Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Мин синең туганыңның танышы, бурычка акча бир" - бабай алдар хатыннан каза күргән

Казан шәһәре буенча Россиянең эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте ике казанлы таныш түгел хатынның сүзенә ышанып саклык акчаларыннан колак какканнар дип хәбәр итә.

news_top_970_100
"Мин синең туганыңның танышы, бурычка акча бир" - бабай алдар хатыннан каза күргән
Июль ахырында полициягә 81 яшьлек пенсионер мөрәҗәгате белән килә. Ул Мәскәү районының бер урамында янына таныш түгел хатын-кыз килеп, бүтән
шәһәрдә яшәүче туганнары белән таныш бүлуын әйтә. Имеш, бүген аның финанслар ягыннан берникадәр кыенлыклары килеп туган, шуңа да ул бурычка 28 мең сорап торырга мәҗбүр икән. Пенсионерның шиге тумасын өчен аңарда алтын бизәнү әйберләрен дә калдырачагын әйтә. Шуннан соң бабай аны квартирасына чакырып, сораган суммасын бирә, тик кич белән дә, икенче көнне дә бурычны кайтаручы булмый. Ә калдырылган алтын әйберләр – арзанлы бижутерия булып чыга. 

Шушындый ук хәл Казанның Совет районында да булган. 79 яшьлек әби каракның сүзләренә ышанып 80 мең акчасыннан колак каккан. 

 Бүгенге көндә шушы ике очрак буенча да җинаять эше кузгатылган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100