"Мин генәме шулай ялгышкан" хитын иҗат иткән Айдар Тимербаев яңа җырын кемгә бирер?
Әле берәүгә дә күрсәткәнем юк иде, дип яза ул.
Популяр җырлар авторы Айдар Тимербаев моңа кадәр беркем дә ишетмәгән яңа җырын тәкъдим итте. «Адашу» җырын ул инстаграмдагы сәхифәсенә куйды.
- Илсөя Бәдретдинованың «Мин генәме шулай ялгышкан» җырын да Айдар Тимербаев иҗат иткән. Әлеге җыр клибы чыгуы турында язган идек. Клипта алар икесе бергә төшкән.
«Берничә ел элек язылган булса да, әле берәүгә дә күрсәткәнем юк иде бу җырны. Сүзләре килеп чыкты, көен генә искә төшереп азапландым», — дип язган Айдар Тимербаев яңа җыры турында.
Инстачылар җырны Равил Галиевкә, Вадим Захаровка, Алмаз Мирзаяновка бирергә тәкъдим итәләр. Яңа җыр күбесенә ошаган. Салават Фәтхединовка бирергә теләүчеләр дә бар.