Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Мин оялам синнән, әни!»

​​​​​​​Шәһәргә барып җитәргә 2 сәгать вакыт бар әле. Гадәттә, без авылдан калага барганда, юлда машина эзләүче абый-апаларны да утыртабыз. Алай безгә дә күңеллерәк, аларга да. Ә бу юлы безнең юлдашчыбыз сөйләшүгә сусаган, үзен тыңлаучысын эзләгән булып чыкты...

news_top_970_100

Мөлаем гына исәнләшеп, минем янга кереп утырган апаның кулындагы төенчегенә, ә аннары киеменә карадым: бик сәләмә генә киенгән, яшәүдән тәмам арыган кебек күренде ул миңа. Менә бүген кая алып барып калдырсак та риза булыр кебек иде. Күрәм бит – ниндидер кайгысы бар. Кыюсыз гына сорап куйдым:

– Балаларыгыз янына барасызмы әллә, апа?

– Балалар... – диде ул тәрәзәгә багып. Кояш баешына тавыш-тынсыз гына карап куйды.

– Шәфәкъ...

Аннан ул миңа тулы бер гомерен сөйләгәндәй булды. Мин бу тарихны язарга – гыйбрәт өчен укучыларга укытырга булдым...

***

Мин – гап-гади авыл кешесе. Балачакта иптәш кызлар кебек курчак уйнап үсмәдем, бөтен белгән уенчыгым – бабамның агачтан ясап калдырган машиналары булды. Күршедә кызлар яшәмәгәч, малайларны иптәш күрдем һәм гомер буе алар белән генә дус булырмын кебек иде. Мәктәпкә укырга кергәч, классташ кызлар барлыкка килде. Алар белән уртак тел таба алмый интектем, ахыр чиктә иптәш егетләргә барып сарыла идем. Алар мине яхшырак аңлый кебек тоелды. Минем киенү рәвеше дә аларныкы сыман иде: башта кепка, аякта кроссовки, ә өстемдә – абыйның киң кофтасы. Өйдә башка кияргә кием булмаганмы, көнне төнгә ялгаган әнинең акчасы җитмәгәнме – барысы да булгандыр. Тик мин беркем белән дә әни турында сөйләшергә яратмый идем. Башкаларның әниләре янында минеке никтер ким-хур һәм ярлы булып тоела иде. Мәктәп укучысы бит – яшем дә юкка да берәзгәләнә, елый торган. Әле, өстәвенә, әти дә без кечкенә вакытта гаиләне калдырып киткән. Күрше апалардан гел «әниең гүләйт иткәч, ташлый инде» дигәнне ишетеп үстем. Бу – минем өчен шундый оят һәм түбәнчелек иде. Мин, әниемнең исемен телгә алмас өчен,бөтен нәрсәмне бирергә әзер идем. Ата-аналар җыелышы буласын да, гаилә бәйрәмнәре турында да мин аңа хәбәр итмәдем.

Ә берсендә ул, эшеннән көчкә бушап, мәктәпкә – әниләр бәйрәменә килеп керде.

– Рәмзия, анда синең әниең килгән. Бар, каршы ал. Кайда букетың? – дип, Сәлим кереп әйтмәгән булса, мин аны күрәсе дә булмаганмын. Төштем. Әмма букетны мин «ялгыш» онытып өйдә калдырган идем. Ишек янында басып торган әни янына килдем. Ул мине күргәч, бәхетле кеше кебек елмаеп җибәрде. «Тешсез авызың белән елмаймасаң да була инде, әни, – дип уйладым эчтән генә. – Ичмаса, матур кием дә киеп килмәгән, шул ук сыер савучы халатын элгән. Башкаларныкы ялтыр-йолтыр күлмәктән килгән бит, нигә ул бер дә бәйрәмчә әзерләнмәде икән? Әллә ялгыз хатыннар шулай киенәме?» – дигән уй башымнан йөгереп үтте. Мин аның янына килгәч, ләм-мим эндәшми тордым. Ә ни диим? Ул бит үзе белеп килгән – минем чакырганны көтмәгән. Ул бит махсус минем чыгышымны карарга килгән.

– Кызым, нигә мин үтүкләп куйган күлмәгеңне кимәдең инде? Кичә генә район базарыннан алып кайтканын. Мунча алдына кибәргә куйган идем. Аягыңа да кроссовки киеп киткәнсең. Мә, ал әле пакетны – туфлиеңне алып килдем.

– Ну инде, әни! Син шуның өчен килдеңмени?

– Мин синең шигыреңне тыңларга килдем, кызым. Укытучыгыз шалтыратып чакырды.

– Ә, ярар алайса, киемнәреңне әнә тегендә элеп кил. Аннары икенче катка менәрсең, яме? Актлар залына.

Мин тиз-тиз генә аңлаттым да классташлар артыннан иярдем. Алар безне качып кына күзәтеп торалар иде:

– Бу синең әниең мәллә?

– Син бит, әнием – бай кеше, дип сөйләдең? Вәт син алдакчы!

Алар минем әниемнән көлгән саен минем ачуым (оятым!) ныграк кабарды. Әниемне кире кайтарып җибәрәсем килде. Тик укытучы алдында яхшы түгел – аны ул чакырган бит...

Шигырь сөйләргә минем чиратым җиткәч, мин хәтта каушап калдым. Әнигә багышланган шигырьне бер тапкыр да үзенә карап сөйләгәнем булмаган икән. Башкалар шалт-шолт шигырь сөйләгәннән соң, сәер тынлык барлыкка килде – мин «Әни» сүзе белән шигыремне башлый алмый интектем. Башка әниләр янында ул ямьсез киенгәне һәм тешсез елмаюлысы булып күренде миңа. Өстәвенә, ул һәр чыгыш саен сөенеп утырды. Әйтерсең лә, гомере буе бәхет күрмәгән дә, бүген шул бәхете юлында очраган. Шигырьне сөйләп бетергәч, мин күземне ачып, аны эзләдем. Әмма ул утырган урын буш иде. Укытучылар да, классташларым да – һәркем аның чыгып китүенә аптырап калган. Бәйрәм тәмамлангач та мәктәп буйлап әнине эзләдем – тапмадым. Бөтен кешедә бәйрәм рухы, күңеллелек – беркемнең дә синдә эше юк. Әмма әнинең шулай чыгып китүенә бик гаҗәпләнеп өйгә йөгердем. Ул бит үзенең эшен алай ярты юлда калдыра торган кеше түгел! Моның сәбәбе булырга тиеш, дидем. Ишектән чыгып барганда, мин класс җитәкчемнең дә хафага бирелеп чыгып барганын күрдем.

– Рәмзия, тукта әле. Анда ни...

– Ни?

– Анда сезнең...

– Нәрсә безнең? Хәлимә апа, әйтегез инде!

– Мунчагыз яна!

Минем күзалларым караңгыланды. Бер мизгелдә бөтен гомерне кичергәндәй булдым. Ничек инде мунча яна? Безнең мунчамы? Ә әни?! Ул шуңа кайтып киткәнмени? Нишләп без моны хәзер генә беләбез? Башыма килгән мең сорауның берсенә дә җавап табарга өлгермәдем – Хәлимә апага ияреп өйгә йөгердем. Мунчабыз бик иске иде, әмма ул өйгә якын урнашкан. Мунча алдында әни минем аяк киемнәрен саклый, мине ашатырга дигән акчасы да шунда яшеренгән. Әни! Ул ничек икән?..

***

Без кайтканда мунча инде янып көл булган иде. Авыл абыйлары-апалары янгын сүндерү машинасын чакырырга өлгергән һәм өйне саклап калганнар. Әниемне берсе дә саклап калмаган! Ул минем район базарыннан алып кайткан өр-яңа күлмәкне тоткан килеш, мунча алдында хәле китеп егылган. Ул минем ефәк күлмәгемне саклап калган, ә үзен саклый алмаган! Мин аның гәүдәсен күргәч тә, үле икәненә ышана алмадым. Ул мин картайганчы яшәр кебек иде бит. Аны зур абыйлар алып чыкканда, мин әнинең кап-кара булган йөзенә карадым: ничә минут элек кенә кояш кебек балкып, тешсез килеш елмаеп утырган әнинең күзләре дә калмаган. Чәчләре дә тәмам янып беткән иде.

– Юк, бу – минем әни түгел! Минем әни кайда? Абый, ә син мунчага кердеңме? Ә мунча артына? Ул бит анда гел керә иде. Әйдә, бергә эзлик әле, әни монда гына булырга тиеш!..

Минем бер-бер артлы биргән сорауларыма беркем дә җавап бирмәде. Бөтенесе дә миңа сәергә караган кебек карый иде. Ник алай карадылар икән миңа? Мин бит бары тик әнине генә күрергә теләдем. Абыйлар алып чыккан хатын минем әни түгел. Юк, минем әнием бәхетле йөзле. Тешсез елмаюлы… Ә кара йөзле түгел!

Әнине озатырга бөтен авыл килде. Мине өйдән чыгармадылар. Хәер, минем анда чыгасы да килмәде. Минем беркая барасым, беркемне дә күрәсем килмәде. Әнием белән сөйләшәсем, бергә утырып чәй эчәсем, көтү көтәсем, бәбкә саклыйсым, аның кебек вак кына әйбергә дә сөенәсем килде. Бу ачы кайгыдан мин озак арына алмадым. Берсендә мәктәпкә төшкәч, Сәлим миңа пакет тоттырды. Ә анда – әнинең сыер сауганда кия торган халаты.

– Рәмзия, бу халатны әниең мәктәптә калдырган булган.

– Рәхмәт. – Мин халатны күкрәгемә кыстым. Аннан килгән ферма исе дә, бер кесәсенең ертык булуы да мине кимсетмәде. Мин бөтен кластташларым каршында әнинең ертык халатын кочаклап еладым. Аны кулларыма алгач, әнине кочаклаган кебек булдым. Минем әниемне күптән кочаклаганым булмаган икән. Аның назын, рәхәтен тоярга өлгермәгәнмен икән. Кайчандыр мин әниле килеш басып торырга оялсам, бүген инде әнисез басып торуны ким саный башладым. Әниләр бәйрәмендә шигырьне күзне йомып – аның карашын күз алдына китереп сөйләдем. Юк, мин сөйләмәдем. Мин еш кына аны күздән кичереп, 5 минутлык тынлыкка чумдым. Ә күз алдымда балачак – әтиле һәм әниле чак. Әнә тегендә безнең бәбкәләр йөгереп йөри, сыер мөгрәп ала, әти ясаган ояга сыерчыклар кайткан тавыш килә. Аларга кушылып Акбай өрә. Бакчада әти белән әни кишер, суган утырта. Мин түтәл таптап, аларны ачуландырып йөрим. Шул этлектән дә тәм – рәхәтлек табам! Менә әти куып тотар да, мине күтәреп әйләндерер кебек. Ә әни аңа эндәшеп куяр: «Кыз бала бит ул, берүк каты бәрелмә...»

Кыз бала бит ул...

– Нишләптер мин үземнең кыз бала икәнемне үзем сиңа каты бәрелгәч аңладым, әни. Менә бүген кабат синең яныңа килдем. Куеныңдагы гөлләр дә чәчәк аткан. Үзең генә никтер боек. Чакырмыйча килгәнгә ачуланма инде. Мондый җиргә чакырып китермиләр бит, аяклар үзләреннән-үзләре шул сукмактан атлый. Халатыңны да алып килдем, әни. Сиңа монда салкындыр – мә, киеп куй әле. Син мине ишетәсеңме соң, әни? Ә телисеңме, яраткан җырыңны җырлыйм? Син бит «Мәтрүшкәләр» җырын бик ярата идең. Җырлыйммы? Әни, эндәш инде!..

Мин зираттан чыкканда, кояш инде тау очына «утырган» – шәфәкъ нуры зират капкасына төшеп тора.

– Каберең нурлы булсын, әни.

***

...Рәмзия ханым берара эндәшми торды. Ул, тәрәзәгә башын салып, бик тирән уйга чумган иде. Бармакларын бөгә, иреннәре бертуктаусыз кышмата башлады – эченнән генә зикер әйтә иде.

– Мин әнием үлеменнән соң яшәмәдем дә кебек. Ул минем яшьлегемне алып китте. Кияүгә дә яраткан кешемә чыкмадым – гомер буе исерек карадым...

– Сез кая барасыз соң, апа?

– Балаларым янына барам. Берсе тагын ниндидер ярамаган эш эшләгән. Укуыннан чакырдылар.

– И апа...

Без инде шәһәргә кереп бара идек. Минем белән бергә машина йөртүче дә күз яшен тыя алмады. Рәмзия апа (исемен үзгәрттем) бик күп нәрсәне әле сөйләргә өлгерми калды. Әнисе аны инде күптән кичергән, дип ышанасым килде. Аллаһ Тәгалә Ана рәнҗешеннән сакласын!..

Рәфидә Галимҗанова

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 7 октябрь 2023
    Исемсез
    Бик мәгънәле, гыйбрәтле язма
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100