
Тарихчы Рәшид Амишев Буада Раил Садриевта кунакта булган. Артистның йортыннан халык өзелеп тормый, килгән берсе аның йортындагы музейга, бакчасына сокланып, кыярлары белән сыйланып китә.
Тарихчы белән артист әңгәмәсе:
– Танылган артист, Буаның йөзек кашы кебек кешесе, дияргә була аны. Өендә матур оранжереясе бар.
– Кыярны март ахырыннна бирле ашыйбыз. Бүген, 27 апрель. Икенче дулкын китте, сезгә өзеп бирдем. Бүген ничәнче кеше килде инде. Кичә делегация булып китте.
– Искитәрлек, иренмәсәгез, шулай үстерә аласыз. Тик ятмагыз. Монда Раил абыйның бакчасы да парк шикелле – туялар, беседка, мунча. «Ничек өлгерә?» – дисәгез генә.
– Мин паузада бит, вакыт бик күп.
– Ярый, бәхетле яшәргә язсын! Авырлыклар китсен, тагын да зур уңышлар, шатлыклар һәм сөенечләр килсен.
«Раил абый белән Эльмира апа – искиткеч көчле кешеләр. Сокланам», «Раил Садриев – шәп кеше, ул чын кеше, көчле кеше», – дигән комментарийлар калдырган видеоны караучылар.