Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Мин эшләгәндә тыгылганны яратмыйм»: Ләйлә эремчек камырыннан пирожки пешерә

«Ничава гына булган», — дип сөйләнә Ләйлә, пешкән пирожкиларны тәмләп караганда.

news_top_970_100
«Мин эшләгәндә тыгылганны яратмыйм»: Ләйлә эремчек камырыннан пирожки пешерә
Солтан Исхаков

Ландыш Нигъмәтҗанованың кызы Ләйлә бар эшне дә булдыра икән. Шушы көннәрдә ул суган белән йомыркалы эчлектән пирожки пешергән. Бу турыда әнисе инстаграмдагы сәхифәсендә хәбәр итте.

Кадрларда Ләйләнең пирожкилар ясап утырганы күренә. Әнисе аңа ярдәм тәкъдим итә. Ләйлә исә куллары белән ишарәләп, «Юк, юк. Миңа кирәкми. Мин эшләгәндә тыгылганны яратмыйм», — дип куя.

Ландыш камыр рецептын язып калдырган. Моның өчен 1 кап эремчек, 2 аш кашыгы каймак, 2 аш кашыгы үсемлек мае, 1 чәй кашыгы тоз, 1 аш кашыгы шикәр комы, аш серкәсе белән сүндерелгән ярты чәй кашыгы сода кирәк.

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Хәерле көннәр!?? Эремчек камырыннан пирожки: -1 пач.эремчек( творог) -2 күкәй -2 аш кашыгы каймак( сметана) -2 аш кашыгы сыек май( подсолнечн. Масло) -1 чәй кашыгы тоз -1 аш кашыгы шикәр комы( сахарн песок) -0,5 чәй кашыгы соданы уксус белән ( погасить уксусом) -он Йомшак итеп кенә камыр басабыз, кечкенә генә иттереп ясыйбыз Тәмле булсын!? #ландышнигматжанова #йэйэ #татарстан #казань #балтаси #балтач

Публикация от LandyshNigmatjanova (@landyshnigmatjanova)

Шушы әйберләрдән йомшак кына итеп камыр басарга һәм пирожкилар әзерләргә була.

Ләйлә пешеп чыккан пирожкины кабып карый. «Ничава гына булган», — дип сөйләнә ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100