Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мин сине беләм (Кәрим Кара)

news_top_970_100

Шәүкәт җәйнең матур көнендә Чувашстан якларына санаторийга килде. Бераз ял итеп, дөнья мәшәкатьләреннән арынып, яңа тәэссоратлар туплап кайтасы килде Байбаковның. Ул сайлаган ял йорты исеме яңгыраганнардан түгел иде. Шәһәрдән ерак, ни шифалы чишмәләре юк, ни атказанган дәвалау ысуллары, дәваланучыларны чикле күләмдә генә кабул итәләр. Бар якларын белеп юллама алды Шәүкәт. Тыз-быз йөреп торган шәһәр халкыннан болай да арыган иде, дәвалану да төп максат түгел, әлегә сәламәтлегеннән зарланмый. Тынычлык эзләде ул, тапты да шикелле.

Байбаковны 2 кешегә исәпләнгән палатага урнаштырдылар. Админстратор дигәннәре – шома битле, йөгерек күзле, авызын җыеп ала алмаган бер бәндә – аны яшәү шартлары белән таныштырды. Бүлмә уртасында як-ягына карангалап торган Шәүкәт кәчтүм кесәсеннән 2 мең акча чыгарып, тегеңә сузды:

Ун көнләп миңа күрше урнаштырмасагыз иде, – диде ул. Сөйләвеннән туктап калган администратор беравык акчаларга карап торды да, җәһәт кенә үрелеп алып, кесәсенә яшерде.

Тырышырбыз, иптәш. Барып чыкмаса, алдан хәбәр итәрмен, – дип, артыгын сөйләми, борылып чыгып китте. Бүлмәнең тәрәзәсе кояшка карап тора икән, көн урасында эсселәтә торгандыр. Анысына битараф калды Шәүкәт. Җылы сөяк сындырмый, җылы эзләп килде дә ул монда.

Әйберләрен шкафка урнаштырып, тәмам үз булып, трико-футболкалар киеп куйган иде, төшке ашка барырга вакыт җиткән, имеш. Ашханәдә ял итүчеләрне 2 төркемгә бүләләр икән. Күпчелек китерелгән ризыкларны ашыйлар, киләсе көнгә заказ бирү каралган. Ә «сайлап алынганнар»га алтын карта – швед өстәле. Әлбәттә, Байбаков «сайлап алынганнар» арасында иде. Җаның ни тели – шул бар иде менюда. Кайсысын телисең, күпме микъдарда – барысы синең теләгеңдә. Сайланып кына тамак туйдырганнан соң, үз бүлмәсенә кайтып, бераз черем дә итте әле ул. Шуннан соң, иркенләп, ял йортының территориясен өйрәнергә чыгып китте. Күңеленә хуш килгәне – адым саен үсеп утырган кочак җитмәстәй карагайлар булды.Тын алулары икенче иде бу агачлар арасында. Урман куелыгында зур булмаган күлгә юлыкты әле ул. Яр буена ком җәелгән, берничә көймә бәйләп куелган, учак урыны да бар. Монда кояшта кызынып, су коенып, шашлыклар пешереп ятарга була икән. Барысы да таманга килә яхшылап ял итәргә исәп тоткан кешегә.

Күңеле хушланган иде Байбаковның. Тротуар читендә урнашкан бер киосктан минераль су алып, бүлмәсенә кайтты ул. Җылына төшкән суны йоткалап, берничә урынга шалтыратып алды. Интернетны ачып, яңалыклар белән танышты, көлке программасын карады. Ошый иде әлегә бу ял йорты Шәүкәткә.

Кичке аштан соң юл буенда алган бер рәсемле журналны актарып ятканда, колагына татарча моң чалынып калды. Татарның җитмәгән җире юк инде аның. Кайда барсалар да, бераз һуш җыялар да, гармун тарта башлыйлар. Түзмәде, урыныннан торып, тәрәзәгә күз салды Шәүкәт. Анда наратлар арсында танцплощадка эшләп куйганнар икән дә. Көне буе эсселектән интеккән ял итүчеләр кичке җиләс һава суларга чыканнар. Кемдер гармун тарта, хатын-кызлар көлүе ишетелеп кала, сигарет утлары ялтырый. Шартына китереп ял итәләр икән монда. Шәүкәт тә дәртләнеп китеп, кешеләр арасына чыгып урарга булды. Өс киемен яхшыга алыштырып киде, мул гына итеп хушбуй сипте. Көмешләнә башлаган чәчләрен кыек салып тарады. Әле исемлектән сызып ташларга ашыкмасыннар аны, күңеле яшь аның.

Ашыкмый гына тротуар буйлап атлады Шәүкәт, бер төркем булып торган ирләр янында тукталды. Тактадан эшләнгән түгәрәктә парлар әйләнәләр иде инде. Шәүкәт, сиздерми генә, түгәрәкнең каршы ягында басып торган хатын-кызларны күз уңыннан үткәрде. Аллы-гөлле өрфия күлмәкләр киеп куйган гүзәл затлар юри кычкырып-кычкырып сөйләшәләр, нидәндер кызык табып көлгән булалар, шул ук вакытта зыр-зыр ир-атларны күзәтергә дә өлгерәләр. Гаеп эш түгел: арада ялгызлары бардыр, кайсысы, ял истә калдырырлык булсын дип, вакытлыча маҗара эзлидер, күбесе болай гына, «күрәсеңме, мин нинди» дип, ирләр күзенә салыну өчен генә чытыклана торгандыр. Мондый ял иткән урыннарда очраклы очрашулар булгалап тора инде, элек-электән килгән гадәт. Шәүкәт үзен ауга чыккан аучы сыйфатында хис итмәде, әмма язмыш юлына чыгарып куя калса берәр чибәркәйне, һич тә баш тартмас иде төсле. Гармун уйнаудан туктадылар. Оештыручы җыр кабызды, чуваш урманнары уртасында француженка Мирей Матьеның үзәк өзгеч тавышы яңгырады: «Чао, бамбино...»

Шул чак көтелмәгән хәл булды. Ирләр төркеменнән бер озын гына буйлы, чандыр гәүдәле берәү суырылып чыкты да Шәүкәтне тирәләп әйләнде. Күзләрен кыса төшеп, йөзенә текәлде:

Ә мин сине беләм! Белә-әм мин сине, – дип елмайгандай итте, эре сары тешләрен күрсәтеп. Аннан кинәт кенә Байбаковны күлмәгеннән маткып тотып алды: – Әһә, асылкош аягыннан эләкте! – дип чинап җибәрде бу бәндә. Гәүдәгә таза булса да, тавышы бик нечкә яңгырады аның.

Таныйсыңмы мине? Таныйсың, таныйсың… Таңсылуның туганнан туган абыйсы булам мин. Менә исәп-хисап бирер көнең килде, он-талкан ясыйм хәзер мин синнән!.. – дип уңга-сулга селеккәләде ул Шәүкәтне җирдән күтәреп алып. Югалып калган Шәүкәтнең башы буталып китте, тыны буылды, күзләре атылып чыгар дәрәҗәгә килделәр. Тагын 1-2 минут кулларын ычкындырмаса теге газраил, тәки мәңгелеккә күзләрен йомар иде Байбаков. Бәхетеннән, өйлегешеп торган ирләр арага керделәр, Шәүкәтне җиргә бастырып, читкәрәк этәрделәр. Әмма кызган иде теге колга, озын кулын сузып, Шәүкәтнең борынына берне ямарга өлгерде. Шарлап кан ага башлады, Байбаковның өстендәге ак күлмәге кызыл кан булды. Ирләр ваграк иделәрме, әллә артык көч салмадылар, теге адәм ычкынып китеп, чүгәләп утырган Шәүкәтне тагын тибеп очырды әле. Якында гына сыбызгы сызгырттылар, форма кигән хокук сакчысы пәйда булды.

Пройдемте, граждане, – дип ике сугыш чукмарын үз постына чакырды. Ул арада тагын бер погонлы кеше ярдәмгә килеп җитте. Аллы-артлы төшеп, икесен бер бүлмәгә китереп керттеләр. Башта колганы өстәл янындагы урындыкка утырттылар. Кулъяулыгы белән зураеп калган борынын каплап, Шәүкәт ишек төбендә көтеп торды.

Исемең фамилияң, яшәгән урының, – дип тезеп китте лейтенант, ниндидер кәгазьләрне алдынарак тартып.

Рамазан мин, – диде колга, чүкечтәй кулларын өстәлгә салып.

Эчтегезме бүген, сездән хәмер исе дә килеп кала, – дип ачыклык кертергә тырышты хокук сакчысы. Йөзе чытылган иде аның. Шундый матур кичтә тынчу бүлмәдә сугыш чукмарлары белән утыр инде. Әллә тегендә, агачлар арасында, аны берәр нәзекәй бил түземсезләнеп көтә торгандыр?

Ну инде булды бераз. Бүген генә килдем мин. Бүлмәдәшләр белән өч борынга бер акны сындырып куйдык. Артыннан берәр савыт сыра чөмердек. Очрашу хөрмәтенә. Аннан соң биергә дә күңеллерәк булыр дип уйладык. И шуннан соң...

Сез бу кешене беләсезме? Кем беренче булып башлады? Ни сәбәптән сугыш оештырдыгыз? – дигән сорауларны яудырды лейтенант, үзе ашыгып-ашыгып ниләрдер язды алдындагы кәгазенә.

Монымы? Бу селәгәйнеме? А как белмәскә! Беләм, бик яхшы беләм мин аны. Ничә тапкырлар миндә мунча кереп ятты, хатын пешергән пилмәннәрне сыпыртты, үзем лично кайнаткан көмешкәне литрлап чөмерде. Ну, хайван… – дип тагын урыныннан кузгалырга чамалады Рамазан. Артында торган икенче хокук сакчысы аны иңбашыннан басып, кире утыртты. Бу адәмнең нәрсәләр сөйләгәнен тыңламады да, колакка кергән кадәресен дә аңламады Шәүкәт. Үз кайгысы кайгы иде аның. Бу нәгъләт борынын сугып сындырмаса ярар иде инде. Кабыргага да шәп эләкте, һаман тын алулары авыр. Аның берәрсе сынган булса – хуш, ял йорты, диген инде. Туры больницага кереп ятарга туры килер. Бу нәрсә булды соң әле?

Самогон кайнату уголовно наказуемо, – дип китапча сиптерде хокуук сакчысы. Аның карашы да кырысланып калды. – Ярар, шуннан, эчкәнсез-ашагансыз бергәләшеп. Шуның өчен тотып тукмаргамы дустыңны?

Дус түгел ул миңа! – дип кулы белән һаваны ярды Рамазан. – Кан дошманым ул минем. Хәзер күз уңыннан ычкындырмыйм инде мин аны. Төрмә ишекләрен ачып керсәм керәм, мәгәр кара канын агызам.

Угроза, тагын бер статья сиңа, – диде лейтенант. Битараф яңгырады аның тавышы. Көтеп торган кызы озак түзмәгәндер. – Син аңлатып сөйлә, абзый. Ашаганының хакын түләмәдеме? Башка зыян салдымы мөлкәтеңә?

Нәрсә ризык? Барысын үзебез җитештерәбез, хак сорамыйбыз аның өчен. Малы да жәл булмас иде. Ул арты кара нәрсә минем туганнан туган сеңлекәшне алдап йөртте. Өйләнәм, фәлән-фәсмәтән, дип башын әйләндерде. Мин дә, беркатлы бәндә, ышанган булдым аның юха теленә. Кавказ якларыннан ул, 4-5 ир гараж төзеп яттылар. Бер көн төзеп бетерделәр, икенче көнне юкка чыктылар. Ай күрде, кояш алды. Ә минем сеңлекәш һаман елый әле, шул Гивига охшаган улын кочаклап. Улың бар синең, тәмуг кисәве! – дип әйтеп куйды ул борыла төшеп. Нәкъ шул вакытта Шәүкәт йөзеннән кулъяулыгын читкә алган иде. Тукмаган кешесенең йөзен абайлап калды шикелле Рамазан.

Их-ма! – дип кычкырып җибәрде ул нәзек тавышы белән, куллары белән тубыкларына шапылдатты. – Ялгышлык чыккан, иптәш командир. Бу Гиви түгел…

Күзләрен челт-челт йомгалады Рамазан, тавышында аптырау чагылды. Лейтенант Байбаковка текәлде:

Сез бу кешене беләсезме, иптәш?

Беренче тапкыр күрәм, – дип баш чайкады Шәүкәт. Тавышы тыңкау яңгырады аның, фәнни әйткәндә «прононс» белән. Борыны тыгылган иде куерган кан кисәкләре белән. «Сынмаса гына ярар иде» дигән уй килде тагын башына Байбаковның.

Караңгыда бик аерып булмагандыр инде. Тегеләй ни килеш-килбәте коеп куйган Гивиныкы. Ныкча гәүдә, калкып торган корсагы, башы да пеләшләнә башлаган әнә, – дип акланды Рамазан. Тәмам югалып калган иде ир. Тиз генә айнып та китте шикелле. Шундый тарихка килеп капсын да.

Аңлашылды, – дип кулындагы ручкасы белән өстәлне төйде сорау алучы. – Сез бер гаепсез кешегә һөҗүм итәсез, битен-башын сугып кырасыз, яткан кешене типкәлисез, авыр яралар саласыз. Сез, иптәш, бу хулиганга карата гариза язарга телисезме? Уголовный эш кузгатырга була бу очракта. Фактлар күз алда, шаһитлар бар. Бер сүзегез җитә...

Каршыда утырган Рамазанның башы иелеп төште, хокук сакчысының да йөзе кырыс иде. Байбаков урыныннан кузгалды:

Юк, юк, берни язмыйм, ялгышлык белән генә бит. Төрле хәлләр була. Гафу итәм мин аны, сез дә тоткарламагыз.

Ну протокол төзибез сиңа, кирәкмәгән чакта кул уйнатучыга. Башка вакытта сабыррак булырсың. Ә сезгә, иптәш, китәргә була. Башка сорауларыгыз булмаса...

Байбаков тынчу бүлмәдән чыккач та, сорашып-белешеп, кизү врачны эзләп тапты. Ак халат киеп куйган яшь кенә кыз бала, ихласлап, Шәүкәтнең борынын тарткалады, уңга-сулга боргалады, ниндидер ялтыр тимерне куеп тикшергәндәй итте. Аннан соң күлмәген күтәртеп, кабырга тирәсен нечкә бармаклары белән баскалады. Соңыннан нәтиҗә ясап куйды:

Борыныгызга зыян килмәгән. Бераз кызарып торыр да үз хәленә кайтыр. Ә менә кабырга шиккә сала. Гематома барлыкка килгән. Визуально карап кына сынган-сынмаганын әйтеп булмый. Иртәгәне көтик, әгәр авыртуы басылмаса, рентгенка төшерербез. Тын алганда үзен сиздермиме? Иртәгә иртән кереп чыгарсыз, – дип озатты Байбаковны.

Әкрен атлап үз корпусына юнәлде Шәүкәт. Борыны да, кабырга арасы да авырталар иде, әмма түзәрлек дәрәҗәдә.

Бүлмәсенә кергәч тә, беренче эш итеп канга буялган әйберләрен салып атты ул, душ астына басып озаклап юынды. Җылы су баскан кебек булды авыртуларны. Яраксызга әйләнгән әйберләрен төенгә төйнәп, залдагы чүп савытына чыгарып бәрде. Караватындагы япмаларны тагатып урын салды да, утны сүндереп, җылы одеял астына кереп ятты.

Тышкы халәте бераз ипкә килгән төсле булса да, күңеле купкан иде Шәүкәтнең. Башта ул әлеге адәм актыгын аты-юлы белән сүкте. Иң каһәрле теләкләр яудырды тегеңә алдагы күрәчәгендә. Хыялында Рамазанны уңлы-суллы яңаклады, арт шәрифләренә типкәләде, җирдә тәгәрәтеп йөртте. Шундый уйлар бераз җиңеллек бирделәр аңа. Шуннан соң ул хәтер йомгакларын сүтеп, мондый хәлләрдә калганын исенә төшерергә тырышты. Дөресен генә әйткәндә, шактый озын гомерендә, ачуланып китеп, берәүне дә сугып екканы булмады ирнең. Шүрли иде ул малай чактан ук бәргәләшүләрдән, йөгереп кача иде ераккарак.

Үсмер чакта булды, дер калтырап, кемгәдер каршы басып торган чаклары. Андый алышулар тиз тәмамлана инде. Шәүкәтне бәргәлиләр дә, авызын-борынын канатып, калдырып китәләр. Андый хәлләрдән соң озак саклана күңелдә курку хисе, онытылмый йөрәкне телгәли кимсетелүләр. Ир уртасы яшенә җиткәч тә әтәчләнмәде, башка төрлерәк үч алды дошманнарыннан.

Менә хатын-кызларга кул күтәргәләде. Хыял иде эчкән-исергән чагында Байбаков, күп гүзәл затларны рәнҗетте. Хәзер килеп кенә онытылды барысы да. Әллә шул үткәннәр өчен алдымы бүген җәзасын? Дөрес аңласа, бу ял итүченең сеңлекәшен алдаган ахрысы бер кара җанлысы. Һе, кара җанлысы, имеш. Андый атама бирә башласаң һәр хатын-кыз халкын төп башына утырткан затларга, гаепсез булганнар бармак белән генә санарлык калыр. Баштан үткән бар мәхәбәт уеннарын исемлеккә теркәсәң...

Әнә теге Тәслимә белән бигрәк ялкынлы сөю булды мәктәп елларында. Кыз күрше авылдан килеп укыды, интернатта куна ятты. Анда әти-әни тәрбиясе юк. Унынчы класста язгы төннәрдә гел Шәүкәтләрнең «избушкасына» кунакка йөрде кызый. Нәрсә уйлаганнардыр ике җилбаш? Уку бетте дә, кыз югалды, Шәүкәткә истәлекләр генә калды. Шуның өчен гаепләргәме, борын кырыргамы? Механиклыкка укып йөргәндә гашыйк булды Вәрисәгә. Кыз ашнакчы һөнәрен үзләштерде. 2 ел бер гаилә булып яшәделәр. Аннан Шәүкәт армиягә китеп барды, кыз елап озатып калды. Башкача очрашканнары булмады. Шундый маҗараларны исәпләргәме хәзер? Барысы онытылган, үпкән-кочкан – җилгә очкан, дигәндәй.

Үз гомерендә 3 тапкыр өйләнде Байбаков. Башта кәләшне үз авылыннан алды. Бергә урам ураганда күңелгә ятышлы гына төсле иде Галимәсе. Тора-бара суынды егет, җен булып күренә башлады сайлаганы. Әтисе арадагы хәлләрне сизеп алды.

Мөмкинлек булганда, котыл син аннан, гомер буе җәфаланырсың, – диде. – Әмма ашыкма, әкрен-әкрен кор җәтмәңне. Гел аны гаепле чыгар, күзен ачырма. Үзе түзәлми кайтып китсен, – дип, аталарча кыйммәтле киңәш бирде.

Тыңлаулы булды Шәүкәт, әти сүзенә колак салды. Шул көннән башлап хатынының һәр адымыннан җитешсезлек эзләде, чебеннән фил ясады.Теләгән кеше таба инде ул эзләгәнен. Озын гомер юлы үткән әтисе ялгышмаган, күз яшьләренә төелеп кайтып китте Галимәсе, авыры борынына җитеп килсә дә. Соңыннан Шәүкәт әтисе белән икейөзләнеп барып йөрделәр әле киленнең өенә, кире кайтырга өндәделәр. Сүзеннән кайтмады Галимә. Шуңа аның тапкан баласын да үзенеке итеп кабул итмәде Шәүкәт. Хатыны, мескенләнеп, алимент юллап йөрмәде. Бер тиен дә түлисе булмады иргә. Хәзер кайдадыр ул хатын, кайдадыр бала? Ике ятып бер төшенә керми Байбаковның. Барысы үткәндә калган, еллар астында күмелгән, нигә яңартырга үткәннәрне?

Икенче хатыны шәһәрдән иде Шәүкәтнең. Беренчесе белән яши алмагач, өзә сугып шәһәргә чыгып китте ул. Хатыныннан ераграк китәсе килде, авыл тормышы да күңеленә ятмый иде аның. Шул булдымы тормыш? Иртәдән кичкә кадәр кулыңнан сәнәк-көрәк төшермә, алган акчаларың ашаудан артмый. Тракторың белән кырда тузан йотасың, арып кайткач, үз хуҗалыгың көтеп тора. Сыерың мөгри, бакчаң казылмаган, кырыкмаса кырык эшләр. Барып төзелешкә урнашты, фатирга керде бер әбигә. Җайлашты әкрен-әкрен шәһәр тормышына. Алга таба ничегрәк булыр иде, әбинең кызы фатир алыштырырга тәкъдим итте аңа. Әлеге фатир хуҗабикәсенең 2 бүлмәле фатирда яшәгән, яше 40ка якынлаган кызы ба, имеш. Шул хатынкай башын югалтты Шәүкәтне күргәч.

Исеме икенчерәк иде аның, борынгы исем – Майҗиһан. Исемендәмени хикмәт. Соңыннан барыбер, телгә ятышлырак булсын дип, Майя дип йөртә башлады аны Шәүкәт. Бик кәефе килгәндә Майка дип тә җибәргәли иде. Бер ял көнне өстәл әзерләп, ирне үзенә кунакка чакырды хатын. Шәүкәт ни – берсүзсез риза булды. Кем баш тартсын бушлай ашап-эчүдән? Шулай берегеп киттеләр алар. Нык кына кәефләнеп алган Шәүкәт сыланып барган хатынкайда куна калды. Тагын-тагын кунак булды әле ул якын булып киткән фатирда. Соңыннан хатын Шәүкәткә күчеп килергә рөхсәт итте. Шатланып күченде ир. Фатирга түлисе түгел, ашау-эчү – байдан, тирбәтеп йоклатып җибәрәләр. «Тагын нәрсә кирәк? Хәзергесе шундыйрак булса, алдагысын күз күрер», – дип уйлады Шәүкәт.

Әллә кем урынына күрде өйдәшен яше үтеп барган Майҗиһан. Үз гомерендә артык ир-ат игътибарын тоймаган булган ахрысы ул. Гомере буе тегү фабрикасында эшләгән. Андый җирдә кайда карасаң – хатын-кызлар. Аннан соң, ирләр борылып карарлык кыяфәттә дә түгел. Шуңа да, янында Шәүкәт пәйда булгач, ниләр эшләргә белми кыланды. Буш вакытында пешерде-төшерде, тәмледән тәмле ашатты, күгәрчендәй гөрләп кенә торды. Җыелган акчаларын мул тотып, баштанаяк киендерде Шәүкәтне, кино артистына биргесез булды ир.

Баштарак тормышындагы үзгәрешләр күңеленә яттылар Шәүкәтнең. Тора-бара арыды бу артык тыкшынулардан. Бер адым атлый алмый, җанкисәге кызыксына башлый: кая барасың, нигә чыгасың, нәрсә кирәк, кая үзем алып кайтыйм. Бераз гына кәефе төшсә – игътибар үзәгендә, температурасын үлчи, дарулар ташый, врач чакырырга булып бетә. Гомумән, артык булып китә иде ирнең тормышында. Минут та ялгыз калып булмый.

Егет чактан Шәүкәт күңел ачарга яратты. Әмма хәйләкәрлеге белән шым-шым булашты. Күрсәтеп эчмәде, ятлар алдында тыелды, тәртип бозмады. Ә яңа фатирда чиксез мөмкинлекләр ачылгач, үзенә ирек бирде ул. Майҗиһанның бер тапкыр да аның теләгенә каршы төшкәне булмады. Ир кушкач, аның белән бергә чәрке күтәрергә өйрәнде. Шәүкәт шуны исләде: бу хатынның эченә исерткеч керсә, бөтенләй «башы китә» икән, нәрсә эшләгәнен аңламый башлый. Төрлечә уйлап, бу яктан үзе өчен нинди файдалар чыгарырга булганын фараз кылды. Сорашып-белешеп, кәгазьләр әзерләп, кешесен табып, Майҗиһан фатирын үз исеменә яздырды, тулы вәкаләтле хуҗа булып алды яшәгән почмагына.

Хатын-кыз тиз бирелә икән яшел еланга – хак сүзләр. Вакытлар үтү белән, Майҗиһан хәмерсез тора алмый башлады, эшеннән китәргә мәҗбүр булды. Күрше-тирәләр төрлечә үгетләп карадылар үзен. Әйтергә кирәк, Шәүкәт үзе бервакытта да ишек тышында салмыш рәвештә күренмәде. Аны күршеләре аек акыллы, үрнәк тәртипле иргә саныйлар иде. Майҗиһан тәмам көрчеккә килеп терәлгәч, тегенең кешелек кыяфәтен югалтып котырган чагында, врачлар чакыртты Шәүкәт. Психбольницадан таза-таза санитарлар килеп, Майҗиһанны салып алып киттеләр. Үз фатирында ялгызы калды Байбаков.

Казан уртасындагы 2 бүлмәле фатирның хуҗасы булу – уен эш түгел инде ул. Әмма Шәүкәт язмышны сынарга теләмәде. Көнендә үзгәреп китәргә мөмкин һава торышы. Шуңа да эш урыныннан ял алып, клиент эзләп табып, фатирын тиз арада сатып җибәрде. Кулга кергән акчалар белән ничегрәк файда чыгарырга дип озак баш ватарга туры килмәде Шәүкәткә. Фарт бер килсә килә бит ул. Механиклыкка бергә укыган, бер табактан ашаган дустын очратты ...

Болай итеп, үз уйларыңа уралып, күпме ятарга була? Кабырга астындагы күгәрек урыны да ныграк сиздерә башлаган төсле булды. Иртәдән тәки врачка күренми булмас ахрысы. Шәүкәт һәрвакыт алдагысын чамалап яшәде. Әле монда килеп урнашмастан алда ук нинди каршылыкларга очрасын төрлечә юрады. Өйдән читкә чыга башласаң, беренче эш итеп, син тазалыгыңны кайгырт, дарулар ал. Яше бара иде Байбаковның, үз хәлен үзе белә иде. Шуңа да төрлесеннән сайлады дәвалану чараларын.

Баш авыртудан, гомумән авыртуны баса торган төймәләр исемлектә беренче торалар. Шуннан килеп диарея турында онытмаска кирәк. Нәрсәдер ашап эчең йомшады икән, кемгә йөгерәсең ярдәм сорап? Әллә бәдрәфтән чыкмый сагышлап утырасыңмы? Бу – көлкеле түгел, бик кирәкле дару. Аннан соң, олы яшьтәге кешеләр яңа урынга күнегә алмый җәфаланалар, йокылары кача, дискомфорт туа. Әлбәттә, йокы дарусыз булмый. Анысының иң кыйммәтлесен, иң көчлесен үзе белән йөртә Шәүкәт. Дарулар искә төшкәч, авырлык белән генә булса да кузгалып, авыртуны баса торган төймә йотты, артыннан йокы даруын кабул итте. Икесе бер-берсенә ярдәм итеп, изрәтеп җибәрергә тиешләр иде шундый көчле кичерешләр кичергән ял итүчене. Әйтсәң дә, бераз күзләрен чытырдатып йомып ятты да, әвен базарына киткәнен сизми дә калды Байбаков.

Иртән тәрәзәдән мул коелган кояш нурлары уяттылар Шәүкәтне. Бер генә мизгел үзенең кайдалыгын аңгармыйрак ятты, ялда икәнен исенә төшереп елмаеп җибәрде, бар сөякләрен шатырдатып киерелде. Рәхәт менә шулай үзеңне җир белән күк арасында итеп тою. Кайдадыр ашыгасы түгел, эшләнәсе эшләрең эшләнеп беткән, чабудан тарткаламыйлар, дүрт ягың кыйбла, башыңа ни килә, шуны эшлә. Кичә булып үткән хәлләр исенә төшеп, бераз кәефен җибәрделәр җибәрүен. Кулы белән кабырга тирәсен баскалап карады, артык авырту сизелмәде алай. Анысы да шатлык. Торып, кырыну приборы янында яткан көзгесенә күз салды. Дә, йөзенең формасы киткән икән: танау иләмсез зур булып кукрайган, бер күз төбендә күк бар, анысы йомыла да төшкән ахрысы. Ярар, кияү егете түгел әле, матурлык туйда гына кирәк. Кешеләрдән дә уңайсызланасы түгел, кемдә кемнең ни эше бар? Андый фобияләрдән күптән котылган инде ул: оялу анда, уңайсызлану, урынлы-урынсыз кызарулар...

Юынып, киенеп, ашханәгә юл тотты ир. Берәм-сәрәм генә кешеләр калган иде анда, күбрәк гаиләлеләр. Азагына гына килеп өлгәшкән икән Байбаков. Анысы да яхшы, һәрберсе карап катмас. Ныклап тамагын туйдырды ир, берәр кыштыр капчык эләктереп килмәгәненә үкенде. Бүлмәсенә алган булыр иде аппетитлы нигъмәтләрне, эч пошканда күшәргә. Яисә суыткычка запаска куярга. Запасларга яратты Шәүкәт һәрвакыт та.

Мондый матур көндә су буенда гына ятасы. Шундый фикергә килеп, җиңелчә киенеп куйды Шәүкәт. Җәеп ятарга администратордан одеял таптырып, күл буена төшеп китте.

Халык хәйран иде су буенда. Күпләре суда чупырдый, кемнәрдер башын комга тыгып, аркасын кояшта яндыра, ирләр түгәрәккә утырып кәрт сугалар, сыра чөмерәләр. Шәүкәт халык төркеменнән читкәрәк китте. Киемнәрен салып одеял өстенә сузылды, кара күзлеген киеп куйды, корсагын кояшка ачып салды. Монда тыныч иде, бары 2 малай, кармак тотып, яр буен каравыллыйлар. Адәм баласының озын кыштан соң ап-ак тәне бертөрле үлем төсен юрап тора төсле. Бераз кызынып, ял итүчеләр кыяфәтен чыгарасы килә иде Шәүкәтнең дә. Үзе белән алган суын йоткалап, уңга-сулга борылгалап, хәтти генә ятты әле ул.

Ял йорты корпусларына таба күтәрелүче ике ирнең игътибарын җәлеп иткән икән. Берсе хәтта аның янында туктабрак калды.

Ба! Знакомые все лица! – дип аваз салды ул. – Сине утыртмадылармыни? Әллә котылып чыктың дамы инде? Шактый вакыт та үтте шул.

«Берәр төрмә юлында йөргән адәмнәрме икән болар? Үзләренең танышына охшаттылармы?» – дигән төслерәк куркыныч уйлар килеп калдылар Шәүкәтнең башына. Икенчесе иптәшенә борылгандай итте:

Синең танышыңмы әллә? – дип кызыксынды битараф кына.

Икебезнең дә таныш, күпләр беләләр аны. Бу бит – Мавроди Второй! Күп шауладылар аның турында вакытында. Акчаларын талап, күпме кешеләрне ыштансыз калдырдылар, хәшәрәтләр. Хәзер әнә кеше сыйфатында яткан була, борынына кара күзлек элгән булган. Танымаслар, дип уйлый торгандыр да. Туңкаеп торсаң да таныйбыз без сине, адәм актыгы! Миндә дә, Алеша, ул Мавроди дигәннәренең бер тартма төсле фантиклары калды бит истәлеккә.

Шәүкәт, курка төшеп, күзлеген салды, ярым торып утырды.

Сез кем беләндер бутыйсыз ахрысы мине, иптәш. Минем бер кысылышым да юк МММга, – дип аклана башлады ул ашыга-кабалана. Теге иптәше дә аны яклап сүз кушты.

Бөтенләй икенче кеше ич бу. Әйдә киттек, кибеткә өлгерик әбәт җиткәнче.

Ну, охшашлык бар, – дип бирешмәде усалы. – Суйган да каплаган менә. Минем миемдә пичәтләнгән аның мордасы. Ну, бәлки, түгелдер дә. Ачу килә, брат, ну ачу килә… – дип, теләми генә иптәшенә иярде ул.

Алар күздән югалгач, Шәүкәт аяк бөкләп торып утырды. Кызыгы киткән иде кызынып ятуларның аның өчен. Нинди каһәрле ял йорты булды бу, аяк атлап булмый, берәрсе килеп бәйләнергә генә тора. Өстендәге комнарны каккалап киенде дә, килгән эзеннән кирегә китте ярсыган ир. Үз корпусын урап үтеп, кичә күзенә салынган кафега юл тотты.

Мондый кызу көндә кафеда кешеләр юк иде. Ике үсмер читтә торган бильярдта шар төртәләр. Буфет артында торган таза гына хатын стенага эленгән телевизордан сериал карый. Тәрәзә янындагы өстәл артында комнары коелган әби белән бабай чөкердәшеп туңдырма ашыйлар. Караңгырак почмакта урнашкач, бер мизгелгә Байбаков икеләнеп калды. Соңгы елларда сирәкләп кенә куллана иде ул исерткеч эчемлекләрне. Сәламәтлек мөһимрәк, акча түләп чир сатып алу – юләрләр шөгыле. Әмма бүген көне шундый иде. Юртаклап килеп баскан яшь кенә егеткә йөз иллене китерергә кушты, ике шешә чех сырасын өстәде. Немецларның сыраларына тиң юк, диләр, мәгәр Шәүкәт чехларныкын ярата төшә иде.

Егет өлгер булып чыкты, минут эчендә урап килде. Чыгырыннан ычкынган ир бер тында чәркәсен каплап куйды да, артыннан, тәмләп, салкын сыра йотты. Янында тукталган ирнең сүзләре хәтеренә килеп төште. Утыртмадылармы, диме? Моңа кадәр котылып килде әле Байбаков, алдагы гомердә язмасын. Бик астында торганнары булды инде аның. Армиядә прапорщик белән БМПлар торган гараждан запчастьлар «очырдылар». Механик-водитель Байбаков ярдәмче генә булды. Прапорщик күрсәткән тимерләрне «УАЗ»икка ташыды, шабыр тиргә төшеп, төн караңгылыгында. Прапорщик, әрмән егете Вартанян, кыерсытмый иде тегеләй. Һәрчак акчалы йөрде Шәүкәт, ни теләде – шуны ашады, шәраб-фәлән дә йоткалады. Әмма эзләренә төштеләр аларның. Вартанянның эше трибуналга кадәр барып җитте. Шул килеш зым-зыя югалды әрмән. Ә Байбаковны гауптвахтага кертеп яптылар. Салкын иде таштан салынган кечкенә бүлмә. Әз генә йокымсырый башлый солдат, дер-дер калтырап уянып китә дә таң атканчы сикергәләп чыга. 3 көннән соң особист чакыртып алды Байбаковны.

Эшләрең мөшкел синең, Байбаков, – диде ул, бер папканы актаргалап. – Дисциплинарный батальон синең урының. Анда хәлләр тәмугка тиң. Едва ли тере чыгарсың, – дип котын алды егетнең. Салкын тир бәреп чыкты аркасына Шәүкәтнең, каз йоннары калыкты. Кайтырга язмаган микәнни туган якларга?.. Әмма особист мәрхәмәтле булып чыкты.

Бер котылу юлы бар сиңа. Гауптвахтадан да азат итәргә кушармын. Син, бүгеннән башлап, минем күзләремә, колакларыма әйләнерсең. Кайда, нәрсә ишетәсең, кем нәрсә сөйли, нинди шиклерәк эшләр бар солдатлар арасында – түкми-чәчми миңа җиткереп барырсың. Бары шул гына. Ризасыңмы?

Ничек ризалашмыйсың, ди, шулай җиңел котылуга? Калган ел ярым хезмәтендә осюбист белән атна саен аралашты ул. Бар ишеткән-күргәннәрен остазына җиткереп торды. Шул хезмәте өчен башкалардан алдарак та кайтарып җибәрделәр әле Байбаковны.

Ул 3 көнлек ябылып торуны төрмә белән чагыштырып булмый торгандыр инде. Ә менә шаһит булып йөргәне булды суд юлында. Әлеге бергә укыган дустының «фалламаларын» ачарга чын күңелдән ярдәм итте кайчандыр.

Салих белән теге вакытта, Майҗиһанның фатирын уңышлы гына сатып җибәргәннән соң очрашты Шәүкәт. Дусты, диплом алганнан соң, бер көн дә һөнәре буенча эшләп карамаган икән. Сатып-алуга маһирлыгы булган Салих «һавадан» акча эшләргә остарып алган. Әнә шул хакта бәян итте ул Шәүкәткә очраклы очрашканнан соң.

– Бик тә төшемле эш борынлый, – диде ул, шәһәр паркының эскәмиясендә саф һава сулап утырганда. – Әмма башлап җибәрергә капитал җитмирәк.

Нинди төшемле эш соң? – дип сорашты кызыксынып калган Шәүкәт.

Атна элек Башкириянең урманлы районнарында коточкыч ураган булып үткән. Көчле җил йөзьяшәр наратларны шырпы урынына сындырып, киң полоса салып калдырган. Ишетмәдеңме?

Телевизордан сөйләделәр бугай. Ул давылның бизнеска ни кысылышы? – дип аптырады Шәүкәт.

Их син, беркатлы адәм. Турыдан-туры, дускай, турыдан-туры. Ул ауган агачлар территориясен тиз арада чистартырга кирәк. Юкса, киләсе елга корт баса аларны, бар урманны харап итә. Төшендеңме?

Авызын ачып тыңлаган Шәүкәт, башын селкеп, аңламаганлыгын белдерде.

Урман хуҗалыгының үз көчләре белән бу зур масштабтагы эшне башкарып чыгарга хәленнән килми. Бар ярдәм итәргә теләүчеләрне кочак җәеп каршы алачаклар, төрлечә ярдәм итәчәкләр. Менә шунда лафа башлана инде безнең өчен.

Шәүкәт һаман төшенеп җитә алмый иде әле.

«Тормоз» булып чыктың син. Без әнә шул ярдәмчеләр булырбыз. Анда күпме агач аяк астында аунап ята? Без урман уртасына автоном пилорам кертеп бәрәбез, будка утыртабыз, 2-3 «КамАЗ» табабыз и шуннан башлыйбыз. Бар республиканы пиломатериаллар белән күмәбез. Алар безгә акча яудыралар. Сарык та исән, бүре дә тук. Бездә – капчык-капчык акчалар. Барып җиттеме?

Ышанды дустына Шәүкәт, кулындагы акчаларны уртак бизнеска салды. Тиз арада урман хуҗалыгы белән элемтәгә керделәр, бераз тотылган булса да, техникаларга ия булдылар, урман уртасында лагерь ачтылар. Эшчеләр, эшчеләрне каравыллаучылар ялладылар. Кар төшкәнче урманнан чыкмадылар дуслар. Эшчеләрен куаладылар, үзләре хәлдән тайдылар. Аның каравы, төшкә дә кермәгән бик зур табыш алдылар.

Шул чакларда акчаның тәмен белде инде Байбаков. Үзен икенче кеше итеп тойды. Аяк астында буталган «шушера»ларга өстән аска таба карады. Беренче эш итеп, яхшы фатир сатып алды. Үз өе белән яшәүгә кызыкмый иде ул. Авыл тормышыннан тәмам җиләгән иде. Утын як, кар көрә, бакча утырт – чуртымамы? Барысы өчен кеше ялласаң, аңа түләргә кирәк. Шәһәр уртасында яхшы фатирың булсын. Бар уңайлыклар – кул сузымы арасында.

1-2 ай ял иткәч, Салих тагын бер афера уйлап чыгарды. Ул уйлап тапкан шөгыль түгел түгелен, ләкин шулар арасына кереп китү юлларын табу да зур осталык таләп итә бит. Акыллы кеше иде Салих, исәндерме хәзер, юктырмы? Икәүләшеп, капиталны берләштереп, бутлегерлыкка алындылар алар. Дагестаннан 1 цистерна техник спирт кайтарттылар. 60 тонна сыешлы иде цистерна. Шул мөлкәтне тагын 4 цистерна саф чишмә суы кушып сыекласаң, күпме килеп чыга?

Эшне киң җәелдерделәр ике дус. Тирә-яктагы районнарны, бәләкәй шәһәрләрне зарур эчемлек белән канәгатьләндереп тордылар. Башын шуңа салган кеше тамагына ашамаса ашамый, кигән ыштанын сатып булса да, кытнап торган тамагына коя. Сату-алуның бу өлкәсендә бервакытта да кризис була торганы юк. «Спрос» һәрвакыт бар һәм дә бик югары. Төпкелләрдә урнашкан кечкенә авылларга кадәр барып җиттеләр, һәр авылда үз кешеләрен таптылар, аларга көнен-төнен ташып кына тордылар «самопал» тутырылган шешәләрне.

Шул чакларда өченче тапкыр өйләнде Байбаков. Иптәше яшник-яшник шешәләр әзерләсә, Шәүкәт әзер тауарны сату буенча хезмәт итте. Шулай йөргәндә, бер караңгы авылда, тәүлек әйләнәсе авылдашларының кипкән тамакларын чылаткан бер гаярь хатын тирәсендә бөтерелгән 16-17 яшьләрдәге үсмергә күзе төшеп калды. Кыз баланың исеме Гөлгенә, имеш. Чынлап та гөлгә тиң иде ул кыз. Талчыбыктай нәфис буе, нур сипкән чибәр йөзе күңелен кузгатты Шәүкәтнең.

Моңа кадәр зур фатирында берүзе яшәде ул. Атнага бер килеп җыештырырга бер хатынны яллады, тамагын читтә туйдырды, кием-салымына артык күңел салмады. Ялыктырган иде андый тормыш. Өненнән чыкмаган аю төсле. Әлбәттә, хатын-кызлар күп булдылар янында, кайсысын сатып алды, кайсысы белән мәхәббәт уйнады. Әмма берсен дә тупсасы аша кертергә җыенмады. Ә теге кыз бала үзенә тартты аны. Сатучы хатын аны кайдандыр өйдәш итеп керткән икән. Ятим бала булган. Бибигайшә исемле ул хатынның бер караудан кырыс холыклы икәнен чамаларга була иде. «Стрәпкә» урынына тоткан инде ул үсмерне, бар эшен эшләткән, бер адым читкә атларга рөхсәт итмәгән, кол урыныа тоткан, дисәң дә була. Бер килгәндә, тамак кибүенә сылтап, озаккаракка тукталды Байбаков сатучысында. Бардачоктан алып, матур шешәле коньякны өстәлгә куйды. Үзләре җитештергән «самопал»ны бер тапкыр да кулланып караганы булмады аның. Сәламәтлеген куркыныч астына куярга җүләрме әллә ул? Чәй табыны артында чәркеләр күтәрделәр. Бераз эчкә җылы йөгергәч, Шәүкәт уйлары белән уртаклашты.

Юк, булмый, аппагым, ике кулсыз калам да мин Гөлгенәдән башка! – дип кычкырыплар җибәрде Бибигайшә. Сатулаша торгач, 2 тартма «самопал» һәм 3 мең акчага ялчысыннан аерылышырга ризалашты тагын.

Карышып бер сүз әйтергә батырчылыгы җитмәгән кызны, машинасына утыртып, фатирына алып кайтты Байбаков. Кем әйтмешли, башлы-күзле булды. Әкиятләрдәге мәхәббәт, язылышу турында сүз булуы мөмкин түгел иде, әлбәттә.

Шулай да киң күңеллек күрсәтте ир. Кызга аерым бүлмә тәгаенләде, урын-җир әйберләре бүлде, кибеткә алып барып, өс-башына алды. Шуннан артыгы нигә кирәк?.Чыгып-фәлән йөрергә катгый тыелды кызга, ялгызы гына булганда ишеккә якын бармаска кушылды. Ә менә аш бүлмәсе белән ныклап таныштырды хуҗа. Шул көннән башлап өендә туена башлады ул. Әйтергә кирәк, Гөлгенә ярыйсы гына пешекче булып чыкты. Әле, өстәп, төрле аш төрләре пешерергә өйрәтелгән китаплар кайтарып бирде, үз тамагын кайгыртып, ир. Әлбәттә, кыз чиста-пөхтә тотарга тиеш булды өйне, Шәүкәтнең киемнәрен тәртиптә тотты.

Монда бертуктамый «кыз» дигән сүз кабатланса да, беренче кичне үк янына алып ятты ул Гөлгенәне. Кирәк чагында, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында янына чакрырып алыр булды. Шундый тәртип оештырды. Бер ягын килештермәде ул кызның. Яшьлек галәмәтеме, Гөлгенә авырга калып тинтерәтте хуҗасын. Шуңа аборт ясата-ясата тәмам түземлеге төкәнде. Әти булырга, бала өргәтергә планында юк иде Шәүкәтнең.

Ачылып китеп, озаклап нидер сөйләшкәннәре булмады аларның. Шәүкәт бер нәрсәне таләп итте: аның теләкләре берсүзсез үтәлергә тиеш! Йөз бозып аның күзләренә күренмәскә! Һәрвакыт «әйе» дип кенә торырга! Юк-бар сораулар биреп, башны катырмаска! Тегеләй ни, артык какмады-сукмады кызны Байбаков. Кайдадыр барганда үзе белән дә алгалады. Ял йортына икәүләп баргаладылар. Андый җирдә гел матавыклар чыгып тора, ярдәмчегә мохтаҗ буласың. Ә Гөлгенә һәрвакыт кул астында. Аңа да әйбәт, ял итә бит, сиңа да уңайлы. Әгәр берәр хатын-кыз белән кайтсаң бүлмәгә, ул бит, чыгып, саф һава сулап йөри ала. Юк, зарланырлык түгел иде язмышы Гөлгенәнең. Ни тели – шуны ашый.

Дөрес, башта Шәүкәт ялгызы утырып тамак туйдыра. Тегесен-монысын ташып кына тора кыз. Ә соңыннан калганын бит туйганчы ашый. Кием-салымда кайгысы юк, барысы әзер. Менә кәефләнгән чакларында бераз шаярта иде аны Байбаков. Креслога җәелеп утырып, тегеңә җырларга, биергә куша, гимнастик күнегүләр ясарга анда, эт булып өрергә кайчакта. Рәхәтләнеп, туйганчы көлә Шәүкәт, кәефе күтәрелә. Нигә, кызык бит, Гөлгенәгә дә күңелле буладыр андый чакларда. Бераз «өлеш тә чыгаргалый» иде, анысын яшереп булмый. Берәр кушылган эшне җиренә җиткереп үтәмәсә, ачу килгән чакта кул арасына килеп керсә, вак-төяк шунда. Атна буе күз төпләре күгәреп йөреп ала да онытыла барысы.

Ә менә дусты Салих белән аерылышуы шул елларда булды да инде. Акча елга булып акты аларга, санап кына өлгер. Әмма һәр нәрсәнең азагы була. Шәүкәтне алданрак Эчке эшләр идарәсендә эшләгән танышы кисәтте. Азлап-азлап, болай гына, өлеш чыгаргалый иде ул майорга Байбаков. Менә шул чакта танышлыкның кирәге чыкты да инде. Тиз арада булган акчаларын ышанычлы адресларга урнаштырды бизнесмен. Булдыра алган кадәр клиентлары белән алыш-биреш үткәрде, бар нокталарны диярлек вакытлыча япты. Кырык төрле сәбәпләр тапкан булып, Салих дусты белән араларны өзде.

Таякның юан башы дустына эләкте. Аны склад тулы әзер продукцияләр белән эләктерделәр. Нәкъ шул вакытларда Екатеринбург өлкәсендә «самопал»дан агуланып үлгәннәр турында информация калкып чыккан иде. Шулай да Байбаковны да, ниндидер җепләрне тарткалап, шаһит итеп чакырып, озак кына тинтерәттеләр. Суд булганнан соң, җан дустына каты җәза бирделәр – 12 елга утыртып куйдылар.

Хөкем органнары тирәсендә йөреп, Байбаков куркып калган иде. Шулай булмыйни. Кыска гына гомереңне рәшәткә артында үткәрергәме?

Озак уйлаганнан соң, элекке шөгыленә урап кайтмаска булды ул. Язмыш белән шаярырга ярамый. Бер уңарсың, икенче юлы эләгерсең капкынга. Тайгак юлларда йөри-йөри хәтти шомарган иде ул. Үзенә тиң кешеләр белән дуслашкан иде. Шуларның берсенең ярдәме белән икенче өлкәгә күчте. Төзелеш оешмаларын кирәкле техникалар белән тәэмин итәргә алынды. Хөкүмәт ярдәмен күргән, акчалы, зур оешмалар өр-яңаны сатып алалар. Ә вагракларга тотылганы да ярый, документларын да сорап тормыйлар алар. Менә шундый төзелешләрдә үз кеше булып китте Байбаков. Әлбәттә, ул тәкъдим иткән экскаваторлар, грейдерлар, самосвалларның үткәне, гадәттә, билгесез булды. Анда кемнең ни эше бар? Кабынамы, йөриме, сөйриме – шул җиткән. Мәсәлән, Новгород өлккәсеннән бер ачыгавызы караусыз калдырган «МАЗ»ны төйиләр дә Татарстанга куалыйлар. Эт белән дә эзләп таба алмыйлар андый югалтуларны. Әлбәттә, күп йөрергә туры килә иде Шәүкәткә. Әмма «бүрене аяклары туйдыра» дигән әйтем дә бар бит. Майлы икмәк ашарлык акча эшләп, шактый озак булашты ул төзелеш кырларында.

Соңгы елларда «тынычрак урын эзләргә кирәк» дигән фикергә килгән иде. Икеле-микеле уйларын Гөлгенә кискенләштереп җибәрде көтмәгәндә. Менә бу ял йортына Абхазия буйлап йөреп кайткач килде ул. Иркенләп, тынычта киләчәге турында ныклап уйлар, планлаштырыр өчен. Тынычлык бирәләрме ни әле ул сиңа? Менә тагын Гөлгенәнең исеме теленә эләкте. Самый кирәкмәгән чакта. Зал буйлап йөргән официантны чакырып, тагын өч йөзне китерергә кушты ул. «Күбрәк булмасмы?» – дигән уй килеп калды башына. Аякларын турыга сузып җибәреп, зәһәрләнеп елмайды гына. Күп ни, әз ни – барыбер түгелмени? Чабып сарсаган ат кебек, өяләмә тулы бокалны йотлыгып эчеп куйды ул. Әх, берне көйрәтәсе иде хәзер!.. Әмма тыелды, бер сигареттан башлана барысы.

Гөлгенә белән Абхазия тауларын карарга бардылар алар. Бүлмәдә бикләнеп яту түгел, ә чын экскурсия иде путевка. Тауларга сәяхәт. Беренче көнне атларга атланып шактый җир үттеләр, учакта ашарга пешерделәр, палаткада йокладылар.

Ул көнне бер тау егете Гөлгенәгә күз салды бит. Гел аның тирәсендә бөтерелде, матур-матур сүзләр әйтте, ярдәм итәргә генә торды. Шәүкәттән ике башка озынрак иде ул, гәүдәгә дә калынрак. Тешен кысып кичкә кадәр түзде Шәүкәт. Палатада Гөлгенә белән икесе генә калгач, кулына да, теленә дә ирек бирде. Бит-башына сукмады хатынның, кешеләр арасында йөрисе бар, тәнен йодрыклап төйде. Андый чакта тавыш чыгармаска өйрәтелгән иде Гөлгенә. Үз телендә әйтмәгән сүзе калмады шул хәшәпкә. Күңеле булганчы иң начар сүзләрне яудырды. Аңласа аңлардай булды. Икенче көнне иртән текә тауга җәяү генә үрмәләделәр. Арып-талып, очына менеп җиттеләр. Түбәндә шашынып аккан шарлавыкка карап сокландылар. Кире борылганнар иде инде, Шәүкәт алгарак китте. Шулчак бер хатын:

Егылды, коткарыгы-ы-з, аяклары тайды ахрысы! – дип шырыйлап кычкырып җибәрде. Кешеләр төкемендә Гөлгенәнең сынын күрмәде Шәүкәт. Сагаеп кына упкынга таба атлады. Ә теге тау егете нишләргә белми йөгергәләде. Кайда монда коткару, упкынга кадәр 40-50 метрлап ара бар иде.

Мин күрдем! Мин күрдем! – дип ачынып кычкырды теге егет. – Ул үзе сикерде ! Үзе теләп сикерде! Нигә шулай? Кем гаепле? Ах, ах, ах… – дип, күз яшьләренә төелде ул. Шәүкәт тә катып калды. Нәрсә булды соң әле бу? Ничек үзе сикерсен, Шәүкәтнең рөхсәтеннән башка? Аный хезмәтче кайдан табар хәзер Шәүкәт? Төркемдәгеләр шау-гөр килделәр, әлбәттә, җитәкче тиз генә түбәнгә куалап алып төште барысын. Тау башында элемтә юк икән. Кирәкле урынга хәбәр итәргә кирәк.

Шул ук көнне, тау елгасында Гөлгенәнең гәүдәсен табып алдылар. Бер бәләкәй генә авылның мөселман зиратына күмеп тә куйдылар. Бар шартларны җиренә җиткереп үтәделәр, мулла тиешле сүрәләрне укыды.

Әнә шулай итеп, ялгызы кайтып төште Абхазиядән Байбаков. Дискомфорт башланды бу хәлдән соң тормышында. Гадәттә, без смартфонның аккумуляторы утырса, яисә яраткан, өйрәнгән чынаягың кулыңнан төшеп чәлпәрәмә килсә, шундыйрак хисләр кичерәбез. Йоклап яткан җиреннән, төшләнеп, Гөлгенәне чакырып ятты, берәр әйбер таба алмаса, җенләнеп, аның бүлмәсенә барып керде. Керсәң-кермәсәң, юк иде Гөлгенә, кайтмаска киткән иде. Онытырлык вакыт үткәндәй булса да, һаман да күңеле урынына утырып бетмәгән иде әле кичергәннәрдән соң. Ял итү сәбәп кенә булды, үткәннәрне барлап, алдагы көннәр хакында төгәл фикергә килергә тиеш иде Байбаков.

Тын алулары иркенрәк булып китте төсле теге чәркәдән соң. Кызарып чыккан күзләрен алартып, тагын китерергә боерды ул теге юртак егеткә. Китерелгәнне төп күтәрә каплагач, башына суккалап калды. Берәр тарихка тарымас борын бүлмәсенә кайтырга тиеш ул! Алпан-тилпән атлап, очраган агачларга сөялеп яллар итеп, ничек тә ишеген ачып керде ул. Керде дә караватына йөзтүбән ауды.

Күпмерәк вакыт үтте икән? Бервакыт бикләнмәгән ишек шыгырдап ачылып китте. Ишек төбендә Гөлгенә басып тора. Тауга күтәрелгән күлмәктән, чәч-башларыннан су ага идәнгә, күлдәвек булып җыела бара. Анысы гаҗәпләндермәде Шәүкәтне, суга төшкән иде ич ул, йөзеп чыккан икән. Ә менә Гөлгенәнең йөзендәге үзгәрешләр котын алдылар. Хатынның күзләре ут булып яналар, агарып калган иреннәре кысылган, каш-йөз җыерылган, кайнарлыгы монда кадәр бәрелеп тора.

Син мине үтердең, син гаепле барысына! – дип, бармагын Шәүкәткә таба сузды үзе. Ике адым атласа янда булачак, ни эшләргә җыена җүләр хатын?! Ыңгырашыплар куйды ир, бер читкәрәк шуышырга уйлады да, шул мизгелдә уянып китте. Тышта караңгы иде инде, багана башындагы лампочкадан сыек кына яктылык агыла бүлмә эченә. Тел аңкавына ябышкан икән, сыер төсле чөмерде дә. Белеп тора ярамаганын, ә юк, һаман нәфсесенә хуҗа була алмый. Торып су эчәрлек тә хәле юк иде аның. Кайдан ул Гөлгенә килеп керде? Йөрәккә приступ ясар шундый чирле чагыңда. «Йокларга кирәк, йокла, йокла...» – дип, үз-үзен алдаштырып, борылып ятты ул, чытырдатып күзләрен йомды. Йомып кына өлгерде, иңбашыннан берәү тотып селекте. Әстәге, Салих басып тора, җан дусты.

Ә мин ерак Соликамскида калдым. Бер зек белән эләгешеп киткән идек, заточка кадады корсакка. Төрмә артына чыгарып күмделәр җәсәдемне. Син ничекләр яшәп ятасың? Батырдың син мине, паскуда...

Салих артына тагын ниндидер кешеләр кереп тулдылар, гөрләшә-шаулаша башладылар. Кайсысын акча түләми төпсез көймәгә утырткан икән Шәүкәт, кайсысының мөлкәтен тартып алып ыштансыз калдырган, кайсысының гаиләсен бозган хатынын аздырып, кайсысын... Шәүкәт тарафыннан алданганнар, таланганнар, кыерсытылганнар, аяк астына салып тапталганнар, мескен хәленә төшкәннәрнең исәбе-саны да юк икән. Әтисе-әнисе сыннары төсмерләнеп калдылар. Кадерләп кабергә дә куймадың безне, дип рәнҗүләре булды ахрысы...

Читтән берәрсе карап торса, бу люкс бүлмәдәге ял итүченең үз караватында өскә-аска бәргәләнгәннәрен, ачыргаланып кычкырганнарын, тамагына ике куллап ябышып, тын җитмәүдән газапланганнарын күрер иде. Саташулы төшеннән уяна алмый таңга кадәр газапланды ул.

Иләүләп торып утырды шайтаннардан йөгереп качкач. Өстендәге майкасы, урын-җире лычма су гына иде үзенең. Ничек итсә торып, күрше бүлмәнең ишеген какты. Баш тыккан бер иргә меңлекне сузды.

Ярдәм ит, командир, бер чекушка. Садачасы үзеңә.

Файдасын аңлап алып, теге ишеген бикләп, чыгып та чапты. Әгәр шушы минутта миен томаламаса, азагы бик начар тәмаланыр иде Шәүкәт өчен. Болай да әле, тышта искән җил тавышына дерт итеп төште, ишек артында сагалап кемдер торган төсле тоелды, әллә нинди тавышлар ишетелә иде колак төбендә. Кемнәрдер аны телем-телем телгәләргә киңәш коралар иде шикелле.

Озак булмады күршесе. Шәүкәт аңа тагын бер үтенечен белдерде.

Зинһар, миңа такси чакырт әле, изге адәм, – дип гозерен белдерде.

Зәм-зәм суын бушатып куйгач, үзендә бераз көч сизеп, тиз-тиз әйберләрен җыештырды ул. Ачкычны өстәл өстендә калдырып, баскыч төбенә чыгып басты. Ялы менә шулайрак тәмамланды Байбаковның. Нишлисең, еш кына чама чамага туры килми. Дөнья бу...

Исән-имин фатирына кайткач, бераз ипкә килгәч, ул таныш врачларына шалтыратырга алынды. Айдан ашу больница койкасында аунады, әллә күпме акчалар сарыф итеп, адәм кыяфәтенә кайта алды ул. Үткәннәр онытылгандай булдылар, какшаган нервылары тынычландылар кебек.

Икенче яктан караганда, үткәннәр онытыламы икән ул? Бу барыбызга да кагыла. Менә сиңа, мәсәлән. Әйе, сиңа, сиңа. Мин сине беләм. Мин барысын да беләм...

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 10 апрель 2024
    Исемсез
    Бик әйбәт яза бу абый,үзенчәлекле.Булдыра,кыскасы.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100