news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Мин инде ничә еллар кара исемлектә»: Иркә Ландыш Нигъмәтҗанова белән аңлашырга әзер

news_top

Татар эстрадасының популяр җырчысы Иркә Ландыш Нигъмәтҗанова белән дуслашырга, аңлашырга әзер булуын әйтте. Ләкин, аның сүзләренчә, теләге булса, беренче адымны Ландыш үзе ясарга, Иркәнең номерын табып, аңа шалтыратырга тиеш. Бу хакта ул үзенең язылучыларның сорауларына җавап биргәндә сөйләгән.

«Мин дуслык турында фикеремне әйтер идем. Гомумән, дуслык турында. Тик «Ландыш Нигъмәтҗанова белән сезнең дуслык» димәгез. Әйдәгез, ул әйберләрне онытабыз. Кирәк булса, ул теманы күтәрәсе килсә, Ландыш номерымны таба да, сөйләшәбез дә, проблема чишелә. Мин ул проблеманы күтәрә алам, әмма аның үзе белән бергәләп. Килсен, чөнки мин анда инде ничә еллар кара исемлектә. Мин Ландыш белән бер утырып сөйләшер идем», - дигән ул.

Җырчы үзенә каршы чыккан күп кешеләр белән күзгә-күз очрашып сөйләшүен дә әйтә. «Аларның 70-80 проценты елап-елап гафу үтенде. Мин риза, бөтен теләгән кеше белән дә аралашырга, сорауларны уртага салып сөйләшергә әзер», - дип белдерә ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар