу – безгә уйланылган карар кабул итәргә ярдәм итте. Беренче айда без бер-беребезне дусларыбыз белән таныштырдык. 3 айдан соң әти-әниләребез белән таныштык. 1 елдан бергә яшәүне планлаштырдык.
Шул вакыт эчендә күңелемә уелып калган берничә вакыйга булды. Беренче очрашуда ул мине нык кысып кочаклаганын мәңге онытмам. Мин үзем зур гәүдәле, шуңа озак вакыт үземнең тәнемнән оялдым. Без шәһәребезнең яр буенда бер сәгатьтән артык йөргән идек.
Кинәт мин иңемдә җылы һәм нык ир-ат кулын сиздем. Ул мине үзенә борып, кочаклады. Шул секундта мин яңа тормышка кердем, йөзем белән аның җилкәсенә тиеп, аның күлмәгенең йомшак тукымасыннан җылылык һәм рәхәт ис сиздем. Бер кешенең мине чын күңелдән кочакларга теләве миңа гаҗәп булды.
Шундый ук хәл шәһәрдән читкә чыкканда булды. Автобус белән барырга туры килде. Автобус эче шыгрым тулган иде, без тәрәзә янында бер-беребезгә орынып, кочаклашып тордык. Беренче суыклар башланган иде. Без инде курткалар кигән, һәм бер-беребезнең җылылыгын тою шулкадәр рәхәт. Мин аңа якынайдым да куртка якасыннан күренгән муенының бер кечкенә өлешенә яңагым белән кагылдым. Миңа шундый рәхәт, тыныч иде, мин елый башладым. Ул мине бераз юатып, башымнан сыйпап, пышылдап сөйләште, мине яратуын кабатлады.
Янә бер вакыйга икенче айда булды. Интернетта утырганда йөрәк рәвешендәге йөзек күреп алдым һәм аны егетемә җибәрдем, чөнки ул миңа аны искә төшерде.
Тиздән егетем миңа йөзек бүләк итте. Без кафеда утырганда, ул берничә минут тәрәзәгә карап уйланып торды. Аннан миңа борылып: «Мин синең белән ныклы тормыш корырга телим. Мин эзләнүдән арыдым. Мин синең белән булырга телим», – диде…