news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Мин йолдызың булыр идем синең» – Руслан Кираметдинов тагын Лилия Гатина белән

news_top
«Мин йолдызың булыр идем синең» – Руслан Кираметдинов тагын Лилия Гатина белән
Фото: Руслан Кираметдинов сәхифәсеннән

Яңа концертлар сезоны алдыннан җырчы Руслан Кираметдинов язылучыларын кыздырып җибәрергә булган, ахры. Ул сторисларына тагын Лилия Гатина белән кочаклашып төшкән фотосын куйды. Бу юлы фотоны:

Мин йолдызың синең булыр идем,

Күкләр ерак.

Сагыныплар җирне еларсың бит,

Китсәм урлап,–

дигән җыр «озата» бара.

Русланның Лилия белән фотоларын инде берничә тапкыр куйганы булды. Ул вакытта күпләр, Ильмира Нәгыймова белән аерылышканнан соң, ниһаять, Руслан үзенең сөйгән ярын очраткан, дигән фикергә килгән иде.

Руслан Лилия белән чынлап та бергәме, серләрен генә чишеп бетермиме? Әллә инде, «юри генә» мәхәббәт уйныймы, тамашачысына фаразларга гына кала.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар