«Чак кына өстерәп төшермәде! Пырдымсыз!»: Мәскәү тамашачысы Салаватны җибәрми тоткан
«Мәскәүдә булган – Мәскәүдә калсын» дигән видео куйган Салават Фәтхетдинов. Концерт вакытында бер тамашачы аның кулын кыскан һәм җибәрми тота:
«Без сине бик яратабыз. Мин сине бик хөрмәт итәм», – дип сөйли ул. Җырчы: «Хәзер мин әйтәм…» – дип котылмакчы була, әмма тамашачы җибәрми.
Бу видеоны 100 меңнән артык кеше караган. Абзыйны яратып та, тәнкыйть итеп тә язалар.
«Ул аны чак кына өстерәп төшермәде! Пырдымсыз»;
«Халык мәхәббәте шундый була инде... Рәхәт тә, авыр да»;
«Күңелләр тула, нинди бәхет бу сүзләрне тамашачыдан ишетү»;
«Концертында булдык оныгым белән, күп җырларның сүзләрен белеп, кушылып җырлап утырдык»;
«Ахыр чиктә җибәрдеме ул аны?»;
«Һушы китән тәрбиясез тамашачы»;
«Алар әле һаман да шулай торалар, ди»;
«Билем калмады бөкрәеп торып, диген»;
«И-и, бераз гына «салганский»дыр инде, хөрмәт йөзеннән бит»…