Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Мин инде чарасызлыктан еладым да". Сириядән качкан гаилә җимерек йортта авыру бала белән яши

Әле кайчан гына алар тыныч һәм кояшлы Сириядә яшәгән. Сугыш газаплары башлангач, гаиләләре белән Россиягә качарга мәҗбүр булган. Мөхәммәд Бубис өчен газап тәмамланмаган - алар авыру балалары белән уңайлыклары булмаган йортта гомер кичерә.

news_top_970_100
"Мин инде чарасызлыктан еладым да". Сириядән качкан гаилә җимерек йортта авыру бала белән яши

Ак агач ишекнең элмәле биге ачылгач, башта кая эләккәнемне дә аңламадым - ниндидер шыксыз, салкын, стеналары куптарылып беткән бина. Әйтерсең лә аны йөз тапкыр талаганнар да, йөз тапкыр басканнар. Ләкин ике искиткеч матур кызчык елмаеп каршы алгач, күңелгә җылы, рәхәт булып китте. Әйтерсең лә кояш чыгып, сулып барган гөлбакчаны яңа өметләр белән тутырды. Көньяк халыкларына хас үзәк өзгеч карашлы кара керфекле күзләр кызыксыну белән мине өйрәнде. Икесе дә яныма тәртипле генә - кулларын тезләренә куеп елышып утырдылар… Берсенең авыр диагнозлы, акылга зәгыйфь икәнлеген башта сизмәдем дә.

Хәтердә сугыш, тәндә җәрәхәт…

Гаилә башлыгы сабыр гына үз тарихын сөйләде.

- Совет чорында мин табиблыкка Россиянең Пермь шәһәрендә һәм Казанда укыган идем. Әрмәнстанда да укыдым. Ул вакытта халыклар дуслыгы дигән төшенчә бар иде. Иң яхшы билгеләргә генә укып, 150 сум стипендия алдым. Укуны бетергәч, Россиядә эшләдем, гражданлык алдым, 2008 елда туган ягым Сириягә кайтып киттем. Сириядә өйләндем, балалар туды, - диде ул, хатирәләрен яңартып.

Соң гына өйләнешкән парның ике кызлары туа. Беренчесе Шам, икенчесе Шаима. Хатыны Маналь математика укытучысы булып эшләгән. Ләкин 2011 елда Сириядә канкойгыч сугыш башлана… Бәхетле яшәгән гаилә көн саен гомерләре өчен куркып яшәгән.

- Сәясәт турында сөйлисем килми, сугыш икътисад аркасында башлангандыр. Көнчыгыштан газ, нефть кирәк булгандыр. Сугыш - ул бик куркыныч. Кем шартлата, нәрсәне бомбага тоталар, ни өчен - гади халык сәясәтне белми дә. Башта бетәр, тынычланыр дип өметләндек. Ләкин андагы хәлләр авырайганнан авырайды. Сириядә дусларыбыз, танышларыбыз, кемнең мөмкинлеге бар - барысы да киттеләр. Туганнарыбыз арасында үлүчеләр дә бар.

Безнең халыкка Россия булышты. Сириядәге Россия илчелегенә гаиләмне эвакуацияләүләрен сорап мөрәҗагать иттем. Владимир Путин приказы нигезендә безне Россиягә эвакуацияләделәр. Чөнки мин үзем дә, балаларым да Россия гражданнары, - дип сөйләде ул.

Сугыштан ир белән хатын, балалары бик күп җәрәхәтләр алган. Маналь Бубис, аягына зыян килеп, инвалид булып калган. Хәзер Мөхәммәд Бубиска 56, хатынына 52 яшь, беренче кызларына - 9,5, кечкенәсенә 7 яшь.

Инвалидлык буенча торак бирергә тиешләр

- Беренче кызыбыз тумыштан сәламәт булганмы, авырумы - тәгаен әйтә алмыйм. Инвалидлык биргән табиблар сугыш михнәтләре, шартлаулар аның хәлен тагын да авырайткан, диләр. Шам авыр диагноз буенча инвалид, андый диагноз булганнарга торак бирергә тиешләр. Социаль яклау хезмәтеннән безгә белешмә бирделәр - дәүләт торак бирергә тиеш. Ләкин торакны бирмәс өчен сәбәпләр һаман табылып тора, - дип сөйләде ир һәм күз яшьләрен тыя алмады...

Алар ике елдан артык җимерек дип әйтерлек йортта тора. Йортны “Ярдәм” фонды биргән булган, коммуналь хезмәт чыгымнарын күтәргән. 2018 ел ахырыннан алар үзләре түләргә тиеш булган. “Мин аларны аңлыйм, һаман саен ярдәм итә алмыйлар бит”, - ди Мөхәммәд Бубис.

2017 елда Казан мэриясе аларга 1 елдан артык көтәргә туры килсә, сезгә дәүләттән торак булсын өчен рәсми үтенеч белән чыгарбыз дигән булган. Әмма әлегә аларга һаман да көтәсе генә. 

Йортта бик суык, авыр. Чарасызлык төсмере күңелне баса. Авыр диагнозлы бала белән бигрәк тә уңайлы шартлар кирәк. 

Диагнозны балаларның әтисе үтенече буенча күрсәтәбез 

- Хатыным да гражданлык алсын өчен 1 ел буе документ җыябыз. Әле датасы дөрес түгел, әле башка сәбәп табыла. Анда сугыш иде, ә хәзер без бюрократия корбаннары. Хәзерге вакытта документларны тапшырдык. Безне бик күп тилмертеп йөрттеләр. Мин инде бу хәлләрдән, чарасызлыктан еладым да.

Бала акылга зәгыйфь. Ярдәмсез яши алмый. Аңа тиздән 10 яшь тула, беркем белән дә аралашмый, теләгән җиренә барып җитә алмый. Бүген нинди көн икәнлеген дә белми. Ул бик нык психик авыру, кычкырырга мөмкин, аңламыйча ирексездән хәрәкәтләр ясый. Дәүләт тынычландыру өчен дарулар бирә. Рәсми инвалидлыгы бар. Без йөргән мәктәптә шундый диагнозлы балаларга торак бирделәр. 

Инвалидлыкны гомерлеккә бирмиләр, ел саен исбатларга комиссия үтергә туры килә. Бәлки киләсе елда гомерлек итеп бирерләр…- дип сөйләде борчулы әти кеше.

Вакытлыча яшәу урынына кунарга гына кайталар

Гаиләгә бер мөселман кешесе Мәскәү районында вакытлыча яшәп торырга шәхси йортның бер кечкенә генә бүлмәсен биргән. Балаларны мәктәпкә йөртергә ерак булганга, кеше торганга гаилә ул йортка кунарга гына кайтып йөри.

- Монда дәвәлану якынрак булганга киләбез. Ә кунарга шунда барабыз, анда да шәхси йорт, ләкин анда бик күп кеше белән яшәргә туры килә. Монда мәктәп якынрак, кызыма психолог, массажист килеп йөри. Тернәкләнү үзәгенә йөртәбез.

Торакны бюрократия көчле булганга һаман да ала алмыйбыз. Документларны җыеп бетергәч, үзгәрешләр кертелде, башка вариант буенча җыйдык. Безгә торак бирмәс өчен сәбәпләр табып тордылар, чиратка куяр өчен хатыныгызга гражданство алырга кирәк диделәр. Алгач булыр, диделәр. Бер атна элек җыеп тапшырдык.

Мин эшли алсын өчен ординатура бетерергә кирәк. Ләкин аның өчен документларны торгызырга кирәк, анысы да торак булмыйча булмый. Торак алыр өчен ордер кирәк. Үзләре дә әйе, тиешле диләр. Безнең монда туганнарыбыз юк, сәдака белән ярдәм итәләр. Юристларга да мөрәҗәгать иттек, алар да чиратны озак көтәргә туры киләчәк диләр, - ди Мөхәммәд Бубис.

Мөхәммәд Бубис үз илендә яшәгәндәГыйрак качкыннарына, дуслары белән җыелышып, торак алып биргән булган. Безнең илдә дә күмәкләшеп ярдәм итәрдәй кешеләр барына ышана ул.

- Ә без кая барыйк? Тиздән кыш җитә, палатка корыйкмы? Бу бит Сирия түгел. Безгә малосемейка, хрущевка булса да ярый бит. Бәлки кешеләр безгә ярдәм итәр, - ди өметен югалтмаган әти кеше.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100