Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Мин көн саен сине сагынам». Ятим калган кызга мәрхүм әтисенең телефоныннан җавап килгән

news_top_970_100

Ятим калган кыз мәрхүм әтисенең телефонына смс-хәбәр җибәргән һәм аңа җавап килгән. Бу турыда «Московский комсомолец» хәбәр итте.

Әтисе үлгәч, кыз еллар буенча әтисенең телефонына хәбәрләр яза. Бер көндә җавап килгәч, ул гаҗәпкә кала.

Кэти әлеге вакыйга турында социаль челтәрләргә язган. Әтисе 2020 елда үлгән, кыз шуннан бирле атасының телефонына смс-язып торган. Бик авыр бер көнне ул кабат атасына хәбәр яза. «Мин көн саен сине сагынам», – ди ул.

Кэти җавап килер дип өметләнми. Тик, көтмәгәндә, аңа ике сорау билгесе куелган җавап килә. Кэти таныш булмаган кешегә тагын хәбәр яза. Ул әтисенең иске телефон номеры белән аралашуын әйтә. Мобиль оператор Кэтиның атасының иске телефон номерын башка ир-атка биргән булып чыга. Таныш булмаган бу кеше Кэтиның күңелен күтәрергә тели. Ул үзенең матур песиенең фотосын җибәрә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100