«Мин сине күралмыйм, әни…» - 1 өлеш
Ирек мәктәптән классташы Алмаз белән бергә чыкты. Алар бергәләп тау шуарга барырга уйлаганнар иде, әмма ярты юлда Ирек кинәт туктап калды.
Башы.
«Алмаз, ачуланма инде, мин барып тормыйм. Өйдә әбием үзе генә, бәлки аңа хәзер ярдәм кирәктер. Мин өйгә кайтам, яме…» — диде Ирек.
Алмаз башын селкеде дә ризасыз гына җавап бирде:
«Әй, синең шул булыр инде, дус-дус дип йөргән буласың… Болай ташлап кайтып китәсеңне белгән булсам, малайлар белән шугалакка барган булыр идем. Ну, ярар алайса, әбиеңә сәлам әйт, яме», — дип саубуллашты Алмаз Ирек белән.
Ирек дустына үпкәләмәде, Алмаз бу сүзләрне начарлык теләп әйтмәде, бер-ике көннән оныта ул аны. Өйләренә кайтып җиткәч, Ирек фатирларының тәрәзәсенә күз салды, ут янмый иде. Димәк, әбисе яки йоклый, яки үзен начар хис итә һәм оныгының мәктәптән кайтканын көтә дигәнне аңлата иде бу. Ачкычлары белән ишекне ачып кергәч, Ирекнең йөзенә салкын һава килеп бәрелгәндәй булды, малайның күңеленә шом йөгерде, ул шундук залга йөгереп керде һәм әбисенең күзләрен йомып диванда ятуын күрде. Янына килгәч, куллары белән әбисенең йөзенә кагылып алды һәм аның исән икәнен аңлап, җиңел сулап куйды. Әмма еш-еш тын алуы аңа табиб ярдәм кирәк булуын аңлата иде. Малай телефонда кабаланып 03 номерын җыйды һәм кизү табибка хәлне аңлатты:
«Тизрәк килеп җитегез, әбием аңсыз ята, хәле начар…» — дип тиз-тиз генә әйтте.
Соңыннан җитез генә адресны әйтте.
Табиблар вакытында килеп өлгерде һәм әбине аңына китерде. Аның кан басымы уйнаган икән һәм ул бер мизгелгә аңын югалткан.
«Улыкаем, сине күрүгә шундый шат мин», — диде Шәмсия әби күзләрен ачуга ук.
Көч-хәлгә кулын сузып, оныгын үзенә таба тартты һәм кочаклады ул.
Шәмсия апага хастаханәгә ятарга тәкъдим иттеләр, әмма ул баш тартты.
«Бүлнисләрдә ята алмыйм инде, балакайларым, оныгыма күз-колак булып торырга кирәк бит. Минсез нишләсен ул, әле бөтенләй бала гына бит. Ярдәмегез өчен рәхмәт кенә, ләкин өйдә яхшырак булыр миңа», — диде әби.
Табиблар җилкәләрен генә сикертте, әбигә саулык теләп, фатирдан чыгып киттеләр.
Ирек кабат әбисен кочаклап утырды, үзе көч-хәлгә елап җибәрүдән тыелып тора.
«Ә, әбекәй, сине башка исән килеш күрмәм дип котым очты бит. Булды, хәзер мәктәптән соң уйнап йөрүләр юк, шундук өйгә кайтачакмын. Соңга калган өчен гафу ит инде, әбекәй. Мин сине бик яратам бит!» — дип әбисенең кочагына сыенды малай.
Шәмсия әби тыелып кала алмады, елап җибәрде.
«Улыкаем, бигрәк мәрхәмәтле, миһербанлы бала инде син, сөбханалла. Язмыш үзе бүләк итте бит сине миңа. Бәхеткәең генә булсын берүк», — дип оныгының аркасыннан сөйде.
Бу мизгелдә Шәмсия әби оныгын аркасыннан сөя-сөя: «Язган булса, ташламам сине, балам. Ничек итсәм итәрмен, сине аякка бастырырмын», — дип уйлый иде.
Шәмсия әби оныгы Ирекне үзе генә тәрбияли, чөнки малайның әнисе — Мәүлия биш ел элек юкка чыкты. Кемдер Мәүлияне инде үлгән дип сөйли. Әмма Шәмсия апа бу сүзләргә ышанмады, кызы менә-менә кайтыр, табылыр дип өметләнеп яшәде. Дөрес, аны эзләтүләр бернинди нәтиҗә дә бирмәде, тора-бара бу эзләүләрне дә туктаттылар.
Ирек тә әнисе белән очрашу өметен өзмәде. Ул һәр кич йоклар алдыннан Аллаһтан сорап ята, уянгач та беренче эш итеп шушы теләген искә ала иде.
Онык белән әби шулай икесе генә яши бирде. Бай яшәмәделәр, әбисенең өч тиенлек пенсиясенә һәм Иреккә бирелгән пособие акчасына көн күрделәр.
Менә хәзер әбисен карар кеше калмагач, Ирек бу җаваплылыкны үзенә алды. Оныгын берүзе тәрбияләгән Шәмсия әби Ирекне бер бик мөһим нәрсәгә өйрәтте:
«Улым, мәхәббәт, ярату беркайчан да бетми ул. Ә аның белән бергә миһербанлылык, кеше хәлен аңлый белү һәм изгелек тә яши», — диде.
Ирек бик җиңел генә төрле бала-чага шуклыкларыннан, уеннардан баш тартты, чөнки күзгә күренеп олыгайган әбисен тәрбияләргә кирәк иде малайга. Көчле авыртулары аркасында Шәмсия әби ятып кына тора, оныгына күрсәтмичә генә күз яшьләрен сөртә. «Оныгым үскәнче, ул аякка басканчы гомер бирсәң иде», — дип догаларын укый-укый Аллаһка ялвара иде ул. Шәмсия әби аңлый, Ирек әле бала гына, аңа бик авырга туры килә. Шуңа күрә, үзенең авыруын, хәлсезлеген күрсәтмәскә тырыша, оныгына өйдә утырма, дусларың белән уйна дип әйтә. Оныгы ризалаша, әмма урамга чыкмаска мең сәбәп таба иде.
…Менә бүген дә Алмаз белән тау шуарга бармаган. Әбисенә ярдәм кирәген сизенгән бит бала күңеле. Диваннан торды да, Шәмсия әби Ирекне кулыннан тотып кухняга алып чыкты. Өстәлдә калын, тәмле тәбикмәкләр өелеп тора иде.
«Әбекәй, кайчан пешереп өлгердең соң? — Ирек плитә өстендә торган кәстрүл капкачын ачкач, сөенеченнән кычкырып җибәрә язды. — Әле мин яраткан токмачлы ашны да пешергәнсең. Рәхмәт, әбекәй!» — дип әбисен кочаклап алды.
«Соң, балакаем, сине ач калдыра алмыйм бит инде мин. Әйдә, кулларыңны юып кил дә утыр», — диде әбисе елмаеп.
Ирек тиз генә кулларын юып килде дә ашый башлады. Ах, тәмле дә соң әбисе пешергән аш! Өреле, үтәкүренмәле шулпа, нәкъ Ирек яратканча нечкә итеп киселгән сап-сары токмачлар… Ике учы белән яңакларына таянып, Шәмсия әби оныгын карап утыра, үзе хәйләкәр генә елмая. Әбисенең болай карап утырганын сизгән Ирек сорап куйды:
«Нәрсә булды әби? Әллә кашыкны дөрес тотмыйммы, әллә чапылдатып ашыйммы?» — диде.
Әбисе кул гына селтәп, тыныч кына җавап бирде:
«Юк ла, улым, бер ахирәтемнең сүзләрен искә төшереп куйдым әле. Күптән инде… Әле әниең югалган вакытта ук әйткән иде, янәсе менә, күреп торырсың, оныгың нәкъ атасы булып үсәчәк, имеш. Әтиеңне астыртын, ялкау, каты бәгырьле кеше дип әйткән иде. Менә, аз гына вакыт узды, ә аның бу әйткәннәре буш сүз булып чыкты. Әйдә, аша, улым, мин чәй ясый торам, тәбикмәкләр белән тәмләп чәй эчәрбез хәзер. Бүген артыграк кыланып ташлаганмын бугай, кан басымым да күтәрелгән. Әле дә ярый син бар, улым, әллә каян сизеп кайткансың бит».
Бергәләп ашап алганнан соң, Шәмсия әби савыт-сабаларны юды, соңыннан диванга утырып, телевизорны кабызды. Ирек тәмләп ашаганнан соң, үзенең бүлмәсенә кереп дәрес әзерләргә җыенды. Әмма бүлмәсенә кадәр барып җитә алмады, әбисенең халат кесәсеннән кошелегын чыгарып, калтыранган куллары белән акча санаганын күреп алды. Күрәсең, акча күп калмаган иде, ә пенсиягә кадәр әле ике атна бар. Әбисе ишетмәсен дип, аяк очларына гына басып Ирек зал аша узды да, бүлмәсенә кереп ишеген япты. Ә башында бер генә уй бөтерелә.
«Әбекәйгә ярдәм итәргә кирәк, ничек эшләргә соң моны?» — дип баш ватты ул.
Ирек әле нәрсә эшләргә икәнен белми иде һәм башына килгән бердәнбер уй: интернетта эш эзләп карарга. Аның кебек 13 яшьлек яшүсмерләргә ниндидер эш табу катлаулы иде. Үзеннән ике класска югары укыган бер малай машина юу белән акча эшләгәнен сөйләгән иде, әмма ул да ялланып эшләми, ә әтисенә ярдәм итә иде шул. Ул абыйның берничә машина юа торган комплексы бар иде, шуңа өстәп улын да эшкә өйрәтә. Күрәсең, Тимурның эше яхшы гына барып чыгадыр, вак-төяк өчен кесәсендә һәрвакыт акча була аның. Бу идея Ирекне дәртләндереп җибәрде. Икенче көнне тәнәфес вакытында Тимурдан белешеп карады. Ирек акчаның нәрсә өчен кирәк булуын әйткәч, Тимур бик теләп ризалашты.
Дәресләрдән соң алар бергәләп автомойкага киттеләр һәм шунда Тимурның әтисе Фәрит абый белән таныштылар. Малайга карагач, Фәрит абый күз кысып куйды да: «Әбиеңә булышырга теләгәч, молодец! Яшүсмерләр арасында шундый кайгыртучан, үҗәт балалар булу бик сөендерә. Ләкин, кара аны, укуыңа зыян килерлек булмасын», — диде.
Дәвамы бар.