Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Мин Казанга гашыйк булдым» - башкорт кызы Миләүшә Хәйбуллина Казан Кремлендә биегән

Миләүшә Хәйбуллина Динә Гарипованың «Ай, былбылым» көенә бик матур башкортча бию башкарган.

news_top_970_100
«Мин Казанга гашыйк булдым» - башкорт кызы Миләүшә Хәйбуллина Казан Кремлендә биегән
https://www.instagram.com/milya_dance/

Башкортстанның танылган биючесе, актив блогер Миләүшә Хәйбуллина Казан Кремленә килеп биегән. Ул Динә Гарипованың «Ай, былбылым» көенә бик матур башкортча бию башкарган.

«Казанга ничә тапкыр килеп, биегәнем юк иде әле. Мин бу шәһәргә гашыйк булдым. Рәхмәт», — дип язган ул инстаграм постында.

Әлеге матур биюне мактаучылар да, пост астында зур бәхәс куптаручылар да булган. Барысы да бер инстачының «Ай, былбылым» җырының сүзләренә бәйләнүе белән башланган. «Матур, ләкин Татарстанда Агыйдел акмый», — дигән ул.

«Татарстанның Актаныш районында Агыйдел елгасы дөнья күрә», — дип җавап кайтарганнар аңа.

«Борынгы башкорт җирендә», — дип үзенекен дәлилләгән инстачы.

«Без бүгенге җирләр турында сөйләшәбез», — дигән аңа әңгәмәдәше.

«Шулай итеп, башкорт җирләре икәнен таныйсызмы? Шунда яшәгәч, сез үзегез дә башкортлар инде», — дигән ул.

«Мин бернәрсәне дә танымыйм һәм дәлилләргә җыенмыйм. Чөнки аны сезнең белән без туганчы дәлилләгәннәр инде. Үз туган ягымны сатмыйм. Калган милләтләрне дә кимсетмим. Чөнки без татарлар», — дип язганнар аңа.

«Әгәр бу костюм чыннан да аутентик материаллар (көмеш, коралл, гәрәбә) кулланып ясалган икән, биюче берничә кг өстәмә авырлык киеп башкара бу биюне. Аны җиңел генә биеп булмый. Бу Миләүшәнең казанышы. Сез бик кыю, иҗади шәхес», — дип Миләшүнең биюенә сокланганнар.

«Әй матур чыккан, афәрин! Шушы матурлыкны төшерә дә белгән инде Фәрит йөрәккәең», — дип биюченең ирен дә мактаганнар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100