news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Мин сезне кызганам» - Рузилә Хәертдинованы тәртипсез инстачы шаккатырган

Яшь җырчы Рузилә Хәертдинованы кайбер инстачылар гаҗәпкә калдырган.

news_top
«Мин сезне кызганам» - Рузилә Хәертдинованы тәртипсез инстачы шаккатырган
Владимир Васильев

Бер инстачы җырчыга ямьсез сүзләр язган. «…га охшагансың. … гына түгел әле, сез акылсыз хатын-кыз», — дип язган ул, өстәвенә, бер гөнаһсыз балага да эләккән. «Балагыз да тәртипсез», — дип өстәгән. «Үз-үзенә ышанмый торган, ямьсез күңелле, буш кеше икәнсез», — дигән нәтиҗә дә ясаган.

Җырчы, бу кешенең «личкага» язганын сторисына элеп куйган һәм бөтен кешегә аны укырга мөмкинлек тудырган.

«Бу кешеләр белән нәрсә булган? Бер белмәгән, таныш булмаган кешегә ничек шундый сүзләр язып була? Бигрәк тә, балага ничек шундый сүзләр яза алалар икән? Мин сезне кызганам» — дип сөйләде җырчы Инстаграм битендә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар