news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Мин инде ике ел балалардан читләштерелгән» – ДJ Радик хатыны белән аерылышкан

news_top
«Мин инде ике ел балалардан читләштерелгән» – ДJ Радик хатыны белән аерылышкан
Фото: © «Татар-информ»

Популяр артист DJ Радикның тормыш иптәше белән юллары аерылган. Шулай ук, җырчының сүзләреннән аңлашылганча, элекке тормыш иптәше балаларын әтиләренә каршы котырта һәм аларны тәрбияләүдә катнашырга ирек бирми икән.

«Бүген минем кызымның туган көне. Мин һәрвакыт балаларымның бәйрәмнәрен алар янәшәсендә уздыра идем. Бары тик фото-видеолар куйганым булмады. Бу архив видеолары кызымның 2024 елгы туган көненнән. Без ул вакытта бергә идек һәм балаларым мине бик яратты.

Менә инде ике ел мин алардан читләштерелгән… Шуңа да карамастан, кызым минем өчен кечкенә, иң якын, яраткан кызым булып калды. Туган көнең белән, балам, – дип яза ул үзенең сәхифәсендә.

Күпләр җырчының хәленә керергә тырышкан, юату сүзләре язганнар. «Олы кешенең балаларына авырлык китерүен аңламавы бик кызганыч. Мин дә шулай үстем, бу гомерлек җәрәхәтем. Тормышта нинди генә чуалышлар булса да, балалар газап чигәргә тиеш түгел. Балаларда һәрвакыт әти культы булсын иде», – дигән комментарий да калдырганнар.

«Моны бөтен кеше дә аңлап бетерә алмый шул. Үзенең меркантиль максатларына ирешү өчен, кайвакыт әти-әнинең берсе үз баласының сәламәтлегенә төкереп карый, балаларга яра ясый торган, тыелган алымнарны да куллана. Әти кешене таптап китү һәм үз максатына ирешү генә теләге. Мин моны хайванлык дип саныйм», – дип, үз ситуациясен ачык күзалларга ярдәм итүче комментарий язып калдырган бу кызга Радик.

Җырчы психологлар телендә еш кулланылучы «ата-ананың читләштерелү синдромы» дигән сүзгә дә аңлатма биргән. Бу – баланың психологик халәте. Ул ата-ананың берсе манипуляцияләү нәтиҗәсендә әтисе һәм әнисе арасындагы конфликтның үзәгенә эләгә һәм бер якны сайларга мәҗбүр була. Шул ук вакытта бала аңында бер якның тискәре образы формалаша, бу исә әтисе яки әнисе белән элемтә өзелүгә һәм аның белән аралашудан баш тартуга китерә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар