news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Мин кечкенә песи кебек» — Максим Галкин Татарканың җырын татарча укып карый

Танылган шоумен, пародия остасы Максим Галкин «Музыкалити» тапшыруында Татарканың (Ира Смелая) «Kawaii» дигән җырының сүзләрен татар телендә укып караган. Бу видеоөзек Инстаграм һәм Тикток социаль челтәрләрендә меңләгән караулар җыйган.

news_top
«Мин кечкенә песи кебек» — Максим Галкин Татарканың җырын татарча укып карый
видеодан скриншот

«Мин кечкенә песи кебек, әйе, мяу-мяу,

Урамга карап әйтәм: «Яңгыр, яу-яу!»

Монда эссе ай-хай», — дип татарча әйтә Максим Галкин һәм русча «телемне ватып утырам әле», — ди.

Берәүләр Максим Галкинның «хезмәт»ен мактаган булса: «татарлар аңлый», «ул татар телен миңа караганда да яхшырак белә», «кызык», икенчеләре Галкинга бирелгән текстның дөрес булмавына бәйләнгән: «нәрсә булды бу?», «бу татар теле түгел, дөрес язылмаган», «сөйләмне шомартырга кирәк», — дип язганнар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар