Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Винарис Ильегет концертында егылган

news_top_970_100
Винарис Ильегет концертында егылган
"Татар-информ" архивы

Җырчы Винарис Ильегет Әлмәттәге концертында бик уңайсыз хәлгә юлыккан. Бии-бии җырлаган вакытында образга артыграк кереп ташлаган һәм идәндәге мониторны күрмичә, абынып егылган… Артист – артист шул инде, аягы шактый җитди имгәнсә дә, Винарис сер бирмәгән – әлеге хәлне уенга борган.  Оялып тормыйча, егылган мизгеленең видеосын социаль челтәргә дә куйган. 

«Әлмәт. 8 апрель. Егылдым. Мониторны күрмәдем. Тамашачымның мине аңлавына рәхмәт. Моны сценарий буенча махсус егылу дип уйлаучылар да булган, хәтта. Әйе, мин – артист, сезнеке кебек үк, минем дә уңайсыз хәлгә калган вакытларым була. Сезнең белән дә бүлешәм. Мин шундый», – дип яза ул. 

«Без барыбыз да бик нык курыктык. Тик син молодец, Винарис. Торып басып, башыңны югары күтәреп, концертны куеп бетердең», «Винарискаебызның башы әйләнгән чагы. Лилиядән соң ушын җыя алмый. Яратабыз. Бирешмичә, торып басып җырлады бит», – дип мактаган аны берәүләре, елмаеп.

«Ай, Аллам. Имгәндеңме? Исән-саумы?», «Өйләнәм генә дигәндә, имгәнеп куя күрмә инде, Винарис», «Йөрәгем дерт итте… Барысы да яхшымы?» – дип, чын күңелдән борчылып язучылар да күп. 

«Сәхнә булгач, төрле хәлләр була. Мин исән-сау, яшим һәм яшәячәкмен», – дип җавап биргән Винарис әлеге сорауларга сторисларында. Күңелсез вакыйганың нәтиҗәсен дә күрсәткән – егылганнан соң, җырчының аягында тирән җәрәхәт барлыкка килгән. «Хәзер барысы да әйбәт, аяк төзәлеп килә. Сәхнә корбаннар сорый, шундый мәкаль дә бар бит», – дип язган җырчы. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100