Татар хатын-кызлары өчен «30.40.50» подкастының чираттагы кунагы җырчы Иркә булды. Ул тапшыруда ни сәбәпле Иркә исемен алуын сөйләде.
«Иркә» дигән тәхәллүсне мин 21 яшьтә генә алдым. Ул болай гына килеп кергән исем түгел. Минем бертуган 3 абыем бар. Әтиемнең бик нык Иркә исеме кушасы килгән. Тик әбием бу дөньядан киткәндә: «Ташкентта Айгөл исемле бер үткен генә, кара чәчле кызны күргән идем. Кызыгыз туса, зинһар, Айгөл кушыгыз», – дип әйтеп калдырган булган. Шуңа олыларның сүзен алга куеп, миңа Айгөл кушканнар. Бу тарихны әтием миңа гел сөйләп килде. Аннары Казанга чыгып киткәч, үземә «дөрестән дә җырчы булып китәм икән, әтием өчен, аның күңеле булсын өчен, шундый исем алам» дип сүз бирдем, – дип сөйләде җырчы.
Җырчы исемне мәчеттә дә куштыруы турында сөйләде. «Паспортта да алыштырырга теләдем. Мәшәкате күп бит аның. Аннары бер хәзрәт әйткән иде: «Ике исем булса, берсе саклый», – дип», – ди җырчы.
«Күп кенә җырчылар тәхәллүс алалар. Һәм ул җырчыларның тәхәллүсен дә, чын исемен дә беләләр. Ә синең исемеңне белүчеләр әз. Синең фамилияңне дә белмим», – ди алып баручыларның берсе. «Минем фамилияләр күп», – ди Иркә. «Нинди мәгънәдә күп фамилияләр?» – дип сорый алып баручы, аптырап. «Ике тапкыр кияүдә булгач инде», – дип җавап кайтара Иркә.
«Кыз фамилиям – Шакирова. Хәзергесе – Шабакаева. Әтиемнең сәхнәгә фамилияне чыгарасы килде. «Әти, борчылма, вакыты җиткәч, кирәк булгач, белерләр», – дидем», – дип сөйләде җырчы.