Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Мин сиңа акча түлим, зинһар, өйлән миңа...» (Зөләйха Солтанова)

news_top_970_100

Зәйнәп балачагыннан ук үз эченә бикләнгән, йомыкый бала булып үсте. Беренче сыйныфка кадәр кыз үзен башка балалар кебек дип санады, әмма 1 сентябрьдә үк моның алай түгеллеген аңлады ул.

«Җирән баш, очкарик, гөберле бака!» – дип, башка балалар аның йөзенә бәреп кычкырды.

Әмма бер генә бала да аны якламады. Кемдер күзенә карап шулай мыскыллады, ә калганнары читтә кычкырып көлеп басып торды. Бер мизгелдә 7 яшьлек кыз бала дөньяның гади генә булмавын аңлады. Кешеләрнең дә явыз икәнен һәм бер сәбәпсез дә гаделсез була алуын белде.

Башта Зәйнәп күз яше түкте, ә соңыннан үз язмышына күнде һәм кимсетү-мыскыллауларны йөрәгенә якын алмаска тырышты.

Кызганыч, аны өендә дә аңламадылар. Әнисе Зәйнәпне тапканда вафат була. Әтисе кыздан баш тартмады, әмма һәрвакыт сөекле хатынының үлемендә Зәйнәпне гаепләде. Әнвәр абый кызына карата бик кырыс булды, юк кына гаеп өчен дә җәзалады һәм аны гел «аңгыра» һәм «пошмас» дип атады. Әнвәр абый мәктәптә физика укытты һәм аның кызын гел контрольдә тотарга мөмкинлеге булды.

Зәйнәпнең тумыштан ук күзләре начар күрә. Әгәр әтисе аз булса да кызының сәламәтлеген кайгырткан булса, күз күремен бераз булса да яхшыртып булыр иде, әмма Әнвәргә кызының ничек күрүе бөтенләй барыбер булды. Зәйнәпнең күз күреме сизелерлек начарланды.

Шуңа да карамастан, ул мәктәптә яхшы укыды. Мәктәпне «өчле»сез тәмамлады, бик җиңел генә медицина институтына укырга керде. Хирург булырга хыялланды.

«Син сукыр тычканнан нинди хирург чыксын! Ишегалды себерергә барсаң гына инде, урының шунда синең!» – дип тузынды әтисе.

Зәйнәп бер сүз дәшмичә түзде һәм хирургия китапларын укуын дәвам итте.

Берсендә Зәйнәпкә әнисе ягыннан әбисе шалтыратты. Фагыйлә апа бу еллар дәвамында оныгы белән аралашмады, чөнки Әнвәр белән сүзгә килгәннәр иде. Фагыйлә апа кызының үлемендә нәкъ менә киявен гаепләде. Чөнки Зәйнәпнең әнисе Миләүшәгә табиблар бала тапмаска кушкан була. Миләүшәнең балачагыннан ук йөрәге авыру, һәм табиблар бала табуның начар төгәлләнергә мөмкин булуын әйтә, хатынга гомерен куркыныч астына куймаска кушалар. Әмма Әнвәр табибларның сүзен чынга алмый, Миләүшәне сау-сәламәт хатын-кыз һәм үзенә нәсел дәвамчысы таба алырлык хәлдә дип саный.

Миләүшә дә ирен яратты һәм бала тапмаса үзен ташлар дип курыкты. Хатын бала табарга уйлый, ә ире аңа тулысынча терәк-таяныч була.

Кызы үлгәннән соң Фагыйлә апа киявен күралмый башлады, ә Әнвәр үз чиратында Зәйнәпкә әбисе белән аралашуны тыйды. Фагыйлә апа да очрашырга кыстамады, чөнки Зәйнәп аңа теге кара көн турында исенә төшереп тора иде...

«Кызым, иртәгә минем янга кереп чык әле», – диде әбисе телефоннан.

«Ярар, әбекәй, керермен», – диде Зәйнәп, гаҗәпләнеп.

Фагыйлә апа күрше йортта гына яши һәм Зәйнәп, дәресләре беткәч, туры аның янына керде. Кыз әбисенең хәле әллә ни мактанырлык булмаганын шундук күрде. Бик картайган әбисе.

«Әбекәй, чирлисеңме әллә? Нигә баштарак шалтыратмадың?» – диде Зәйнәп.

«Минем чир – картлык инде, балакаем, – дип моңсу гына елмайды әбисе. – Утыр әле яныма. Синең белән сөйләшергә телим. Мин синең алда гаепле, кызым. Әтиең белән яшәү авыр икәнен күреп-белеп тордым, әмма хәлеңне яхшырта алмадым», – диде әбисе.

Фагыйлә апа сүзен бүлде дә елап җибәрде. Ул оныгы Зәйнәпнең язмышында берничек тә катнашмавына бик үкенә иде. Бу баланың бер генә гаебе дә юк бит, бигрәк тә Миләүшәсенең үлемендә...

«Зәйнәп, кызым. Синнән гафу сорыйсым килә. Мин чынлап та синең алда бик гаепле, мине берничек тә аклап булмый. Бу гаебемне ничек тә булса юасым килә. Менә бу акчалар – операциягә. Синең күзләрең әйбәт күрүен һәм синең бик яхшы хирург булуыңны телим, балам. Мондагы акча сиңа операциягә дә, соңыннан реабилитациягә дә җитәргә тиеш», – дип, әбисе калтыранган куллары белән Зәйнәпкә калын гына төргәк сузды.

«Әбекәй, моның кадәр акчаны каян таптың соң син?» – дип аптырады Зәйнәп.

«Дачаны саттым. Пенсиям дә әйбәт, Аллаһка шөкер. Операцияне озакка сузма, кызым. Тиз арада җаен тап», – диде Фагыйлә апа.

«Мең рәхмәт, әбекәй. Син тылсымчы кебек. Мин мондый күзләрем белән хирург була алмаячагымны белә идем. Мин каникулларда моны хәл итәрмен, сессияне биреп бетергәч, клиникага барам», – дип, куанып, әбисен кочаклады Зәйнәп.

Кыз әбисе белән саубуллашты һәм, имтиханнарга әзерләнергә дип, өенә ашыкты. Институтта уку ошый аңа, монда аның чын дусты – Алинә дә барлыкка килде. Монда аны беркем дә үртәмәде, ирештермәде, аннан читләшмәделәр дә.

Кызганыч, еллар узса да, Зәйнәпнең төс-кыяфәте үзгәрмәде. Ул шулай ук җирән чәчле, кысык күзле. Кызның йөзенә еш-еш булып эре-эре сипкелләр сибелгән. Әлбәттә инде, егетләр аңа күз атмый, очрашуларга да чакырмый. Зәйнәп егетләр тарафыннан үзенә игътибар булмаганга әллә ни кайгырмый да анысы, ләкин берсендә, аларның курсына яңа егет килгәч, барысы да баштанаяк үзгәрде дә куйды.

Ул әкиятләрдәге принц кебек чибәр. Мондый чибәр, чын ирләрчә кыяфәтле егетләрне Зәйнәпне хәтта фильмнарда да күргәне булмады. Озакламый, кыз Алмазга беренче күрүдә гашыйк булганын аңлады. Әмма Зәйнәп бу яратуның бары тик газаплану, сыкрануларга гына дучар буласын да аңлый, чөнки егет аның ягына борылып та карамый, ә үзе артыннан өере белән чапкан чибәр кызлар белән генә мавыга.

Уку елы төгәлләнгәннән соң, алар курсы, гадәттәгечә, алдагы каникулларны бәйрәм итәр өчен пароходка җыелды. Әнвәр исә, гадәттәгечә, кызын анда җибәрергә теләмәде. Юк, аның өчен борчылмады, ә бары тик этлек эшләргә теләгәнгә генә җибәрәсе килмәде. Зәйнәп төне буе елап чыкты, әтисенең үзенә карата нишләп болай кырыс булуын аңламады ул.

Иртән исә әтиенең ачуы сүрелгән иде һәм кызын курсташлары белән бәйрәм итәргә җибәрде.

«Кичке 11дә өйдә бул! Юкса үкенәчәксең!» – дип кисәтте әтисе.

Кыз чын-чынлап бәхетле иде, чөнки бу кичәдә Алмаз да була бит, яраткан кешесенә күз төшерү дә аңа шатлык. Ярар, Зәйнәпкә карамаса карамасын, аның каруы ул Алмазга карап соклана ала.

Пароход ярдан шактый еракка йөзеп киткәч, Зәйнәп күңелсез хәбәр ишетте, хәтта агарынып калды. Пароходны төне буена алганнар, һәм аларның бәйрәме таңда гына бетә икән. Кыз әтисенең ничек тузыначагын күз алдына китерде һәм, баскыч астында палубага качып, күз яшьләренә ирек бирде.

«Әй, табигать могҗизасы, нишлисең монда? Нигә елыйсың?» – дигән таныш тавыш ишетте Зәйнәп һәм каршында басып торган Алмазны күреп дерт итте.

«Берни булмады, кәеф юк», – дип кызарып чыкты Зәйнәп, бу чибәр егетне күргәч.

«Юк, мондый матур төнне елап уздырырга ярамый», – дип көлеп җибәрде егет.

Алмаз ике минутта кулына шампан шәрабе һәм ике бокал тотып килеп җитте. Зәйнәп аптырашта калды, ул Алмазның үзен юатуына һәм игътибар күрсәтүенә әле дә ышанмый иде. Кыз аның кулыннан шампан шәрабын иң татлы җәннәт ширбәте кебек эчте. Алар шешәне тиз бушатты. Аннан Алмаз икенче шешәне алып килде.

Палубада аның группадашлары рәхәтләнеп җырлап-биеп күңел ача, әмма Зәйнәпнең аларда эше юк. Ул хәтта өендәге тиран әтисе турында да онытты. Бер сүз белән әйткәндә, үз гомерендә беренче тапкыр бәхетле мизгелләр кичерде Зәйнәп, ә иртән ни буласы аны кызыксындырмады диярлек.

Ә иртән Зәйнәп каютада Алмаз кочагында уянып китте һәм куркуыннан чак кычкырып җибәрмәде.

«Алмаз, син монда нишлисең?» – дип ахмак сорау бирде Зәйнәп.

«И Аллам, – дип ыңгырашты Алмаз. – Шушы хәлгә төшкәнче эчәргә кирәк булган бит, ә! Шампанның болай мәкерле булуын белми идем. Авызыңны ачып беркемгә дә әйтәсе булма, дуслар алдында адәм хуры буласым килми», – диде Алмаз.

Егет тиз-тиз киенде дә ашыгып чыгып китте. Зәйнәп исә оятыннан җир тишегенә кереп китәрдәй булып утырып калды.

Зәйнәп ярга иң ахырдан төште, группадашларының күзенә карыйсы килмәде аның. Ә аның хурлыгы турында барысы да белә икән инде. Бу хәлләрдән соң Зәйнәпнең яшисе килми башлады...

Өенә кергәч, Зәйнәп җиңел сулап куйды, әтисе эшкә киткән инде. Өстәлдә генә янаулы хат калган.

«Кич кайтам, һәм син ник туганыңа үкенәчәксең!» – дип язып калдырган әтисе.

Әмма Зәйнәпкә барыбер иде. Караватына барып ауды да үксеп елап җибәрде.

Аны бу халәттән телефон шалтыраган тавыш айнытты. Озак һәм кат-кат шалтыраттылар. Зәйнәп телефонны алып, көчкә генә «Алло» диде.

«Зәйнәп, үскәнем. Бу – әбиеңнең күршесе Сания апаң була. Кызым, начар хәбәр бит әле... Фагыйлә апа китеп барды бит... Кил», – диде дә елап җибәрде Сания апа.

Зәйнәп күңеленең тагын бер кылы өзелүен аңлады.

Әбисен җирләгәннән соң, Зәйнәп берничә көн аның фатирында яшәде. Себердә эшләгән абыйсының кайтканын көтте. Фагыйлә апа фатирын улына язып калдырды. Өлкән яшьтәге ханым үзен дөрес эшлим дип уйлады, чөнки иртәме-соңмы, Зәйнәпкә әтисенең фатиры калачак, ә улы хатыны һәм ике баласы белән ничә ел инде бер бүлмәле фатирда яшәп ята.

Зәйнәпнең әбисенә тамчы да үпкәсе юк иде. Әлбәттә, аның явыз әтисе яныннан күченеп китәсе килә, ләкин кыз әбисен дөрес эшләде дип саный.

Бер ай узгач, Зәйнәп әбисенең гозерен үтәргә – күзенә операция ясатырга уйлады. Ул яхшы клиника тапты һәм, тикшеренүләр узганда, үзенең йөкле булуын белде.

«Кызганыч, матурым, сезнең хәлдә операция ясатып булмый», – дип аңлатты өлкән яшьтәге профессор.

«Миңа нәрсә эшләргә соң?» – дип пышылдады агарынып каткан кыз.

«Бу мәсьәләдә мин киңәш бирә алмыйм шул. Сез яхшылап уйларга һәм карар кабул итәргә тиеш», – дип җитди генә әйтте табиб.

Зәйнәп хастаханәдән чыгып, эскәмиягә утырды. Бу мизгелдә аның күңелендәге хисләр буталып, чуаланып бетте. Бер яктан, ул беркайчан да бала табарга, әни булырга да өметләнмәде. Аның кыяфәте белән яхшы кеше табып кияүгә чыгу икеле булып тоелды аңа. Ә Алмаз аңа өйләнергә җыенмый да җыенмый инде! Әмма, Аллаһ кушып, аның карынында нәни җан яралган икән, бала табу мөмкинлеген югалту да ахмаклык булачак. Бәлки, шушы нәни кеше аның тормыш мәгънәсенә әверелер. Ә икенче яктан, әтисе. Кызының мондый хәлгә юлыгуы белән мәңге ризалашмаячагын белә бит ул, әтисенең нәрсә эшләячәген дә фаразлый алмый Зәйнәп. Бәлки, урамга куып чыгарыр, үтергәнче кыйнап ташларга да мөмкин.

Кыз Алмаз белән сөйләшеп карарга уйлады. Бәлки, ул аның хәленә керер һәм ялган никахка риза булыр. Ул Алмазны бильярд клубында тапты, буш вакытын еш кына шунда уздыра ул. Залга кереп килгән Зәйнәпне күргәч, йөзенә ачу бәреп чыкты. Егет аның янына йөгереп килде дә кулыннан кысып тотты, дорфа гына итеп урамга этеп чыгарды.

«Нәрсә килеп җиттең монда?» – дип ысылдады Алмаз.

«Тыңла әле. Мин авыр хәлдә калдым. Синең сүзеңнән минем генә тормыш түгел, ә безнең балабызның тормышы да хәл ителә. Миңа синнән бернәрсә дә кирәкми, бары тик ялган – фиктив никах кына кирәк, берничә айга гына булса да...» – дип ялынды Зәйнәп.

«Акылыңнан яздыңмы әллә! – дип кычкырып көлде Алмаз. – Бар, ычкын моннан һәм башка килеп йөрмә минем янга!»

Зәйнәп барысын да аңлады һәм иң ахыргы чараны кулланып карарга булды.

«Мин сиңа 500 мең акча түлим, үтенәм, өйлән миңа, – дип оятыннан һәм гарьлегеннән елап җибәрде Зәйнәп. – Баш тартма инде, безнең шәһәр өчен бу – әз акча түгел бит».

«Каян шуның кадәр акчаң бар соң синең?» – дип аптырады Алмаз.

«Әби мирас итеп калдырды», – дип ялганлады Зәйнәп.

«Ярар, уйлап карармын. Синең өчен берәр нәрсә эшли алсам, әйтермен», – дип сөйләшү тонын үзгәртте Алмаз.

Бер көннән соң, шалтыратып, ул Зәйнәпнең шартларына риза һәм кызның әтисе белән танышырга әзер булуын әйтте. Әмма Зәйнәп, язылышкач ук, Алмазга акчаларны бирергә тиеш. Әлбәттә инде, бернинди туй тантанасы да булмаячак.

Кыз үз бәхетенә үзе ышанмады. Сүз дә юк, Зәйнәп Алмазның бөтен шартларына да ризалашты. Ул беркайчан да үзенең күзләренә операция ясата алмаячагын да белә, чөнки аңа мондый күп акчаны башка беркем дә бирмәячәк бит. Әмма аның баласы булачак, һәм ул Зәйнәпне болай гына – әнисе булган өчен генә яратачак.

Ишек төбендә озын буйлы, кулына чәчәк букеты һәм торт тоткан чибәр егетне күргәч, Әнвәр нәрсә булганын аңламый торды.

«Нинди тамаша бу тагын? – дип кырыс кына сорады Әнвәр. – Нинди кияү? Каян килеп егете булсын әле аның?»

«Бар да бик гади. Без Зәйнәп белән бергә укыйбыз һәм бер-беребезне бик яратабыз. Сезнең кызыгыз бик акыллы, яхшы күңелле. Аңа гашыйк булмый мөмкин түгел», – диде Алмаз.

«Сиңа фатир кирәкме?» – дип шиккә калды Әнвәр.

«Юк, минем шәһәр үзәгендә зур, иркен фатирым бар. Тик анда хәзер ремонт бара. Шуңа күрә, өйләнешкәч, бер-ике ай Зәйнәпнең фатирында яшәп торырга исәп», – дип аңлатты Алмаз.

«Ярар, килгәнсең икән, кер», – дип биреште Әнвәр.

Бер айдан соң яшьләр язылышты, һәм Алмаз үзенә тиешле акчаны алды. Шундук үзенә машина эзли башлады. Алмаз үзенең вәгъдәсен намус белән үтәде, Зәйнәпнең әтисе алдында кайгыртучан ир булып кыланды. Хәтта, берничә мәртәбә, Әнвәрне кызына карата начар мөнәсәбәттә булганы өчен шелтәләп тә алды. Алмаз шундук Әнвәрне өнәмәде, ул үзе яхшы гаиләдә үсте һәм барлык әти-әниләр дә балаларын ярата дип уйлады, әмма Әнвәрнең Зәйнәпкә карата хайваннарча мөнәсәбәтен күргәч, күңел түрендә хатынына карата кызгану да барлыкка килде.

Алмаз, элеккечә, Зәйнәпкә игътибар итми иде. Ир белән хатын үзләре генә калгач сөйләшмәде диярлек һәм, әлбәттә инде, икесе ике караватта йоклады. Әмма барыбер Зәйнәп Алмазга бик рәхмәтле булды, чөнки ул әтисен «урынына утырта» алды.

Җиде айдан соң ир белән хатын аерылышты. Алмаз бөтенләйгә китте. Бу – Әнвәргә ошамады. «Миннән ярдәм көтмә!» – дип Зәйнәпкә акырды.

Озакламый Зәйнәп сау-сәламәт, тупырдап торган малай тапты. Бала нәкъ әтисенә охшаган иде. Зәйнәп улының үзенә охшамавына бик сөенде һәм аның язмышы җиңел, бәхетле булачак дип, чын күңеленнән өметләнде. Балага Азат дип исем куштылар.

Бала тудыру йортыннан чыккач, Зәйнәп янына кунакка дусты Алинә килде. Группадашлар, җыелышып, Азатка коляска алган иде. Зәйнәп моңа бик сөенде, группадашларына рәхмәт укыды. Аннан Алинә белән бергә чәй эчтеләр.

«Шулай да, аңламыйм мин, Зәйнәп. Алмаз, бөтенебезгә шок ясап, уйламаганда-көтмәгәндә сиңа өйләнде, ә аннан бала туганын да көтеп тормыйча аерылды. Хәтта бала тудыру йортына да килмәде. Нәрсә булды соң сезнең арада?» – дип төпченде Алинә.

Мөгаен, Зәйнәпнең гомерендә беренче мәртәбә күңелен бушатасы килгәндер. Аның бит беркайчан да эч серләрен бүлешер якын кешесе булмады. Бу мизгелдә Алинә аның өчен иң якын, иң изге кеше булып тоелды. Зәйнәп аңа үзенең бәхетсез балачагыннан башлап, Алмаз белән мөнәсәбәтләренә кадәр барысын да түкми-чәчми сөйләп бирде.

«Кабәхәт! – диде Алинә чын-чынлап ачуы чыгып. – Шундый катлаулы операция өчен җыелган акчаны ничек кешедән алып була ул, ә! Бөтенләй дә иманы юк икән!»

«Аны гаепләмә. Ул бу акчаларның әби биргәнен белми, аннан ул, миңа өйләнеп, мине авыр хәлдән коткарды бит. Һичьюгы, әтине урынына утыртты. Әти минем инде олы кеше булуымны аңлады һәм юкка-барга бәйләнүдән туктады. Без күршеләр кебек яшибез, бер-беребезгә игътибар итмибез», – диде Зәйнәп.

«Ярар, дустым, төшенкелеккә бирелмә. Берәр ничек ерып чыгарбыз. Мин синең янга килеп, булдыра алганча булышып йөрермен», – диде Алинә.

«Рәхмәт», – дип елмайды Зәйнәп.

Зәйнәп яныннан чыккач, Алинә, ачуы килеп, бильярд клубына китте. Алмазны шунда очратырга өметләнгән иде ул, егет шунда булып чыкты да.

«Кабәхәт! – дип кычкырды Алинә, Алмаз янына килеп. – Ничек шулай эшли алдың?! Аның күзе бөтенләй күрми диярлек бит. Ул акчалар аның соңгы өмете иде!»

«Тынычлан әле, кычкырма. Әйдә, урамда сөйләшәбез. Нинди шанс, нинди акча?» – дип аптырады Алмаз. Ул чынлап та Алинәнең үзеннән ни теләгәнен аңламады.

«Ул 500 мең акчаны Зәйнәпкә әбисе күзенә операция ясатыр өчен биргән булган, шуның өчен дачасын саткан. Ул операция Зәйнәпнең күзләре күрсен өчен соңгы шанс иде бит», – дип аңлатты Алинә.

«Хәзер аңладым... – дип агарып чыкты Алмаз. – Мин барысын да аңладым».

Алмаз берничә көннән соң машинасын сатты һәм шундук Зәйнәп янына китте. Алмазның күңелендә бүреләр улый, ул үзен чынлап та иң соңгы кабәхәт итеп тоя иде.

Зәйнәп фатир бусагасында Алмазны күргәч, чүттән генә аңын югалтмый калды.

«Менә монда бөтен сумма. Болай эшләргә кирәкми иде, мин бит хайван түгел», – дип пышылдады Алмаз, Зәйнәпкә төргәк сузып.

Бүлмәдә Азат елап җибәрде. Зәйнәп аңышып, улы янына йөгерде. Ул ишек янында басып торган Алмазны һәм аның бик кызыксынып баланы күзәтүен башта абайламады.

«Исеме ничек? Шулкадәр минем кечкенә чагыма охшаган», – дип бик җитди тонда әйтте Алмаз.

«Азат ул, һәм мин мондый бүләк өчен язмышка бик рәхмәтле», – дип елмайды Зәйнәп.

«Бәбидән соң бигрәк матурлангансың, Зәйнәп, – дип, яшь хатынга комплимент ясады Алмаз. – Түгәрәкләнеп, сылуланып киткәнсең... Азат янына килеп йөрсәм ярыймы?»

«Ярый. Ул – синең улың, Алмаз. Мин баламны әтисе белән аралашудан мәхрүм итә алмыйм», – дип елмайды Зәйнәп.

Ярты елдан соң Алмаз белән Зәйнәп тагын өйләнеште. Алмаз Зәйнәпнең үзенә генә хас матурлыгын, әлбәттә инде, беренче чиратта изге, мәрхәмәтле күңелен күрә, аңлый алды. Зәйнәпнең әтисе киявенең кире кайтуын өнәмәде, әмма бу гына Алмазны туктатып калмады. Ул хатынын һәм улын үз өенә алып кайтты һәм, тора-бара, үзенең дөньяда иң бәхетле кеше булуын аңлады. Ә Зәйнәп бу хәлләрнең болай төгәлләнүен бөтенләй дә көтмәгән иде һәм, ниһаять, язмыш аңа да йөзе белән борылды, дип ышанды. Кем әйтмешли, матур булып тума, бәхетле булып ту икән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100