Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Мин Филүсне ярата идем, хәзер Илгиз беренче урында» — Илгиз Зәкиевнең тәүге концерты

16 апрель көнне Казанның «Чулпан» мәдәният үзәгендә Казан шәһәр филармониясе артисты Илгиз Зәкиев беренче концертын куйды.

news_top_970_100
«Мин Филүсне ярата идем, хәзер Илгиз беренче урында» — Илгиз Зәкиевнең тәүге концерты
Владимир Васильев

Бу күптән түгел ачылган «Чулпан» мәдәният үзәгендә икенче концерт булды, беренчесе Резидә Шәрәфиеваныкы иде. Илгиз Зәкиевны тәүге концерты белән котлап, ул да килде. Шулай ук Рөстәм Закиров, Алинә Шәрипҗанова, Әмир Әхмәдишин, «Казан нуры» халык уен кораллары оркестры, «Казан» бию ансамбле концертны үз чыгышлары белән бизәде.

Татарча, русча, итальянча җырлады

«Илгиз безнең коллективта якынча ике ел эшли. Ул, яшь булуына карамастан (Илгиз Зәкиевка 28 яшь), консерватория тәмамлаган профессиональ җырчы. Илгиз — күпкырлы башкаручы, татар халык җырларын да, эстрада җырларын да, рус, итальян классикасын да тиешле дәрәҗәдә башкара. Ул — илнең бөтен төбәгенә барып, шунда җырларын башкара алырдай җырчы», — диде Рөстәм Закиров.

Хезмәттәшенең концертын карарга дип, үзләре биредә чыгыш ясамаган филармония артистлары да килгән иде. «Филармония коллективы бик әйбәт. Мондый коллективта булу — зур бәхет. Монда төрле жанр артистлары эшли, һәрберсе үзенчәлекле», — диде Сөмбел Билалова. 

Илгиз Зәкиев концертта, Рөстәм Закиров әйткәнчә, халык җырларын да, эстраданыкын да, классик әсәрләрне дә башкарды. Биеп тә күрсәтте. Җырлар татар, рус һәм итальян телендә булды.

«Илһам Шакиров миңа киңәшләрен бирә иде»

Концерт башында Илгиз Зәкиев «Әдрән диңгез» җырын Илһам Шакиров истәлегенә багышлады. «Әле дә аның әйткән сүзләре, биргән киңәшләре хәтердә. „Илгиз, улым, монда бераз сузыбрак җырла, бу җирендә бормаларны күрсәт, күңел белән җырла“, — дия иде ул. Илһам абый, бик зур рәхмәт иҗатыгыз өчен. Сезнең җырлар беркайчан да онытылмас», — диде ул. 

Концерттан соң аның Илһам Шакиров белән кайчан очрашканнарын, танышканнарын сорадым. «Кечкенә чагымда бик күп артистлар белән җырладым. Илһам абый, чыгышлардан соң яныма килеп, миңа киңәшләр бирә иде. Илһам Шакировны хөрмәт итәм, аның иҗатын яратам», — диде Илгиз Зәкиев.

Җырчы концерт ахырында әнисенә һәм укытучысы Людмила Церковниковага рәхмәтләрен белдерде.

«Мин Филүсне ярата идем, хәзер Илгиз беренче урында»

Илгиз Зәкиевнең хезмәттәше, дусты Әмир Әхмәдишин концерт алдыннан сәхнә артында аңа теләкләр теләгән иде.

«Без Илгиз белән күптәннән таныш, безне үз вакытында „Йолдызлык“ фестивале таныштырды. Үсмер чактан бергә сәхнәгә чыктык, бергә җырладык. Мин Илгизне чын күңелдән бик көтелгән тәүге концерты белән котлыйм. Аның белән эшләү минем өчен зур дәрәҗә. Үземнең концертым булмаса да, дулкынланам. Бик күп матур җырлар телим аңа. Иҗади уңышлар. Әти-әнисе, үзе исән-сау булып, безгә күп еллар бергә эшләргә язсын. Тамашачы аны тагын да яратсын», — диде ул. 

Аның тамашачыларга карата әйтелгән теләге шундук кабул булды кебек. «Супер концерт!» «Моңа хәтле аны белми идем». «Бер-ике җырын ишеткән бар иде». «Чын артист!» «Кайчан булыр икән тагын концерты?» — диештеләр тамашачылар Нәкыя Сәлахова һәм Алфания Уразбахтина концерт бетүгә. Хәтта «Мин Филүсне ярата идем, хәзер Илгиз беренче урында», — диде Алфания ханым.

Илгиз Зәкиев белән концерттан соң калып фотога төшәргә теләүчеләр дә шактый иде.

«Зур артист булырга телим»

Илгиз Зәкиев белән концерттан соң кыска гына әңгәмә.

Илгиз, концерттан соң беренче фикерләр нинди?

Нык борчылдым, озак әзерләндем, көттем бу концертны. Мин бик канәгать.

Сез иҗади гаиләдәнме?

Юк, мин ничектер үзем җырлап киткәнмен. Әти-әниемә мине музыка мәктәбенә биргәннәре өчен рәхмәт. 

Популярлашыр өчен нәрсәләр эшлисез?

Репертуарны яңартам, халыкка күренергә тырышам, еш чыгышлар ясыйм. 

Кайсы телдә җырларга җиңелрәк?

Җырларны бөтен телдә дә бертөрле җиңеллек белән башкарам.

Аеруча нинди жанрны башкарырга яратасыз?

Классик җырларны башкарырга яратам. Халык һәм эстрада җырларын да ошатам. 

Киләчәккә планнар нинди?

Зур артист булырга телим. Мин халык өчен җырларга туган, бу минем вазифам.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100