news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Мин сине өзгәләп бетерәм»: атказанган укытучы укучы малайны кыйнаган

news_top

Кабардино-Балкария Республикасының Баксан шәһәрендәге бер мәктәптә математика дәресендә төшерелгән видео интернетта таралды. Бу хәлдән соң, тикшерү башлаган. Бу хакта «Комсомольская правда» сайты яза.

Кадрда – 15 яшьләр чамасындагы балалар. Беренче партада утыручы укучы, нишләптер, укытучының ачуын чыгарган. Малайның классташлары, педагогның балага кычкырганын, соңыннан аны җилтерәткәнен һәм аннары кыйный башлаганын видеога төшергән.

«Өзгәләп бетерәм мин сине!» – дип яный укытучы һәм малайның аркасына, муенына суга.

Ролик интернетта тарала, һәм шуннан республика хакимияте бу хәл турында белеп ала. Республиканың Мәгариф министрлыгы тикшерү башлавын хәбәр иткән.

«Белем бирү оешмаларында мондый хәл булырга тиеш түгел, бу мәсьәләне КБРның мәгариф һәм фән министры Анзор Езаов шәхси контроленә алды. Хәл ачыкланып беткәч, тиешле чаралар күреләчәк», – дигәннәр министрлыкта.

Видеога эләккән ярсу укытучының атказанган педагог булуы мәгълүм. Моңа кадәр ул күп еллар мәктәп директоры булып эшләгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар