«Мин сине күралмыйм, әни…» - 2 өлеш
Мәүлиянең барлыкка килүе турында хәбәр кечкенә шәһәрдә яшен тизлегендә таралды. Һәм шундук аның белән опека органнары кызыксына башлады.
Ахыры.
…Һәм шул ук көнне Ирек беренче тапкыр акча эшләп алды. Кулына шыгырдап торган кәгазь акча тоттыргач, ул шатлыгыннан балкып китте. Ак-караны күрмичә, малай өенә ашыкты, юл уңаеннан кибеткә кереп, әбисенә берәр тәмле әйбер алырга теләде. Әйбернең күплегеннән башы әйләнсә дә, әбисе ярата торган йомшак ак эчле конфет алды. Шәмсия әби акчасы мулрак булганда нәкъ шул конфетларны ала иде. Әбисе малайдан каян акча алуы турында сораячагын уйлап та тормыйча, Ирек өенә ашыкты. Кайтып керүгә үк бик горур кыяфәттә әбисенә бер пакет конфет тоттырды.
«Берәр бәйрәмме әллә, улым? Мәктәптә берәрсенең туган көне булдымы?» — дип сорады Шәмсия әби башын кырын салып.
Ирек бер-ике адым артка китте, әбисе аның дулкынлануын сизәр дип курка иде.
«Юк инде, мин бер укытучыга ярдәм иткән идем һәм ул миңа шуның өчен түләде. Ачуланма гына яме, кәефеңне күтәрәсем килгән иде, әбекәй», — диде Ирек.
«Ачуланырга уйламадым да, син бер начарлык та эшләмәгәнсең бит. Кешеләргә ярдәм итү яхшы ул, без дә яшь чакта өлкәннәргә ярдәм итәргә йөрдек. Дөрес, ул вакытта моңа акча түләмиләр иде инде, грамота бирәләр иде. Ул да бик күңелне күтәрә иде», — диде әбисе.
Ирек җиңел сулап куйды да пакеттан берничә конфет алды.
«Әбекәй, әйдә бергә ашыйк, бу минем беренче зарплатам бит», — дип елмайды.
Ирек «зарплата» сүзен шундый итеп әйтте, Шәмсия әби чак елап җибәрмәде. Оныгы шушы яшендә эшли башлар дип бер дә көтмәгән, уйламаган иде бит ул. Оныгы бернигә дә мохтаҗ булмасын өчен акчаны ул үзе табарга тиеш тә соң, ә монда киресенчә, 13 яшьлек оныгы бераз булса да акча эшләү өчен вакытын әрәм итә. Бер караганда үзенең дә мәңге яшәмәячәген аңлый, бер көн килеп, оныгына тормышта үз юлын сайларга туры килер. Әмма Шәмсия әби оныгын кайгырту өчен кулыннан килгәнне эшләргә тиеш дип саный иде. Үзенә бирешергә ярамаганын да аңлый Шәмсия.
Иреккә бәхет елмайды, әбисе акча турында башка сорап тормады. Өстәвенә, малай үзе дә бай абзый-апаларның машиналарын юып акча эшләгәнен әйтергә теләми әбисенә. Әйе, чыннан да шулай, Фәрит абыйның клиентларының күбесе бай кешеләр иде.
Укуын һәм сирәк-мирәк булса да акча эшләвен бергә алып баргач, Ирек үзенең күпкә мөстәкыйльрәк, җаваплырак була баруын сизде. Элегрәк әбисе белән бергә кибеткә барганда игътибар итмәгән булса, хәзер исә һәрбер әйбернең бәясен җентекләп карый. Әбисе әйтмешли, менә ул йорт җанлы булуы җилкуар әтисенә бер дә охшамаган. Ә әбисе барыбер кайвакыт дәресләрдән соң оныгының акча эшләвенә шөбһәләнеп карый иде.
Шәмсия әби үзен көчсез кеше итеп тойды. Бер караганда, оныгының хәзер өйдә чын ярдәмче булуы сөендерә дә, бу яхшы да. Берсендә телевизор карап утырганда әбисе әйтеп куйды:
«Улым, Ирек, бәлки башка акча эшләмәссең? Пенсия алып торам бит, акмаса да тамып тора, ачка үлмәбез әле», — диде.
Ә оныгының җавабы аны шаккаттырды:
«Минем бу дөньяда кирәкле кеше, ә сиңа ныклы терәк буласы килә. Хәзер безнең өйдә мин ир-ат, мин тәэмин итәргә тиеш», — диде Ирек.
Ирекнең үзендә дә, әбисендә дә горурлык хисләре ташыды. Алар икесе моның буш сүзләр булмавын аңлады. Машина юарга вакыт сарыф итсә дә, Ирекнең укуы аксамады, шактый яхшы укыды. Һәрхәлдә, «2ле», «3ле» билгеләре юк иде. Шәмсия әбинең дә мәктәпкә чакыртып тинтерәткәннәре булмады. Бу Ирекнең җаваплы, тырыш укучы булуын аңлата иде.
Авыру әбисенә ярдәм итеп, Ирек аның өчен җаваплылык тойды. Әгәр элегрәк ешрак әбисе кибеткә әйбер алырга йөргән булса, хәзер Ирек үзе акча һәм кирәк-яраклар исемлеген алып кибеткә барып ала иде. Әле Шәмсия әби ЖЭКтагы бер танышы белән килеште һәм аның өчен квартплатаны да Ирек түли башлады. Кем әйтмешли, Ирек көнләп түгел, сәгатьләп олыгайды. Һәм кызыгы шул, ул әнисе турында әбисеннән берни дә сорамый иде, әйтерсең ул әнисе турында уйламый башлады яки инде аның кайчан да булса табылачагына өметен өзгән иде…
Кайвакыт Шәмсия әби үз-үзенә сорау биреп куя: «Күңеле катмадымы соң Ирекнең?»
Укырга һәм акча эшләргә тырышып, Ирек киләчәктә ниндидер изге хисләрен югалтырга мөмкин, хәтта ихлас елмая да белмәс яки йөрәге ниндидер шатлыклы мизгелләргә сөенмәс дип курка иде. Бу Шәмсия әбине бик нык борчуга салды һәм ул оныгы белән ныклап сөйләшергә уйлады.
Яллар якынлашып килә иде, димәк, оныгы өйдә булачак. Әмма үч иткәндәй шимбә көнне аларга күршеләре кунакка керде, ә ул бер керсә тиз генә чыгып китә белми, дөньясын онытып утыра иде. Әбисе шаяртып, аның турында тел бистәсе дияргә ярата. Оныгы белән сөйләшүне якшәмбегә калдырырга туры килде, өстәвенә, Ирек тә ничектер төшенке кәефтә иде. Шәмсия әби төне буе юньләп йоклый алмады. Оныгын бу акча эшләү уеннан кире кайтарырга иде, ничек кенә шуны күңеле калмаслык итеп, йомшак кына әйтергә икән? Бу хакта уйлап, үзен оныгы урынына куеп карагач, Шәмсия әби тын гына елап җибәрде. Гаиләне оныгы түгел, ә ул тартырга тиеш тә соң… Ләкин бу оныгының карары иде шул һәм ул уйлап бу адымга барды. Моннан тыш, укуына да зыян китерми, укытучылар да аннан зарланмый.
Ниһаять, көтеп алган якшәмбе җитте. Бүген ничек тә ирек белән сөйләшергә кирәк. Шәмсия әби оныгының ниндирәк кәефтә булуын да күзәтте. Ваннада юынганда борын астыннан гына ниндидер шаян җыр көйли иде оныгы. Сөйләшергә әзерләнеп, Шәмсия әби залдагы өстәлгә компот һәм кабартмалар да чыгарып куйды. Әмма көтмәгәндә ишек шакыдылар. Шәмсия әби: «Кем булыр бу?» - дип аптырап ишекне ачарга китте. Ул аны-моны уйлап тормыйча ишекне ачып җибәрде һәм аздан гына аягыннан егылмый калды. Шул ук вакытта Ирек тә ваннадан чыгып килә иде, ул да тораташтай катып калды. Алар каршында Мәүлия басып тора иде, исән-сау, кыйммәтле киемнән… Хәтта елмая да иде, әмма бу елмаю ирен җәю кебек кенә, ихлас түгел иде. Һәрхәлдә, Иреккә шулай тоелды.
«Исәнмесез, кадерлеләрем. Нишләп куркып калдыгыз, миңа шат түгелме сез?» — дип сорады ул берни булмагандай.
Шәмсия әби Ирекне кулыннан җиткәләде дә залга алып кереп китте. Үзе бертуктаусыз бисмилласын кабатлый. Алар артыннан Мәүлия дә иярде һәм залга кереп кәнәфигә җәелеп утырды.
«Бик сәер каршы аласыз әле мине. Ә мин бит улымны һәм яраткан әниемне күрергә дип ашкынып кайттым», — диде Мәүлия.
Ул кыланып кына күз яшен сөртеп алгандай итте.
Ниһаять, шок хәле бераз бетте, Шәмсия әби телгә килде.
«Шушы вакыт эчендә кайда булдың соң син? Сине бөтен шәһәр белән эзләдек. Сине бөтенләй югалды яки үлде дип уйладык инде», — диде Шәмсия әби.
Мәүлия көлә-көлә әйткән сүзләр әнисенең дә, улының да өнен алды.
«Мин шәхси тормышымны көйләп йөрдем. Син, әни, миңа барыбер моны эшләргә ирек бирмәс идең, менә аякка басар өчен беразга югалып торырга туры килде. Йә, улым, кил яныма, кочаклыйм әле. Шундый зур үскәнсең инде. Сагындым сине», — диде кулларын сузды ул.
Әнисен кочаклар урынга Ирек аңа ачулы караш ташлады да, дошманнарча әйтеп куйды:
«Күрәсем дә, ишетәсем дә килми сине. Кит! Без синнән башка да бер дигән яшәдек! Шулай бит, әбекәй?» — диде Ирек.
Шәмсия әби җавап итеп башын какты.
«Бик дөрес, улыкаем. Синең белән бергә утны-суны кичтек, ниндидер бер җилбәзәк хатынның безгә кирәге юк. Каян килдең, шунда кит, Мәүлия! Бу минем соңгы сүзем, башка нәрсә көтмә миннән!» — дип бик кырыс тавыш белән әйтте Шәмсия әби.
Мәүлия күзләрен әйләндереп чыгарды да борын астыннан гына: «Карарбыз, кем рәхәттә яшәр әле», — дип мыгырдана-мыгырдана ишекне шапылдатып ябып чыгып китте. Хәтта саубуллашуны да кирәк тапмады.
Мәүлиянең барлыкка килүе турында хәбәр кечкенә шәһәрдә яшен тизлегендә таралды. Һәм шундук аның белән опека органнары кызыксына башлады. Аларның хатынга мең дә бер соравы җыелган иде. Әлбәттә, әнисе белән улына сөйләгән әкияттән кала ул аларга бер яңа сүз дә әйтмәде. Опека органнары бу хатын-кызның, беренче чиратта, әни кешенең үз улы һәм әнисе белән шулай кылануын һич аңлый алмады. Ниндидер авыр хәлдә калып, әнисе белән элемтәгә чыга алмаган була, аңлар идең әле. Юк шул, рәхәтләнеп типтереп яшәгән. Шәмсия әбинең үтенече буенча опека органнары Мәүлияне ата-ата хокукларыннан мәхрүм итәргә документлар әзерләде.
Ә оныгы белән булырга тиешле теге сөйләшүне ашыктырмады Шәмсия әби. Әлегә оныгы тынычлап укысын, ә акча өчен хәзер борчылырга туры килмәс, чөнки опека органнары Мәүлияне улына алимент түләргә мәҗбүр итәчәк. Әле шушы югалып торган еллары өчен дә түләттерәчәкәләр. Өстәвенә, ул бу адымга уйлап, аңлап барган.
Шушы хәлләрдән соң Ирек акча эшләвен туктатып торды. Җыярга өлгергән акчаны әбисенә бирде.
«Әлегә безгә җитеп тора. Аннан тагын берәр нәрсә уйлашырбыз», — диде.
Дөрес, киләчәктә яхшы һөнәр үзләштерү өчен хәзер Иреккә тырышып укырга кирәк. Әнисен көтеп яшәгән озак һәм ялыктыргыч еллар аның өчен тәмам. Дөрес, бик күңелле булмады, хәзер ичмасам аның өчен борчылып торасы булмас. Ирек үзе өчен әбисеннән башка бер якын кешесе дә булмавын, Шәмсия әбинең үзе өчен бердәнбер газиз кеше булуын әйтте. Әбисе дөрес әйткән икән:
«Әгәр ярату, мәхәббәт чын икән, ул беркайчан да бетми, яллар алмый, тәнәфесләр ясамый…»