Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Мин сине яратам!»: спорт яратучы ике бала анасы тарзанкадан сикереп һәлак булган

Евгениянең ире һәм ике баласы ятим калган.

news_top_970_100
«Мин сине яратам!»: спорт яратучы ике бала анасы тарзанкадан сикереп һәлак булган
life.ru

Узган ялларда Казахстанның Караганда өлкәсендә фаҗига була. «Созвездие» кунакханәсе территориясендә тарзанкадан сикергәндә 32 яшьлек Евгения һәлак булган. Хатын-кыз спортның экстремаль төрләрен, аеруча биеклектән сикерүне яраткан була. Бу хакта life.ru сайты яза.

Интернетта чыккан видеода күренгәнчә, Евгения 9 катлы бинаның түбәсендә басып тора, ә инструктор аңа «страховка» эләктерә. Соңыннан Евгения түбәнең кырыена килеп баса һәм сикерә, ә аның артыннан ир-ат «Мин сине яратам!» дип кычкырып кала.

Ханым асфальтка егыла һәм бетон коймага бәрелә. Аны тиз арада хастаханәгә алып китәләр. «Пациентка ашыгыч операция булды. Баш миенә трепанация ясалды, гематомалары алынды. Дәвалауга карамастан, хатын-кыз вафат булды», — дип хәбәр иттеләр Караганда өлкәсенең Сәламәтлек саклау идарәсендә.

«Тарзанка» аттракционы берничә ай дәвамында һәр ялда эшләгән, бер тапкыр сикерү 5 мең сум тора. Сикерер алдыннан ике трос ике төрле ноктага беркетелергә тиеш, әмма аттракцион хезмәткәре Евгения сикерер алдыннан әлеге страховканы агачка беркетергә өлгерми кала. Видеода күренгәнчә, трос хатын-кызның гәүдә авырлыгыннан асфальт буйлап сөйрәлеп бара.

Тикшерүчеләр әлеге факт буенча җинаять эше ачкан.

Евгениянең ире һәм ике баласы ятим калган. Шулай ук әлеге гаилә һәлак булган туганнарының улын да тәрбияләгән булган. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100