Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Мин китәм…» — Гөлназ Шәрипҗанова «Татар радиосы»ннан киткән

Радиода бара торган «Хәерле иртә, Австралия» тапшыруы әлегә пауза алачак.

news_top_970_100
«Мин китәм…» — Гөлназ Шәрипҗанова «Татар радиосы»ннан киткән
Рамил Гали

Җырчы, алып баручы Гөлназ Шәрипҗанова инстаграм сәхифәсендә үзенең радиодан китүе турында хәбәр итә.

«Мин китәм… Минем өчен зур тәҗрибә, дәрәҗә. Булдыра алганча булдырдык кебек. Балаларым кечкенә шул. Әни назы, әни вакыты җитеп бетмәү сәбәпле, «Татар радиосы»нда бара торган «Хәерле иртә, Австралия» тапшыруы әлегә пауза ала», — дип яза ул.

Шулай ук Гөлназ яңа клип төшерә башлаулары турында яза. Тиздән Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановларның «Түзәм бары бала хакына» җырына клип дөнья күрәчәк.

«Алда яңа ачышлар, яңа үрләр булсын. Уртак эфирлар өчен рәхмәт сиңа!» — дигән аңа хезмәттәше Ильяс Габделгазизов.

«Ничек газизе рөхсәт бирә икән моңа дип, мин сиңа болай да шакката идем. Балалар белән бергә булмыйча», «Эх, кызганыч, без сине тыңларга ярата идек. Синең белән күрешкән кебек була идек», — дип яза Гөлназга инстачылар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100