Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Мин сиңа балага узарга кушмадым! Гарип балаңны үзең кара!»

Бәхет төшенчәсен һәркем үзенчә аңлый. Гөлнара өчен бәхет гади иде. Бер ел элек ул авылдагы мәктәпне бик яхшы билгеләргә генә укып бетерде һәм медицина университетына укырга керә алды. Өстәвенә, көн саен эчәргә яратучы явыз әтисе яшәгән йортны мәңгегә калдырып китә алды.

news_top_970_100

Әнисе вафатыннан соң кызга бик авырга туры килде. Әнисе Мәрзия белемсез булды, гомер буе колхозда сыер савучы булып эшләде. Күрәсең, бу авыр эш Мәрзияне бик иртән эштән чыгаргандыр. Әле бит колхоз эшеннән тыш, үз хуҗалыгы, мал-туары, бакчасы да бар. Бу эшләрдә иренә бер өмет тә юк. Ире Наил үзен чын хуҗа итеп күкрәк кагып йөрсә дә, хуҗалыкта бармакка бармак та сукмый. Хәтта хатынын авыр чир аяктан егып, теге дөньяга алып киткәч тә, ир тамчы да үзгәрмәде. Хатыны үлгәннән соң Наилне кайгырту җаваплылыгы кызы Гөлнарага күчте. Үзенә карата хөрмәт уяту өчен вакыт-вакыт кызын каеш белән тәрбияләп алырга да онытмады Наил. Ләкин мондый кырыс чаралар өчен сәбәп кенә юк иде. Гөлнара болай булдыра алганча тырыша. Йортны да, каралты-кураны да идеаль тәртиптә тота кыз. Әмма әтисе фикеренчә, мондый тәрбия алымнары һичшиксез кирәк. Бәхеткә, кызы алай уйламый иде, мәктәпне бетерүгә үк әтисенең «ярату-назларыннан» шәһәргә качып китте ул.

Бер ел элек Гөлнара өчен өр-яңа тормыш башланды. Ләкин тулай торактагы бүлмәдәше бу тыйнак кызны бүген генә студентлар кичәсенә алып чыга алды. Гөлнара бөтен вакытын укуга багышлый иде. Аның өчен университетны яхшы тәмамлау мөһим иде һәм ул төркемнәрендә иң яхшы укучы булып санала. Гөлнарага бер стипендиягә генә яшәү авыр булды. Шуңа күрә кичләрен эшкә урнашырга мәҗбүр булды, офиста җыештыручы булып эшли башлады. Әле ярый җитәкчесе яхшы күңелле иде, аңа ирекле график буенча эшләргә рөхсәт итте, әмма шарты бер: иртәнгә офис бүлмәләре чиста булырга тиеш.

Җитәкчесе Ришат яшь булса да, үҗәтлеге, эш сөючәнлеге аркасында һәм әтисе ярдәме белән күп нәрсәгә ирешкән иде. Шуңа күрә ул җыештыручы студент кызның тырышлыгын күреп һәм аның ярдәм итәрдәй кешесе булмаганын белеп, үзенә ничек уңайлы, шулай эшләргә рөхсәт итте.

Бүген хезмәт хакы бирә торган көн иде. Акча алгач, Гөлнара кибеткә керде һәм үз гомерендә беренче мәртәбә бәйрәмчә матур күлмәк сатып алды. Бу күлмәк, әлбәттә, бик кыйммәт тора иде, шуңа күрә якын арада аякны юрганга карап сузасы булыр, ахры. Әмма андый кичәгә мәктәп заманыннан ук калган күлмәкләрен киеп бара алмый иде инде ул, өстәвенә алар бу бәйрәмгә туры да килми. Гөлнара күлмәк салынган пакетны сак кына күкрәгенә кысты да, тулай торакның соры, шыксыз бинасына узды. Икенче каттагы бүлмәдә аның киләсе берничә ел тормышы узарга тиеш иде.

«Кайда шулай озак йөрисең соң инде? Соңга калабыз бит!» – дип каршы алды аны бүлмәдәше һәм бердәнбер дус кызы Римма.

«Римма, әз генә көтеп тор инде, хәзер бераз бизәнеп-ясанып алам да китәрбез», - диде Гөлнара.

Римма шат күңелле һәм үзен бик иркен тота торган кыз иде. Ул кечкенә бер район үзәгеннән монда укырга килгән. Үзен яратучы һәм шактый гына мул тормышта яшәүче әти-әнисе бар, шуңа күрә ул акчага кытлык кичерергә тиеш түгел кебек иде. Ләкин кызыкай шәһәргә ни өчен килгәне бик тиз онытты бугай һәм күбрәк типтереп яшәүне хуп күрә иде. Шуңа күрә аңа бервакытта да акча җитми, ул Гөлнарадан акча сорап торырга да оялмый, югыйсә, дустына бу акчаларның нинди авырлык белән килгәнен дә белә. Ә Гөлнара баш тартмый, хәтта Римма шау-шулы яллардан соң йокы туйдырып калганда да, укуда аны яклый иде. Гөлнара ике кеше өчен укый диярлек һәм бу зур хезмәте өчен рәхмәт йөзеннән Римма аны студентлар кичәсенә чакырды да инде. Әмма хәйләкәр дустының Гөлнара хисабына акча эшләргә теләвен әле белми иде беркатлы авыл кызы.

Бервакыт көз көне тулай торак ишеге янында кыйммәтле чит ил машинасы килеп туктады. Машинада шактый затлы киенгән ике яшь егет утырган. Марат һәм Тимур тулай торакка мәхәббәт маҗаралары эзләп килгән иде, замана кызларының кыйммәтле бүләкләргә, машиналарга җиңел генә кабуын бик яхшы белә иде тәҗрибәле егетләр. Инде ярты сәгать дәвамында егетләр үзләренә алтын балык эләктерергә тырыша, әмма алар кармагын әле вак балыклар гына эләгеп тора. Бу байгураларның үзләре әйтүенчә, ни йөзе, ни төсе булмаган соры тычканнар иде бу кызлар. Егетләр инде берәр төшемлерәк җиргә, мәсәлән, клубка барырга җыенганнар иде, әмма үз бәхетсезлегенә, бу вакытта Гөлнара эштән кайтып килә иде.

«Кара, кара, нинди курчак килә! Юкка гына бу кадәр көтмәгәнбез икән», – диде Тимур куллшарын уып.

Егет машинадан чыкты да Гөлнара янына килде, аңа ике чибәр егеткә ялгызлыктан котылырга булышырга тәкъдим итте.

Бичара Гөлнара мондый тәкъдимнән бөтенләй югалып калды һәм, әлбәттә, баш тартты. Чөнки аның белән бу кадәр әрсезләнеп, оятсызланып беркемнең дә танышкан юк иде. Аның тизрәк бу егетләр яныннан китәсе килде. Әмма Марат гүзәл затларның үзен читкә тибәрүенә өйрәнмәгән иде шул. Егетнең бик ачуы килде.

«Кара, нинди чәнечкеле керпе, янына якын китерми, имеш! Әйдә, бәхәсләшәбез, ул барыбер минеке булачак!» – диде егет.

«Кит инде, син нәрсә! Мондый соры тычканнар интеллигент егетләр белән түгел, ә берәр пычрак эшче белән булырга тиеш. Бу исәр ниятеңне оныт әле! Әйдә, клубка барыйк», - диде Тимур дустына.

Ләкин нәкъ шушы мизгелдә тулай торак янына Римма килде. Егетләр аны шундук таныды, чөнки ул шәһәрдәге күңел ачу чараларында гел беренче иде. Марат шундук машинадан чыкты һәм Римма белән нәрсәдер сөйләште, шуннан соң кызга берничә купюра сузды. Римма бик канәгать йөз белән башын селкеде һәм тулай торакка кереп китте.

Бу хәлдән соң берничә атна узды. Риммага дусты Гөлнараны студентлар кичәсенә барырга күндерү җиңел булмады. Бу кичәгә теге Марат та килергә тиеш иде. Ләкин Римма кызны күндерде. Чөнки Марат Риммага шактый гына акча вәгъдә итте бит, әмма моның өчен ул аны Гөлнара белән таныштырырга тиеш иде. Гөлнара бүгенге кичәгә нәкъ шуның өчен чакырулы. Студентлар коттеджда күңел ача иде. Бу затлы йорт студентларның берсенең әти-әнисенке. Марат килеп кергәндә яшьләр рәхәтләнеп күңел ача иде. Ләкин Гөлнара гына үзен монда бик уңайсыз хис итте, ул тыйнак һәм тыныч тормышка ияләнгән шул. Ә монда укырга яратмаган, бөтен кайгысы бары тик күңел ачуда гына булган яшьләр җыелган. Кичәгә килүгә үк ул кайтып китәргә теләде, әмма Римма аны Марат килгәнче тоткарлап торды. Гөлнара Марат белән ишек төбендә маңгайга-маңгай диярлек бәрелеште. Кызның сумкасындагы әйберләр баскычка чәчелде. Ул һушына килеп тә өлгермәде, егет илтифат күрсәтеп, чәчелгән әйберләрне тиз генә җыйды да кызга сумкасын сузды.

«Алыгыз. Мин гаепле, зиһенем чуалып киткән, сезне күрмәдем дә. Гел уку турында уйлап, күзгә ак-кара күренми, менә сезгә килеп бәрелдем. Группадашлар монда күңелле булачак дигән иде, ә мин бит китап корты, китаптан башка берни белмим», - диде Марат.

Бу оятсыз ялганны Марат шундый җиңел һәм табигый итеп, елмаеп сөйләде. Күрәсең, нәкъ шушы мизгелдә Гөлнара егеткә башкача карады бугай. Гел уку белән мәшгуль булган кызның шәхси тормышына вакыты бөтенләй калмый иде, ә монда ишек төбендә үк ак атка атланган принцны очратты дияргә була. Мөгаен, ул нәкъ шушындый егет турында хыяллангандыр. Шундый укымышлы, акыллы егет аңа тиң булыр иде. Дөрес, Гөлнара тыйнаклыгы аркасында үзен андый дип санамый анысы. Һәрхәлдә, хәзер өйдә күңел ачкан, мөмкин кадәр күбрәк эчеп калырга тырышкан егетләрнең үзенә тиң түгеллеген ул төгәл белә иде.

Ә шул арада Марат аны өенә озатып кую сылтавы белән ишегалдыннан алып чыкты. Гөлнара яхшы кеше белән төнге шәһәр урамнары буйлап йөрүнең ничек күңелле булуын онытып та бетергән икән инде. Шул көннән башлап аларның мәхәббәт романы башланып китте, әмма бу озакка сузылмады. Чөнки хатын-кызлар яратучы егетнең планнарында озакка сузылган мөнәсәбәтләр юк иде. Гади, беркатлы кыздан кирәк булган бөтен нәрсәне алды ул, шулай да тамчы гына булса да намусы калган иде Маратның. «Мәхәббәтенең» кинәт кенә юкка чыгуы турында кызга турыдан-туры әйтергә теләде ул. Әмма моның өчен әкият уйлап чыгарды, янәсе аңа озак вакытка шәһәрдән китеп торырга кирәк, әмма ул мөмкинлек чыгуга ук кире әйләнеп кайтачак.

Гөлнара сөеклесенә һәр көнне шалтыратты, әмма егет бик сирәк җавап бирә иде, чөнки «урын өстендәге әбисен карау белән мәшгуль» иде егет. Ә чынлыкта исә егет беркая да китмәде, шул ук шәһәрдә рәхәтләнеп, типтереп яши бирә. Бәхеткә, шәһәр зур, очрашу ихтималы аз иде.

Шулай да Гөлнараны бөтенләй көтелмәгән, әмма шатлыклы вакыйга көтә иде. Ул балага узганын белде. Бәхетенең иге-чиге булмады, әлбәттә, бала туу университетта укуына бераз зыян салыр инде, әмма бу бит Аллаһ биргән шундый зур бүләк! Башка кызлар кебек үк Гөлнара малай турында хыялланды. Ул бу хәбәрне Маратка әйткәч, аның ничек сөенәчәген, Гөлнараны кулларына күтәреп әйләндерәчәген күз алдына китерде. Шуннан соң бәхетле пар ЗАГСка барып гариза язар... Сирәк эләгә торган сөйләшүләрдә Маратка бу хакта ычкындырып җибәрүдән көчкә тыелып торды Гөлнара.

Егетнең коры гына сөйләшүе бераз кәфене кыра иде Гөлнараның, әмма ул авыру туганыңны карауның рәхәт булмаганын да аңлый. Аның үзенә дә кайчандыр бу юлны узарга туры килде бит.

Ләкин бераздан бу уйлап чыгарылган бәхет чәлпәрәмә килде. Ул каһәр суккан көнне Гөлнара УЗИ ясатты, табиб мониторга бик игътибар белән карап торды да, калтыранган тавыш белән Гөлнарага куркыныч хәбәр әйтте. Балада җитди патология бар иде, шуңа күрә баланы төшертергә кирәк... Ләкин төгәл инану өчен тагын бераз вакытта УЗИ ясатырга кирәк булуын да әйтте.

Гөлнара урамнан аякларын көчкә өстерәп барды, үзе дә булачак табиб, шуңа күрә доктор әйткән сүзләрнең җитдилеген бик яхшы аңлады. Елаудан җилкәләре калтырана, сыеныр, юатыр беркеме дә юк иде бу вакытта. Яраткан кешесе дә еракта. Урам чатыннан борылуга ук, Гөлнара көтелмәгән хәлдән аптырап калды. Урамның каршы ягында Марат иде. Ул ниндидер кыз белән җитәкләшкән, көлешә-көлешә тротуардан баралар. Әмма Гөлнараны күрүгә үк егетнең йөзендәге елмаю юкка чыкты. Кызның гәүдәсенә, түгәрәкләнеп килгән корсагына карап, эшнең нидә икәне бик яхшы аңлашыла иде.

Гөлнара югалып калды. Йөрәге дөп-дөп тибә башлады. Шулай да ул егет белән кыз янына килде.

«Марат, син монда нишлисең? Нишләп кайтканыңны әйтмәдең?» – диде Гөлнара.

«Раяна, син атлый тора, мин хәзер киләм. Мине скверда көтеп тор, яме», - диде егет үзе янындагы кызга.

Кыз алардан бераз читләшүгә Марат Гөлнараның корсагына төреп күрсәтте дә, тәкәллефсез генә сорап куйды:

«Син нәрсә, корсаклымы әллә?»

Гөлнара бу хәлләргә ышана алмый торды, ул Марат барысын да аңлатыр, үзенең куркыныч фаразларын юкка чыгарыр дип көтте. Гөлнара докторның үзенә куркыныч диагноз куюын сөйләде, әмма Марат аны җирәнгеч кыяфәт белән читкә этте.

«Нәрсә, бу хәл өчен мине җаваплы итмәкче буласыңмы?! Аягыңны аерып ир астына ятканчы, башың белән уйларга идең! Нәрсә дим, инвалидыңны тап рәхәтләнеп, үзең кара, тик мине оныт!» – диде Марат.

Егетнең бу сүзләреннән кызның күз аллары караңгыланды, колагы чыңлады. Бер карчыкның җилкәсеннән селкеткәненә айнып китте Гөлнара. Кыз берни дә дәшмәде, башына өелеп төшкән хәсрәттән зиһене тәмам таралган иде аның. Аның бу хәлләрне тизрәк онытасы килде. Бераз хәл җыйгач, торып китте. Өзелеп яраткан һәм ышанган кешесенең хыянәтеннән, ялганыннан күңеле мең кисәккә телгәләнә иде. Хәзер Гөлнара бернинди авыру әбинең дә булмаганын аңлады. Шушы вакыт эчендә Марат шәһәрдә булган һәм башка кыз белән күңел ачкан.

Маратның хәтта аның белән кешечә аерылышырга да кыюлыгы җитмәгән. Ләкин иң авыры – бу сыңар канатлы мәхәббәттән бала яралган иде һәм аңа да сау-сәламәт туарга язмаган, күрәсең. Башындагы уйлар яшен тизлегендә бөтерелде һәм иң куркыныч уйда туктап калды... Барысын да үз куллары белән юкка чыгарырга уйлады ул...

Гөлнара акылыннан шашкан кебек паркка таба китте. Бу паркта алар Марат белән күпме тапкырлар йөрде. Парк аша зур булмаган, әмма көчле агымлы, тирән сулы елга ага иде. Җәяүлеләр күперенең яртысында туктап калды да, Гөлнара нидер уйлады, соңыннан күпер коймасына үрмәләде...

Нибары соңгы адымны гына ясыйсы һәм башка аның йөрәгендә сагыш та, әрнү дә булмаячак. Ләкин шул мизгелдә арттан аны көчле куллар эләктереп алды һәм җиңел хәрәкәт белән генә койма аша тартып чыгарды. Артына борылгач ул җитәкчесен, Ришатны күрде ул.

«Аллага шөкер, җитештем. Ике секундка соңга калган булсам... Нәрсә эшләргә җыенганыгызны күрүгә үк монда чаптым», - дип ишетелер-ишетелмәс кенә әйтте Ришат, кызны кочагыннан чыгарып.

Бәхеткә, ул бу тирәдә эте белән йөрергә чыккан иде. Үзенең фирмасында җыештыручы булып эшләүче Гөлнараны ерактан ук танып алды, килеп исәнләшергә теләде, әмма кызның нәрсә эшләргә җыенганын күргәч, этен ташлап, бар көченә күпергә таба чапты...

Ришат Гөлнарага карата күптән җылы хисләр кичерә, аның мөстәкыйльлегенә соклана иде. Кыз үзен тәэмин итәр өчен яшьтәшләре кебек бай спонсор эзләми, ә үз көнен үзе күрер өчен акча эшли. Бу чын ихтирам уята иде.

Гөлнара бераз тынычлангач, Ришат аны үзенең әнисе янына илтергә күндерде. Чөнки кызга мондый халәттә үзенә генә калырга ярамый, әгәр теләсә үзенең хәсрәте турында сөйләр, бергәләп нәрсә эшләргә икәнен уйлашырлар. Кыз ризалашты, чөнки ул үзе дә бу хәлдә тулай торакка кайтып, кеше күзенә чалынып йөрергә теләмәде.

Ришатның әнисе Кифая апа бик ачык күңелле, мөлаем ханым булып чыкты. Гөлнара кайгырту, таяныч сизде. Бөтенләй чит кешеләр аны шулай җылы кабул итте һәм аңа ихластан ярдәм итәргә телиләр иде.

Гөлнара үзе белән булган хәлләрне түкми-чәчми сөйләде. Ришатның куллары Гөлнараның җилкәсенә сак кына кагылды да:

«Борчылма, барысы да яхшы булачак...» – диде.

***

Бу хәлләрдән соң 10 ел вакыт узды. Кайчандыр Гөлнарага УЗИ ясаган хастаханәгә илтә торган сукмактан култык таякларына таянган бер ир-ат атлый. Ә сул аягы селкенеп тора. Киеме дә бик таушалган, сызлану газапларыннан хәлсезләнгән йөзендә бары тик өметсезлек һәм хәсрәт кенә чагыла иде. Ничек кенә гаҗәп булмасын, бу теге шәһәр бае, кылтык Марат иде. Гөлнараны һәм әле тумаган да инвалид баласын ташлаган өчен язмыш аны җитәрлек сынады.

Гөлнараны ташлап бер ел узгач, Марат әти-әнисе белән ял йортыннан кайтып килә иде. Спорт автомобиле рулендә нәкъ менә Марат утырган иде. Егетнең аэропорттан тизрәк шәһәргә кайтып җитәсе килде, чөнки анда аны рәхәт күңел ачулар, шау-шулы күңелле тормыш көтә бит. Яңгырдан соң юешләнгән асфальтта Марат идарәне югалтты, борылышны чамалый алмады... Машинасы текә иңкүлектән аска мәтәлде. Ул вакытта аның әти-әнисе һәлак булды, үзе аздан гына исән калды, берничә ай хастаханәдә ятты. Табиблар егетне кабердән тартып алды дияргә була. Вакыт уза торды, озак һәм яхшы дәвалануга да карамастан, ул мәңгегә гарип булып калды. Бу Марат өчен сәер хис иде: әле кайчан гына дус-ишләре арасында күз өстендә кара каш булган, бай һәм текә егет беркемгә кирәксез булып калды. Бөтен дуслары кинәт кенә элекке дуслар булып калды. Әле акчасы булган вакытта янына килгәннәр өчен юмарт булса да, акчасы бетә башлагач, кирәге бетте. Әти-әнисеннән калган акча дәвалануга тотылды һәм менә инде ничә еллар ул инвалидлык пособиесенә генә яши. Әле ярый әти-әнисеннән калган фатир бар, анысына шөкер. Бу аның бердәнбер милке иде.

Маратның бер ел эчендә аягы үсеп чыкмаганын тагын бер кат дәлилләр өчен чираттагы мәртәбә хастаханәгә барышы иде. Чөнки табиблар аягының бер өлешен кисеп алырга мәҗбүр булды, нишләтәсең, шундый система инде бездә. Аңа бу белешмә инвалидлык статусын раслар өчен кирәк. Текә баскычтан көч-хәлгә диярлек күтәрелеп, Марат табиб бүлмәсе янына килде. Бер-ике сәгать чиратта утыргач, ул иске, диварындагы буяулары купшаклап беткән бүлмәгә иң ахырдан керде. Табибны күргәч, көтелмәгән хәлдән кулындагы култык таягын ычкындырып җибәрде, таяклар идәнгә гөрселдәп барып төште. Өстәл янында Гөлнара утыра иде...

Кыз университетны тәмамлаган һәм табиб булган икән. Хыялы чынга ашты Гөлнараның. Акчага мохтаҗлыгы булмаса да, Гөлнара гади генә поликлиникага эшкә урнашты. Аның кешеләргә файдалы буласы килә иде, нәрсә генә булса да, кешеләрдән, дөньядан күңеле кайтмаган, бәгыре таш булып катмаган иде әле аның. Гөлнара шундук урындыгыннан торды һәм инвалид ир-ат каршысына иелеп, күзләренә туры карап аңа култык таякларын сузды.

«Мин дә кайчандыр синең аяк астында яткан идем, әмма син борылып та карамыйча киттең, тик вакыт дәвалый икән... Хәзер инде миңа авыр түгел, тик бушлык кына калды. Ә авыр хәлдә калганнарга һәм гарипләргә ярдәм итүдән баш тарта алмыйм мин...» - дип әкрен генә әйтте Гөлнара.

Ул башлаган сүзләрен әйтеп бетерә алмады, Маратның күзләреннән атылып яшь чыкты, ул култык таякларын эләктерде дә бүлмәдән тизрәк чыгып китәргә ашыкты. Әмма ишек төбендә фырт киенгән ир-ат һәм ун яшьләр чамасындагы малай белән очрашты.

«Әнием, без сине алырга килдек. Әйдә, тизрәк өйгә кайтыйк инде. Беләсеңме, без ишегалдында уйный торган җир ясадык, күрсә-ә-әң!» – дип кызып-кызып сөйли башлады малай керә-керешкә.

Бу малайның үз улы икәнен таныды Марат. Чөнки ул аңа ике су тамчысыдай охшаган иде.

Инсаф сау-сәламәт булып туды. Бәхеткә, теге диагноз расланмады. Ә Гөлнара Ришатка кияүгә чыкты. Гөлнараның йөрәк астында инвалид бала йөртүе дә куркытмады Ришатны. Гөлнара Ришатны чын-чынлап ярата башлаганчы, алар берничә ел дуслар гына булды. Үзе белән булган хәлләрдән соң кыз беркемгә дә ышанмый иде. Гөлнараны дөньяда бәхет һәм чын ярату барлыгына инандыру өчен хәйран вакыт кирәк булды шул. Әмма Ришатка ышанып ялгышмады Гөлнара һәм бу дөньядагы иң бәхетле хатын-кызга әйләнде.

Хастаханә янындагы сквердагы эскәмиядә үксеп елап утырган Марат берничә минуттан бик бәхетле гаиләне күрде. Алар өчесе бергә җитәкләшеп күздән югалды. Ә Марат офыкка кереп барган кояш нурларын япа-ялгызы гына күзәтеп калды. Юк, бу күк җисеменең төнге сәфәренә китүе түгел, ә аның гомеренең баешы иде... Ләкин ул барысын да үз куллары белән җимерде, үз бәхетенә үзе аяк чалды һәм шуның өчен түләде дә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100