«Мин – фәхишә...»
Мин коллыктан ничек котылырга белмим. Барысы да үземнең җүләрлегем аркасында килеп чыкты...
«Мин Х шәһәрендә бишенче ел яшим. Бу – 5 еллык чып-чын тәмуг. Һәм мин моннан чыгу юлын күрмим...
Кечкенә авылда тудым мин. Анда халык саны 500гә дә тулмый. Мәктәпне тәмамлагач, беркая да укырга кермәдем, карт әти белән әнигә ярдәм итәргә кирәк иде – алар мине бик соң тапкан. 20 яшемдә әти-әнине югалттым. Почтада җыештыручы булып эшкә урнаштым – бу авылда бердәнбер буш ставка иде. Әлбәттә, акчасы җитмәде. Моңарчы без әти белән әнинең пенсиясе хисабына яшәдек шул... Берьялгызыма авыл хуҗалыгын тарту да бик читен булды. Шунда мин карар кабул иттем – шәһәргә күченергә, бәхетемне сынап карарга булдым. Йортны арзанга сатарга туры килде – авыл бетәргә тора, какшаеп-калтаеп беткән иске өйнең кемгә кирәге булсын, ди?!
Зур шәһәргә килгәч, башта бик нык тәэсирләндем – аның зурлыгына, биредәге кешеләрнең күплегенә, автобуслар, машиналарга исем-акылым китте. Минем, арендалап, берәр кечкенә бүлмәгә керерлек акчам бар иде. Бер бүлмәгә кереп урнаштым шулай итеп. Аннары белдем: хуҗабикә мине алдаган ул чакта. Барактагы кечкенә генә беткән бүлмә өчен 25 мең сум алды ул миннән. Ул вакыт өчен шактый зур сумма булган инде ул.
Газета сатып алдым да, соңгы битләрен укырга тотындым – эш табарга кирәк. Тиз арада савыт-саба юучы булып булса да урнашырмын, дидем. Шунда югары хезмәт хакы түләнә торган эш өчен яшь кызлар кирәклеге турында белдерү чалынды күземә. Озак та уйлап тормыйча, номерны җыйдым, шалтыраттым. Телефонны ягымлы тавышлы ир-ат алды, кыяфәтем, ничә яшьтә булуым белән кызыксынды. Ул миңа барлык документларымны алып офиска килергә кушты.
Килдем. Офис дигәне фатир булып чыкты. Хуҗа үзен Ярослав дип таныштырды. Бу ир-ат миннән кемем барлыгы, әти-әнием кайда булуы, шәһәрдә кайда һәм кемдә тукталуым турында җентекләп сораштырырга тотынды. Мин ничек бар – шулай сөйләдем дә салдым. Алданырмын дип белмәдем. Шулкадәр кансыз кешеләр кулына эләгермен, капкынга кабармын, дип уйламадым...
Хәзер башыма акыл керде, әмма ул чакта шикләнмәдем, хәйләне сизенмәдем. Беркатлы, җүләр чагым иде шул. Ярослав паспортымны алды. Тикшерү үткәрергә кирәк, дип, бүлмәдән чыгып китте. Мин берүзем утырып калдым.
Ярты сәгатьләп көттем Ярославны. Ләкин ул күренмәде. Шулчак бүлмәгә иләмсез кыяфәтле, ямьсез чырайлы ирләр килеп керде. Алар миңа ташланды, бик каты итеп кыйнады, ә соңыннан көчләде.
Мондый нәрсәләр куркыныч сюжетлы кинода гына буладыр, дип уйлый идем. Тормышта шушындый хәл була аладыр, дип һич ышанмас идем. Үз башымнан узмаса... Өч көн эчендә «җимерделәр», «ваттылар» мине. Ә 3 көннән «эшкә» чыктым.
Монда кызлар барысы да коточкыч хәлдә... Кыйналып, күгәреп-шешенеп беткәннәр, күзләре куркудан акайган, күз төпләре каралган. Көндез йоклыйбыз, ә төнлә безне клиентлар буйлап йөртәләр. Алар арасында нинди бозык һәм садист кешеләр очравы турында сөйләсәм, чәчләрегез үрә торыр... Бу хакта сөйләргә читен.
Кайвакыт безне көндезләрен «йөртеп алып керергә» шәһәргә алып чыгалар. Мин үтеп баручы кешеләрне күзәтәм. Алар шундый төрлеләр – шатлыклы кыяфәтлеләре, моңсу күренгәннәре, уйчан йөзле , тирән карашлылары бар. Тик алар арасында безнең кебекләр юк. Аларның күз карашында хайвани курку чагылмый. Алар, бездән аермалы буларак, ирекле кешеләр. Һәм бу «нормаль дөнья» белән безнең арада коточкыч зур аерма җәйрәп ята…
Монда кызларның барысын да көчләп тотмыйлар. Притонга ялгышып «килеп капканнар» минем белән бергә бишәү. Калганнар бирегә үз ихтыяры белән килгән, яратып һәм теләп эшли. Һәм, әлбәттә, акчасына була эшлиләр, билгеле. Ә без, 5 кыз, барыбыз да кечкенә авыллардан килгән, туганнарыбыз юк. «Хуҗалар» моны бик яхшы белә.
Шимбәләрен безнең фирманы «крышевать» итүчеләргә дә хезмәт күрсәтергә туры килә.
Ышанмассыз. Болар барысы да чынлыкта була алмый, диярсез. Әкият, дип атарсыз. Без дә газета да укыйбыз, телевизор да карыйбыз. Анда шәһәрдә мондый нәрсәләр барлыгы турында сөйләмиләр. Ә мондый коточкыч хәлләр бар! Бу хакта сөйләүче генә юк. Ә без дәшмибез...
4 ел элек арабыздан беребез – бер кыз качарга маташып карады. Тоттылар. Безнең күз алдында тереләй тән тиресен умырып салдырдылар. Берәүгә дә күрергә язмасын моның ишене.
Беләм, минем хатым берничек тә ярдәм итмәячәк. Дөресен генә әйткәндә, язмышым белән килештем ахры инде мин. «Хуҗа» мине картайгач җибәрергә вәгъдә итә. Еллар тизрәк узып китсә, картлык көнем җитсә иде, дип, өзми-куймый Ходайдан ялварып яшим...».