news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Мин сине «ау-ау» – Сөйгәненә тәкъдим ясарга җыенган егетнең йөзеген «Бәлеш» йоткан

news_top
«Мин сине «ау-ау» – Сөйгәненә тәкъдим ясарга җыенган егетнең йөзеген «Бәлеш» йоткан
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Чиләбедә гашыйклар көнендә кызыклы хәл булган. Бер егет сөйгәненә тәкъдим ясарга җыенган, йөзек алып куйган, әмма йөзекне «Бәлеш» кушаматлы этләре йоткан.

Сөйгәне белән очрашуга бару урынына егет эте белән ветеринар янына китә. Шулай да, ир-ат югалып калмый. Ветеринардан сөйгәне өчен белешмәгә «махсус киңәш» язуын сорый. Анда ир-атны игелекле, җаваплы, ярдәмчел кеше итеп тасвирлыйлар. Клиника табиблары белешмәдә кызга кияүгә чыгу турындагы тәкъдимгә «әйе» дип җавап бирергә киңәш иткән. Нәтиҗәдә шулай булып чыккан да. «Бәлеш»тә коткарылган, дип яза «Московский комсомолец».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар