«Мин иң яхшы әти булырмын»: Рөстәм Нәбиев хатынына бүләк ясады
Рөстәм хатынына бүләк тапшыру мизгелләрен видеога төшергән. «Барысы өчен дә рәхмәт сиңа», — дип хатыны Индирага рәхмәтен белдерә ул.
Паралимпияче, билгеле блогер, Башкорстан егете Рөстәм Нәбиев тормыш иптәшенә икенче бала бүләк иткәне өчен кыйбатлы телефон алган. «Индирага бу җайланма бик кирәкле, чөнки ул 150 меңгә якын язылучысы булган текә блогер», — дип өстәде Рөстәм.
«Кайчандыр син мине коткардың, миңа тулы хокуклы тормыш башларга мөмкинлек бирдең, гаилә бүләк иттең, тормышыңны багышладың. Хәзер синең тырышуларыңның юкка булмаганлыгын, минле язмыш сайлавыңның дөрес булганлыгын дәлилләргә минем чират җитте. Киләчәктә тагын да әйбәтрәк булыр! Бик яратам! Безнең һәм безнең сабыйларыбызның барлык хыяллары тормышка ашачак, мин сүз бирәм. Мин кызларыбызга иң яхшы әти булырмын!», — дип сөйләде ике кыз әтисе Рөстәм Нәбиев.
Индира мондый зур бүләк көтмәгәнлеген, бик шатлануын, һәм Рөстәмгә булган ярату хисләрен җиткерде. «Кадерле ирем сөендерә. Телефонымның пыяласын гына алыштыруын сорарга теләгән идем, ә ул миңа яңаны бүләк итте. Син минем мәхәббәтле мәхәббәтем», — дип язды ул үзенең сәхифәсендә.