Автор-башкаручы Зифа Нагаева социаль челтәрләрдә шатлыгы – оныгының уңышлары белән уртаклаша.
Оныгым Радмил Уфа шәһәренең 91нче гимназиясендә президент сайлауларына тәгаенләнеп, иң күп тавыш җыеп, җиңү яулады! Мин – президент нәнәсе (әбисе)! Улым мәктәп мәнфәгатен һәм укучыларның хокукларын яклау өстендә эшләячәк! Алга, балам! – дип яза Зифа Нагаева.
«Котлыйбыз! Чын президент нәнәсе булырга да язсын!»;
«Мондый оныклар булганда, булыр да»;
«Уңышлар телибез! Алда зур җиңүләр көтсен», – дип котлаганнар дуслары әби белән оныкны.