Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Мин сине беркайчан онытмам!»: Яңа Спас районында хәрби операция герое белән хушлаштылар

Ульяновскидан хәрби очучы Эльдар Тимушев махсус хәрби операциядә беренче көненнән катнаша. 2022 елның 5 мартында ул яралыларны эвакуацияләр өчен заданиега китә, һәм ул идарә иткән вертолетны бәреп төшерәләр. Эльдар Тимушев 1 ел буе хәбәрсез югалган саналган иде. 1 ел үткәч, аны туган ягында җирләделәр.

news_top_970_100
«Мин сине беркайчан онытмам!»: Яңа Спас районында хәрби операция герое белән хушлаштылар
Регина Тимушевадан алынган фото

Ульяновск өлкәсенең Яңа Спас районда яшәгән 27 яшьлек егет, махсус хәрби операциядә хәбәрсез югалган саналган Эльдар Тимушевның мәете табылган. Ел буе гаиләсе аның исән икәнлегенә ышанып, яраткан ул, кайгыртучан ир булган Эльдарны «менә-менә кайтыр» дип ышанып яшәгән иде. Ульян каһарманының ният-хыяллары, теләкләре, ни өчен язмышы шулкадәр озак вакыт билгесез булуы турында ulpravda.ru хәбәрчесе белешкән.

Эльдар Тимушев 2013 елда 1нче Яңа Спас мәктәбен тәмамлый, техник университетка укырга керә. Биек зәңгәр күк турында хыяллана ул, шуңа 2014 елда очучылар әзерли торган Сызрань югары хәрби авиация училищесы курсантына әйләнә. Уку йортын тәмамлауга, 2019 елда егетне Кырымның төньягына – Джанкой шәһәренә җибәрәләр.

Фото: © Регина Тимушевадан алынган фото

 «Эльдар гел күк турында хыялланды. Аны апасының ире кызыктырды, ул да очучы. Нәтиҗәдә, Эльдар үзе хезмәт иткән частьтәге иң яхшы офицерларның берсенә әверелде, МИ-24, МИ-35 хәрби техникасында очты», дип сөйли Илдарның 25 яшьлек хатыны Регина Тимушева.

Балалар һәм йорт турында хыялланды

Булачак хатыны Регина белән Эльдар социаль челтәрдә таныша. Үзләренең Яңа Спас районында моңарчы да юллары очрашкан вакытлары була аларның, әмма якыннан аралашканнары булмый.

Фото: © Регина Тимушевадан алынган фото

«Аны Джанкойга җибәрер аллыннан, 1 бер ай буе социаль челтәр аша аралаштык, аннан соң очраштык. Бер-беребез өчен яратылган булуыбызны шундук аңладык, бер-беребезгә гашыйк булдык. 2 атнадан соң ул мине әти-әнисе белән таныштырды. Аннары Эльдар Джанкойга хезмәткә китеп барды. Бер тапкыр мин аның янына Торжок шәһәренә килдем, аны анда өстәмә укуларга җибәргәннәр иде. 4 айдан ул ялга кайтты һәм 3 көннән миңа тәкъдим ясады. 2020 елның 11 июнендә никахлаштык, ә 3 көннән Кырымга очтык, анда рәсми төстә язылыштык», дип искә төшерә Регина Тимушева.

Эльдар белән Регина бик тату яшиләр. Зур планнар төзиләр, фатир сатып алырга, балалар үстерергә хыялланалар. Ләкин махсус операция башлангач, планнарын арткарак күчерергә туры килә.

Фото: © Регина Тимушевадан алынган фото

«Мин тиздән кайтырмын!»

2022 елның 24 февралендә хәрби офицер, беренчеләрдән булып, махсус хәрби операция зонасына китә. Хезмәттән соң, кичләрен хатыны янына Джанкойга кайта. 4 март көнне иртәнге сәгать 8дә дә лейтенант хезмәткә китә. Көндезге 11дә хатынына шалтыратып, берничә көнгә задание белән очасын әйтә. Ләкин 15 минуттан Тимушевлар фатирында ишектә кыңгырау шалтырый.

«Ишек төбендә Эльдар басып тора иде. Сугышчыларның барысын да, тәмәке алып килегез, дип җибәргәннәр, ә ирем вакытын әрәм итеп тормаска һәм минем янга кайтып килергә уйлаган. Моңарчы беркайчан алай эшләгәне юк иде, мин хәтта гаҗәпләнеп куйдым. Ул ишек төбендәге урындыкка утырды. Ә мин, янына тезләнеп, аны кочакладым да елап җибәрдем. Бу көнгә кадәр иремнең бер тапкыр да минем күз яшьләрен күргәне булмады. Ләкин ул көнне бөтен нәрсә башкача иде. Аны җибәрәсем килмәде. Ул, дулкынланыр өчен сәбәп юк, тиздән кайтам, диде. Без кочаклаштык, һәм Эльдар кайту белән, бәби алып кайтабыз, дип сөйләштек. Эльдар подъездга чыкты, мин артыннан куып җиттем аерылыша алмый тордык. Шунда ирем мине соңгы мәртәбә үпте. Мин тәрәзәдән карап калдым, аңа кул болгадым, һәм ул китте», – дип, күз яшьләре белән искә ала Регина ире белән соңгы күрешүен.

Икенче көнне, 5 мартта, Регинага ире Эльдарның базада, исән-сау икәнен хәбәр итәләр. Ләкин ул, киресенчә, борчыла башлый: нишләп соң алайса ире аңа үзе шалтыратмый да, аның белән чынлыкта ни булды икән – башында туктаусыз шул сораулар бөтерелә.

«Эльдарның бөтен командирларына, бергә хезмәт иткән дусларына шалтыратып чыктым, ләкин аның кайда икәнен беркем дә белми иде. Дус кызым янына киттем, чөнки бу уй-хисләр арасында берүзем генә түзәрлек чамам калмады. Дустымның Эльдарым белән бергә хезмәт иткән ире мине кочаклап елап җибәрде, мине ташламаячакларын әйтте. Мин, нәрсә булды, дип сораштыра башладым, ләкин ул дәшмәде», ди яшь хатын.

Икенче көнне, 6 март кичендә, Регинага Эльдар белән бергә сугышкан егетләрнең берсенең хатыны шалтыратып, хәзер кунакка киләчәкләрен әйтә.

«Аларның ниндидер начар хәбәр әйтергә килүләрен шундук аңлап алдым. Ул вакытта мин коридорда, янымда исә иремнең ботинкалары. Дуслары Эльдарның 5 март көнне көндезге сәгать 1дә Николаевск өлкәсенең Вознесенский районыннан яралыларны ташырга очуын әйттеләр. Ләкин ул кире әйләнеп кайтмаган, аның белән нәрсә булганы һаман да билгеле түгел, диделәр», дип, җан ачысы белән искә төшерә Регина.

Президентка юл алган

Ел дәвамында ханым ирен исән-сау күрүдән өметен җуймый көтә. Ире турында нәрсә дә булса ишетергә өметләнеп, төрле инстанцияләрне йөреп чыга. Мәскәүгә, Россия Оборона министрлыгы, Президент хакимиятенә кадәр барып җитә. Ләкин сорауларына җавап кына булмый.

«Йокларга ятканда, һәр кичне Эльдарның фотосурәте белән йоклап китәм, аны, менә-менә кайтып керер, дип күз алдыма китерә идем. Без бер-беребезне бик ярата, бер-беребездән башка бер көн дә тора алмый идек. Ирем югалганны белгәч, акылдан язгандай булдым, атналар буе йоклый алмадым. Ярты ел буе антидепрессантлар эчтем, үземнең генә көчем җитми башлаган иде. Инде үләрмен, дип уйлаган идем, Эльдарны көтеп алырга кирәк, дигән уй гына яшәргә мәҗбүр итте. Минем өметем бар иде», ди Регина.

Фото: © Регина Тимушевадан алынган фото

Ул вакытта Эльдар белән бергә тагын 5 очучы югала. Сентябрь аенда 3 мәет табулары турында хәбәр килә. Эльдар шулар арасындадыр, дип фаразлыйлар. Ләкин Илдарның әтисеннән алынган ДНК тесты расланмый.

«Шуннан соң, Эльдар исән, дигән өметебез тагын да артты. Ул безгә шалтырата алмый торган җирдәдер, дип уйладык», ди Регина.

2022 елның көзендә кыз туган ягына – Ульян өлкәсенә Яңа Спаска кайта, җирле администрациягә эшкә урнаша, һәм көн саен иреннән хәбәр көтеп яши башлый. Әмма 15 март көнне аңа иренең хәрби задание үтәгән вакытта каһарманнарча һәлак булуын хәбәр итәләр.

«Мәетен әле декабрь аенда ук тапкан булганнар икән. Ләкин өемнәр астында башка сугышчылар да булган, барысын да танырга кирәк. Мин әле дә ирем Эльдарның үлгәнлегенә ышана алмыйм», дип сөйли тол хатын, йөрәк ярасын яшерә алмыйча.

Аны якты күңелле кеше итеп истә калдырдылар

Эльдар Тимушевны 21 март көнне Яңа Спас районында җирлиләр. Офицер белән саубуллашырга Россиянең төрле төбәкләреннән якыннары җыела. Алар зиратка тыныч кына барып җитә алсыннар өчен, М5 юл трассасының берничә дистә чакрым арасын ябып торырга туры килә.

«Мәскәүдән дусларыбыз килде, Каменскидан, Джанкойдан, Чувашиядән һәм башка шәһәрләрдән. Кабере тоташ чәчәкләргә күмелгән, халык бик күп килгән иде. Эльдарны бик якты күңелле һәм яхшы, һәрчак ярдәмгә килергә әзер кеше буларак истә калдырганнар, дип сөйли Регина. Һәм кабат иренә эндәшә: Мин сине беркайчан да онытмам, сөйгәнем!»

Фото: © Регина Тимушевадан алынган фото

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100