Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Мин кайтам бит, шунда барысын да сөйләрмен, һәм син язарсың, дигән иде...»

news_top_970_100
«Мин кайтам бит, шунда барысын да сөйләрмен, һәм син язарсың, дигән иде...»

Кукмара районы Үрәсбаш авылында махсус хәрби операциядә һәлак булган кече сержант Динар Тимофеевны соңгы юлга озаттылар, дип яза «Хезмәт даны» газетасы журналисты Алсу Сәлахетдинова. 

Динар Үрәсбаш мәктәбен тәмамлаган, Янил аграр көллиятендә укыган. Өйләнмәгән булган, әти-әнисе исән-сау, апасы, 2 энесе бар – барысы 4 бала булганнар. Динарга 36 яшь булган, былтыр мобилизацияләнгән.

Динар Тимофеевны бүген туган авылы Үрәсбаш зиратында җирләгәннәр.

Мәрасимдә район башлыгы Сергей Димитриев, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Марсель Мәхмүтов, район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Харисов, Динар хезмәт иткән хәрби часть вәкиле катнашкан. Хәрби белән хушлашырга, аның әти-әнисе, якыннарының авыр кайгыларын уртаклашырга бик күп халык җыелган, дип яза газета.

«Үрәсбаш авылы махсус хәрби операциядә үзенең 2 батыр улын югалтты. Денис Бектинга нибары – 23, ә Динар Тимофеевка 36 яшь иде. Без Динар белән бер мәктәптә укыдык. Мин аннан бераз өлкәнрәк булсам да, очрашкан саен рәхәтләнеп сөйләшә идек аның белән. Киң күңелле, ачык йөзле, тырыш егет булды ул, төзелеш өлкәсендә эшләде.

Хәрби өйрәнүләр вакытында телефоннан аралаштым үзе белән. «Алсу, мин кайтам бит, шунда барысын да сөйләрмен, һәм син язарсың, дигән иде», – дип сөйләде «Интертат»ка аның авылдашы Алсу Сәлахетдинова.

«Кызганыч, авылдашымны табут эчендә генә күрергә туры килде. Динар һәлак булган, дигән хәбәр таралгач та, аның үлеменә күңел ышанмады, ахырга кадәр «исәндер» дип көттек. Әмма язмыштан узмыш юк. Авылдашымның урыны җәннәттә булсын, әти-әнисе, якыннарына Ходай сабырлык бирсен», – дип сөйләде ул.

«Бернишләп булмый. Малаебыз «Барам, әти», – диде. Мин: «Улым, исән-сау гына барып кайт», – дидем. Энекәшләренә дә шулай диде. Ләкин язмыш икенчегә борды. Исән-сау кайта алмады», – дип сөйләгән аның әтисе Константин һәм озатырга килүчеләргә рәхмәт әйткән.

«Динар – минем укучым. Мәктәптә укыганда да һәрчак алдынгы сафларда иде, бик акыллы, тәртипле, тырыш булды ул. Җор телле, ярдәмчел егет иде. Урыны оҗмахта булсын», – дип сөйләгән Динарның укытучысы, туганы Миңлегөл ханым Андреева.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100