news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Мин сине беркемгә бирмим, балам

news_top
Мин сине беркемгә бирмим, балам
Фото: © «Татар-информ»

– Фәридә, акылыңа кил әле! Сиңа бит 18 генә, ни ирең, ни эшең, ни белемең юк! Нинди бала тагын сиңа?! – дип аптыраудан чәчрәп чыкты Әлфия, сеңлесенең яңалыгын ишеткәч. – Мондыйны кем уйлап таба инде?

– Мин инде зур, үзем хәл итәм! – дип кулларын җәйде кыз. – Син миңа боерык бирә алмыйсың! Мин бу баланы телим, аңлыйсыңмы? Һәм Марат ташлап китсә дә, мин аны һаман яратам! Миндә аның бер өлеше булсын дип телим!

– Әле син ун тапкыр гашыйк булырсың, һәрберсеннән дә бала табып барырсыңмы? – дип кычкырып җибәрде Әлфия. Әйе, дорфа чыкты, ләкин сабырлыгы беткән, мондыйны Фәридәдән көтмәгән иде ул.

– Апа, бу – синең эшең түгел! Теләсәм, табам! – дип үртәлеп җавап кайтарды Фәридә. – Әллә синнән үрнәк алыргамы? 30 тулып килә, ә һаман ялгыз! Ә-ә-ә, юк икән, онытканмын бит, синең Рифатың бар! 2 ел инде йөрисез, ә өйләнергә ашыкмый!

– Ярар, җитте! – дип сүзгә кушылды әниләре Миңсылу. Ул да кызының бу карары белән килешми иде, ләкин ни эшлисең, баласы инде ирекле кеше. – Ике кызымның сүзгә килүе генә җитмәгән иде. Әлфия, син – өлкәнрәк, башлырак бул. Ә син, Фәридә, үзең беләсең, ләкин шуны аңла: бала белән сиңа үзеңә генә мәшәкатьләнергә туры киләчәк. Күп еллар буена кичәләр дә, диңгез буенда ял да онытылыр.

Фәридә исә үзенекен тукыды:

– Беләм! Һәм әзер! Әби фатирында яшәргә рөхсәт итте, без беркемгә дә комачауламыйбыз.

Әлфия көрсенеп кенә башын чайкап куйды. Ул сеңлесен яхшы белә иде: бу сүзләр – бары тик сүзләр генә. Кичәләрсез, дусларсыз тормышны күз алдына да китерә алмый ул.

«Юк, Фәридә кичәләрдән баш тартмас! – дип уйлады Әлфия. – Тиздән әнигә генә баланы карарга туры килер…»

Әлфиягә кияүгә чыгарга тәкъдим ясадылар. Ул туйга әзерләнеп йөргән чакта, бер төнне Фәридә елап шалтыратты:

– Мин йоклый алмыйм, Илназ гел елый! Ашатам, юындырам – ярты сәгатькә тына, аннары тагын акыра!

Әлфия, үзен тота алмыйча, төрттереп куйды:

– Сине кисәткән идек бит инде!

– Нотация укыма, ярдәм итсәңче! – дип пышылдады Фәридә, тавышы дерелдәп чыкты.

– Ничек ярдәм итәм? – Әлфия үзе дә арый иде. – Минем туй бит 2 атнадан! Ә синең дус кызларың кая? «Булышырбыз!» – дип ант эчкәннәр иде бит.

– Аларның үз эшләре бар, – диде Фәридә, әрнеп. – Ә син ник шулай ашыктың туең белән? Берничә ай көтә алмас идеңме? Мин дә бераз ял итәр идем…

– Ә синеңчә, 2 айдан соң Илназ үз-үзен карап торыр идемени? – диде Әлфия, ирония белән. – Минем туйда балалар булмаячак.

Тынлык урнашты. Аннары Фәридә авыр сулап куйды.

– Ә син дә, имеш, апа…

– Нинди бар – шундый! – дип өзеп әйтте Әлфия. – Сине беркем мәҗбүр итмәде бала табарга!

Вакыт узды, хәл начарланды. Фәридә көн дә елады, шалтыратты, ярдәм сорады. Ана булу аның өчен чын газапка әйләнде.

Әлфия, күпме тырышса да, ярдәме җитмәде.

Бер көнне телефон шалтырады. Таныш булмаган номер.

– Исәнмесез, мин – сезнең сеңлегезнең күршесе. Фәридә хәзер генә чыгып китте – чемоданнар белән! Ә баланы өйдә калдырган! Ул елап ята!

Әлфиянең йөзе агарды.

– Күрше Клавдия апада ачкыч бар. Мин 10 минуттан шунда булам!

Ул килгәндә, Илназ елап ята иде, күрше хатын аны кулына алган.

– Ярый әле исән-сау, – диде Әлфия, сабыйны күкрәгенә кысып. – Бала бит ул!

Әнисе дә килеп җитте, ул да күз яшьләрен тыя алмады.

– Бу, кызым, ничек шулай булды соң? – диде ул, өзгәләнеп.

Әлфия карар кылды:

– Мин аны үзем тәрбиялим. Балалар йортына бирмим.

Шулай итеп, Илназга яңа әни – Әлфия булды.

5 ел узды. Өйдә җылы, нурлы кич. Рифат эштән кайтырга тиеш. Әлфия аш пешерә. Кинәт ишек кактылар.

– Әни, кем килгән? – диде Илназ, күзләре янып.

– Бәлки, ялгышканнардыр, – диде Әлфия.

Ишекне ачкач, Әлфия аптырап калды – Фәридә. Тәнендә җаны юк кебек, ябык, күзләре сүнгән.

– Бу кем? – диде Илназ пышылдап. – Начар апамы?

Фәридә көлеп җибәрде:

– Бу – Илназмыни? Үсеп беткәнсең бит инде! Теләсәм, үземә алам сине!

– Начар апа! – дип кычкырды малай, артка посып. – Полиция чакырыйк!

– Җитте! – диде Әлфия, тавышы кырыс иде. – Илназ, бар, энең янына кер.

Илназ йөгереп киткәч, Әлфия кырыс караш белән сеңлесенә борылды:

– Кит моннан! Сиңа монда урын юк. Ул – минем улым!

– Мин аңа кирәкмим дә! – диде Фәридә мыскыллап. – Балалар – чын газап икән!

– Ә нигә килдең алайса?

– Бабайның фатирын бүлешергә! Ул бит икебезгә калган иде!

– Юк инде, – диде Әлфия тыныч кына. – Әби синең аркада васыятьне үзгәртте. Хәзер барысы да минем исемдә.

– Юкка чыксын ул!

– Бар, судка бир! – диде Әлфия һәм ишекне япты.

Илназ йөгереп килеп, әнисен кочаклады:

– Әни, син мине сакладың, әйеме?

– Әйе, улым, – диде Әлфия, күзләрен яшь каплады. – Әниең сине беркемгә дә бирмәячәк.

Малай, елмаеп, башын аның иңбашына салды. Ә Әлфия эчтән генә уйлады: «Мин синең өчен бөтен дөньяга каршы тора алам, улым. Син – минем бәхетем».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар