Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Мин монда»: музыкант Илдус Садыйков сөйгән ярын эзли

news_top_970_100
«Мин монда»: музыкант Илдус Садыйков сөйгән ярын эзли
Фото социаль челтәрдән

Илдус Садыйков дигән музыкант егет социаль челтәрдәге сәхифәсендә хатын эзләве турында хәбәр итә. Ул әти-әнисе, әби-бабасы өйләнергә үгетләве турында видео төшергән. Аны «кайчан өйләнәсең», «сиңа 30 яшь бит инде», «балалар кайчан була» кебек сораулар белән якыннары аптыратып бетергән.

Музыкант, аптырагач, социаль челтәрдәге сәхифәсенә «Кайда син тиң ярым?» дип тә язган.

Сөйгәнен көтеп яшәүче кызлар шактый җыелган. «Мин монда!» дип хәбәр биргән алар. Әмма музыкант кызларга җавап бирмәгән. Күрәсең, якыннары аптыратканга гына кыз эзләргә булган.

«Күпме кызлар «монда» дип тора да бит, үзең сайланасың», «Мин монда җаным, сине көтәм. Үзең генә әллә кайларда йөрисең», – дип аптырап язган кызлар.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100