Татар эстрадасының нурлы җырчысы Айгөл Бариева чираттагы образы белән сокландырган. Ул «Татар кызы» сериясендәге фотоларын Илһам Шакиров җырына салган.
«Матур», «Минем матурым», «Казан гүзәле. Бу – сүзләр генә түгел. Матур, зирәк һәм талантлы», «Гел шулай матур, бәхетле булырга насыйп булсын», «Ак төс бик килешә сиңа», «Искиткеч», – дип сокланган артистның дуслары һәм тамашачылары.
«Мин сине ЗАГСта дип уйладым», – дип язган Тинчурин театры артисты Зөлфия Вәлиева. Аңа җавап итеп, Айгөл рәхәтләнеп көлгәнне аңлата торган смайликлар юллаган.