Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мин Президент белән ике тапкыр очраштым!

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 65 яшьлеген билгеләп үтә.

news_top_970_100
Мин Президент белән ике тапкыр очраштым!
«Татар-информ» архивы

Бүген, 1 мартта, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 65 яшьлеген билгеләп үтә. Шул уңайдан, көтелмәгән очрашудан сакланган хатирәне тәкъдим итәм.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән беренче тапкыр очрашу көтелмәгәндә булды. Мин университетны тәмамлап, яңа ачылган оешмага эшкә урнаштым. Оешманың эшчәнлеге белән танышу өчен Рөстәм Миңнеханов (ул вакытта Премьер-министр вазифасында) килергә тиеш иде. 

Безнең оешма икенче һәм өченче катларны били иде. Икенче катта хезмәттәшләрем аны һәм делегациясен каршы алу өчен әзерләнде. Бу көнне миңа мониторинг кабинетында эшләргә кирәк иде. Мин өченче каттагы бүлмәгә менеп киттем, әле анда кайбер ремонт эшләре бетмәгән һәм техниканы көйләп бетермәгәннәр, эшчеләр кереп-чыгып йөри. Шуңа күрә бүлмә ишеге ачык тора иде. Мин инде кергән бер кешегә башны күтәреп аптырап беттем һәм бу юлы аяк тавышлары ишетелүгә карамастан, башымны күтәрмичә эшләвемне дәвам иттем. Шуннан өстәлем каршымда да ук кемдер басып торуын сизеп алдым. Башымны күтәрсәм, каршымда Рөстәм Нургалиевич басып тора. Мин каушаудан торып бастым, әллә «исәнмесез», әллә «здравствуйте» дидем, хәтерләмим. Шулай ук аның да нинди телдә җавап биргәне истә калмаган. Бары тик «садитесь, продолжайте работать» дигәне һәм минем шап итеп урындыкка утыруым хәтердә. Ул вакытта инде икенче катта каршы алырга тиешле кешеләр йөгереп менде һәм кабинетка кереп тулган делегацияне алып чыгып китте. 

Ә икенче очрашу әле күптән түгел генә булды. Мин эш кабинетында шкафтан ниндидер документны эзлим, ә ике егет чәй эчеп утыра. Берсе «Татар малай», ә икенчесе «Кызык-мызык» кебек истә калган. Шулвакыт ишектән чәйле чынаягын тоткан президент килеп керде. Ул исәнләште дә егетләр янына утырды. Мин карыйм, Рөстәм Нургалиевич коры чәй эчеп утыра. Кунакка коры килеш чәй эчертәләрме инде?! Мин уңайсызланып киттем. Әле чәен дә үзе белән күтәреп керде бит. Шкафта шоколадлы торт кисәге тора иде. Президент каршына тортны китереп куйдым. Ул рәхмәт әйтте дә, бал калагын тортка батырды, ә мин уянып киттем...

Туган көнегез белән сезне, мөхтәрәм Президент!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100