«Мин олы кызымны яратмыйм. Берничә елдан аны тормышыбыздан сызып атарга уйлыйм»
Иң куркынычы – боларның барысын да кечкенә балам күреп һәм ишетеп тора. Мин еш кына берәребез, мин яки ирем, түзә алмаячак һәм аңа нәрсә дә булса эшләячәкбез, дип куркам. Мин кызыма психологка барырга да тәкъдим иттем, әмма ул бу хакта ишетергә дә теләми... Исемен күрсәтергә теләмәгән ханым яшүсмер кызы белән катлаулы мөнәсәбәтләре турында язган.
«Һәркем «ана мәхәббәте ул – эчкерсез һәм мәҗбүри» дип уйларга күнеккән. Хатын-кыз үз баласын карынында вакытта ук ярата башлый. Ә үз балаларын яратмаганнар – түбән хатын-кызлар, аларны «социаль җаваплылыгы түбән булган хатын-кызлар» дип атыйлар. Ләкин мин бу категориягә карамыйм. Мин, мөгаен, ниндидер искәрмә булып торамдыр, чөнки олы кызымны яратмыйм, хәтта кайвакыт аңа нәфрәт тоям, әмма моны тану – оят һәм куркыныч.
Минем ике кызым бар. Алар арасындагы яшь аермасы – 7 яшь. Соңгы вакытта мин, еш кына, минем кечкенә кызым гына бар, дип уйлыйм, ә олы кызым белән безнең арада беркайчан да яхшы мөнәсәбәтләр булмаячак.
Бәлки, бу – беренче йөклелегемнең теләнмәгән булуы белән бәйледер, кызымның әтисе белән без ул туганчы ук аерылыштык. Бу студент чагында булды. Укуымны яхшы гына бетерүемне теләп, әти-әни баланы үзләренә алды. Мин укыдым, эшләдем, яхшы гына карьера ясадым, кияүгә чыктым, бала таптым. Ә кызым бу вакыт дәвамында әти-әнием янында яшәде. Әлбәттә, мин акча җибәреп тордым, кием-салым, кызым өчен уенчыклар сатып алдым. Мөмкин булганча аның янына да килеп йөрдем, ләкин бу – елына бер тапкырдан артмый иде.
Узган ел әнием 12 яшьлек үсмер кызны тәрбияләү инде авыр булуын әйтте, шуңа күрә кызым, аны монда Оля дип атыйм (исеме үзгәртелде – Sakhapress), минем белән яшәячәк, дип килештек. Минем белән дигәндә – ирем һәм 5 яшьлек кечкенә кызым белән, дигән сүз.
Проблемалар шунда ук башланды. Әлбәттә, мин җиңел булмаячагын аңладым, әмма чынбарлык уйлаганнан да күпкә начаррак булып чыкты. Без Оля үзен өендә кебек хис итсен өчен барысын да эшләдек. Әлбәттә, аның аерым бүлмәсе юк, алар сеңлесе белән бер бүлмәдә яшиләр.
Башта без аңа бернинди дә кисәтүләр ясамадык, өйдәге эшләрне дә эшләтмәдек. Иң мөһиме, кызым яңа мәктәпкә ияләшсен, яхшы укысын, дип тырыштык. Ләкин бервакыт, кечкенә сеңлесен карап торуын сорагач, Оля: «Нигә мин? Бу – синең кызың, аны син тапкансың, үзең кара. Мине дәү әнигә илтеп ташладың, хәзер мине бушка гына бала караучы итәргә телисеңме?» – диде.
Коточкыч гауга чыкты. Мин Оляга аны ташламаганымны, аның дәү әнисендә яшәвен аңлатырга тырыштым, чөнки миңа укырга, аннары аны тәэмин итәр өчен эшләргә кирәк иде. Ләкин ул бернәрсә дә ишетергә теләми, әмма инде ул – зур кыз, аңларга тиеш иде...
Менә шулай яшибез. «Мин моны эшләмәячәкмен», «теләмим», «үзең эшлә», «мин үзем теләмәгәнне эшләргә тиеш түгел». Болар – кызымның миңа ниндидер эш кушканда: савыт-саба юарга, кибеткә барырга, үз бүлмәсен җыештырырга сораганда биргән җаваплары.
Оляның тагын бер гадәте бар – бала йоклаганда, ул телефоннан махсус кычкырып сөйләшә. Тынычрак сөйләш, дигәч тә: «Ул йоклый дип, миңа сулыш та алмаскамы?» – дип кычкыра.
Бервакыт ул иртән: «Мин бүген мәктәпкә бармыйм, чөнки барасым килми. Син миңа нәрсә эшли аласың? Син мине тәрбияләмәдең, син миңа беркем дә түгел!» – дип әйтте.
Әлбәттә, бу сүзләрне ишетү – ирем өчен дә күңелсез күренеш, әмма без алдан ук аның безнең арага кермәячәге хакында килешеп куйган идек. Ләкин мин аның бу хәлләрдән туюын күрәм, тиздән ул бездән китәчәк, дип уйлыйм...
Мин бу хәлдән шундый арыдым, бүтән түзә алмыйм. Бу хәлләрне аңлатырлык кешем дә юк, мине беркем дә аңламаячак, чөнки барысы да безнең гаиләбез идеаль дип уйлый. Ә Оля мине мыскыл итә, махсус минем ачуымны чыгара сыман. Мине чыгырымнан чыгара һәм алга таба нәрсә булачак дип көтә.
Иң куркынычы – боларның барысын да кечкенә балабыз күреп һәм ишетеп тора. Мин еш кына берәребез, мин яки ирем, түзә алмаячак һәм аңа нәрсә дә булса эшләячәкбез, дип куркам. Мин кызыма психологка барырга да тәкъдим иттем, әмма ул бу хакта ишетергә дә теләми.
Кайвакыт, тагын берничә ел түзәргә кирәк, аннары Оляга фатир арендаларга яки бүлмә сатып алырга һәм аны тормышыбыздан сызып атарга, дип уйлыйм. Аннан соң үзе теләгәнчә яшәсен! Ләкин менә бу вакытны ничек уздырырга?! Мин бик арыдым, бүтән булдыра алмыйм!»
SAKHAPRESSтан тәрҗемә ителде.