Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Мин куркам, чыгарыгыз!» - Коронавируслы баланы махсус тартмада алып китәләр

Үксеп елаган малай кадрлары социаль челтәрләрдә таралды.

news_top_970_100
«Мин куркам, чыгарыгыз!» - Коронавируслы баланы махсус тартмада алып китәләр

Краснодар өлкәсендә алты яшьлек малайны махсус бокста хастаханәгә алып киткән үзәк өзгеч кадрлар социаль челтәрләрдә таралды.

Махсус киемнәрдәге табиблар малайны күп катлы йорттан алып чыга һәм махсус тартмага кереп ятарга куша. Малай курка, әнисен чакырып елый. Аны табиблар тынычландырырга тырыша. Малай сулый алмавын әйтә, тынычлана алмыйча үкси.

Социаль челтәрләрдә табибларны гаепләгәннәр, әнисе кайда дип тавыш чыгарганнар.

Әмма балалар инфекцион хастаханәсе вәкилләре «Комсомольская правда» газетасына комментарий биргән — алар әйтүенчә, малайның әнисе янәшәдә булган, әмма хатын-кыз махсус киемдә булу сәбәпле, видеога төшерүче аны ялгыш табиб дип уйлаган. Малайда югары температура булган, шул сәбәпле анда коронавирус бар дип шикләнгәннәр. Әти-әнисе госпитализациягә рөхсәт биргән.

Коронавируста шикләнелгән пациентларның барысын да шундый махсус тартмаларда алып китәләр. Анда һава керә, билгеле, психологик яктан кеше өчен бу әйбер кыен.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100